Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Полиция белән шаяртучы хатынны судка чакырдылар

Штраф та салдылар.

Хокук сакчыларына бер шалтырату Чаллыда яшәүче хатын-кыз өчен суд белән тәмамланды. Аның әйтүенчә, ул бары тик шаяртмакчы булган. Полиция хезмәткәрләре генә аңламаган. Хатын-кыз шалтыратып, иренең наркотиклар артыннан китүе турында хәбәр иткән. Мондый хәбәрне ишеткән хокук сакчылары тиз арада урынга килеп җиткән. Әмма бернинди наркотик та тапмаганнар, хәбәр  ялган булып чыккан. 

Янгын сүндерү, полиция, ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм башка шундый махсус хезмәтләрне ялган рәвештә чакырту закон буенча катгый тыела. Моның өчен штраф каралган. Шаяртучы хатынга да 1 мең ярым сум административ штраф салынды, ди Чаллы судының матбугат хезмәте. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев