Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Поп-ит: уеннан уймак чыкмасын дисәң...

Заманча балалар һәм яшүсмерләр арасында яңа төр уенчык – поп-ит яисә симпл-димпл дигәне аеруча да популярлашып китте. Урамга чыгасыңмы, сәүдә кибетләре буенча йөрисеңме, җәмәгать транспортында барасыңмы – һәрбер җирдә яшүсмерләрнең кулларына шушы яңа уенчыкны тотып йөрүләрен күрергә була.

Бу уенчык төрле төстәге кечкенә планшетны һәм аның өстендә кечкенә калкусыман шарчыклары булган бер нәрсәне хәтерләтә. Балалар ничек телиләр шушы калкусыман шарчыкларга басып, үзләренә бер рәхәтлек алалар шикелле. Аннары мин моны тагын “бөтен кешедә дә бар, минем дә булсын әле” дигән бер яклылык белән дә бәйләр идем. Поп-ит уенчыгын болай гына сатып алам димә! Шушы материалны язырга алынгач, үз кулларым белән тотып карарга, үз күзләрем белән күрергә иде шушы поп-итны дип уйладым. Моның өчен миңа шәһәрнең әллә ничә кибетенә керергә туры килде. Бөтен җирдә бер сүз: “Уенчык бетте. Кибеттә озак тормый ул. Хәзер алып бетерәләр аны!” Шушында сөенергәме, әллә инде хафаланыргамы дип торганда, бу нәрсәнең ни рәвешле шундый популяр булуы турында язырга карар кылдым да инде. Җитмәсә, кибеткә әтисе белән бер кызчык кереп бастылар. Алар да шушы симпл-димплны эзлиләр икән. Сөйләшүләреннән боларның да берничә сәүдә үзәгендә булулары ачыкланды. Кибеттә поп-ит беткән! Ул кызның кызарып беткән шар сыман йөзе, инде кайда барып бәрелергә белмәгән атаның арыган кыяфәте гел күз алдында. Кәефләре бик кырылып, шәһәрдә кибет бетмәгән бит әле дип чыгып китүләре – истән чыгарлык түгел. Мин бу яктан бик җаваплы, үземә кирәгенә ничек тә булса ирешә торганнардан. Ничек итсәм иттем, теге уенчыкны барыбер таптым. Шуны да әйтеп үтәсе килә: бәяләре поп-итның размерына карап төрле булып чыкты. Заманча уенчыкны бүген 250дән башлап 700 сумга кадәр сатып алырга була. 
Кулга теге уенчык килеп эләккәч, болай итеп карадым, болай иттем. Бер кызыгырлык нәрсәсен тапмадым. Шарчыклары кабарып тора, шуларга басасың... Шуннан? Башта мең төрле уй йөгерә. Бу уенчык балаларның психикасына ничек тәэсир итә соң? Куркыныч түгелме бу? Стрессны куар өчен дип тә ишеткән бар. Соң 3, 4, 7, 9 яшьлек балаларда нинди стресс та, нинди депрессия инде? Үз балаларына бу уенчыкны алып ата-ана дөрес эшлиме? Бу һәм башка сорауларга җавап табар өчен мин Яр Чаллы шәһәренең психо-неврологик диспансерының социаль-психологик ярдәм күрсәтү һәм реабилитация бүлеге мөдире, тәҗрибәле медицина психологы Айгөл Вәлиуллинага мөрәҗәгать иттем.
