Ни өчен?
Полиция хезмәткәрләре агрессив хатын-кызның һөҗүмен булдырмый калды. Әлеге хәл 11 октябрьдә төнлә, Минзәләдә була.
Хокук саклаучыларга, таныш булмаган хатын-кыз автомобиль тәгәрмәчен пычак белән тишә, дигән хәбәр килә. Полицейскийлар һәлакәт урынына килгәч, гаепләнүче бер хезмәткәргә пычак белән ташланмакчы була. Хатын-кыз кисәтүләргә игътибар бирми, агрессия күрсәтүен дәвам итә. Шул сәбәпле, хокук сакчыларына утлы корал кулланырга туры килә. Гаепләнүченең аягы яраланган. Әлеге вакыйга буенча тикшерү алып барыла.
Нет комментариев