– Баштан ук әйтеп үтәсем килә: мин шәхсән үзем бу уенчык турында ниндидер аерым тирән психологик тикшеренүләр үткәрмәдем. Ни өчен дигәндә, безнең өчен бу әйбер әле яңа, өйрәнелмәгән уенчык булып санала. Шуңа да зарары яисә файдасы турында олы итеп сөйләп утырып та булмый. Бу антистресс уенчыгының, иң беренче чиратта, механизмын, яисә принцибын белү шарт. Исегездә булса, моннан берничә ел элек спиннер дигән уенчыклар чыккан иде. Олысы да, кечесе дә шушыны тотып, кулында әйләндереп йөрде. Соңыннан исә аларны мялки, сквуши яисә слаймы ише уенчыклар алмаштырды. Яшүсмерләр кулда шушы йомшак әйберне тотып, камыр сыман изеп йөри башладылар. Хәзер исә яңа төрлесе – калкусыман шарчыклар чыкты, – дип башлады сүзен Айгөл Фәнүсовна. – Кеше дулкынлана, борчыла икән, кагыйдә буларак, ул двигательле ярсыну халәтендә була. Мисалга, кемдер алга-артка йөри, кемдер кул бармакларын өстәлгә бәргәли башлый, кайсыберләре куллары белән өс-киемнәрен тоткалап куя, чәчләре белән уйнаучылар да бар. Аякларны еш-еш селкеткәләп, кулда ручканы әйләндереп тору – болар да кешенең ярсу халәттә булганына бер сигнал булып тора. Әгәр дә без үзебезнең тәнебезне контрольдә тота алабыз икән әле, ә менә кулларны, нинди мимика, ишерәләребезне инде күз аллап торуы бик кыен. Бу нормаль күренеш санала, моның бернинди дә начар ягы юк. Кеше ниндидер киенкерелекне куллары белән селтәп, аяклары белән болгап диярлек чыгарырга, үзен ничек кенә булмасын кулга алырга тырыша. Заманча поп-ит уенчыклары белән дә нәкъ шулай. Исегездә булса, моның ише калкусыман шарчыклар ясалган пакетлар белән олы техникаларны төрә иделәр. Хәзер дә мондый пакет белән кыйммәтле әйберләрне төреп кую бар. Ул пакетлардагы шарчыкларны да без тизрәк шартлатырга ашкына идек. Хәзер исә шуның аналогы, ләкин матуррак төстәге заманча уенчыгы чыкты да инде. 
– Моның нинди дә булса файдасы бармы соң? – дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.
– Хәзер бу уенчыклар турында күп сөйлиләр. Алар игътибарлы, дикъкатьле булырга өйрәтә, уйлау, фикерләү дәрәҗәсен күтәрә дип күп мактыйлар. Болай дип әйтү бик үк дөрес түгел. Уенчык нинди генә булмасын, ул барыбер сәләтне арттырырга юнәлтелгән, чөнки бала ничә яшьтә булуына карамастан аның белән уйный, шуның белән акылын арттыра дигән сүз. Поп-ит яисә симпл-димпл уенчыгы гиперактив һәм игътибар дефицитлы синдромы булган балага үз алдына куйган бурычларны аерып туплап, аны үтә дә җаваплылык белән ерып чыгарга ярдәм итә. Бу чынлыкта шулай, ләкин бу уенчык кына психологик ярдәм итәчәк дип уйлау дөрес түгел. Әгәр дә бала һәрвакыт ниндидер ярсу халәттә тора, яисә сез дә үзегезнең эмоцияләрегезне контрольдә тота алмыйсыз икән, монда һичшиксез психолог белән эшләү кирәк. Ниндидер уенчыкка гына ышанып тору – акылсызлык, бу проблеманы чишми. Шуңа да балагызга карата бик игътибарлы булыгыз. Килеп чыккан аңлашылмаучанлыктан лаеклы, матур итеп чыгар өчен, бәлки көефне күтәрер өчен бу уенчык булыша ала әле. Ләкин ярсу халәт гел кабатланып торса, бала гел шул антистресс уенчыгына үрелсә – монда инде карап кына тору бер дә дөрес эш түгел. Әйтик, бала өй эшен эшли алмый, борчыла, кабалана башлый. Менә шушы вакытта яраткан уенчыгын алып, аны изеп, тезеп, шарчыкларын шартлатып утырса – моның бернинди дә куркыныч ягы юк. Моннан тыш хәзер интернетта поп-ит ярдәме белән күп төрле биремнәр үтеп булуы турында да йөзләгән видео бар. Әгәр дә балагызга бу уенчыкны аласыгыз килә икән алыгыз, бергә уйнап, төрле биремнәр үтәгез. Аларга дөге, фасоль тезеп куеп та, аннары шуларны пинцет ярдәмендә җыеп та (вак моторикага керә), математиканы өйрәнеп тә – тагын әллә нәрсәләр эшләп була. Бары тик балагызга сезнең игътибар һәм аңлы караш кирәк. Бөтен нәрсәнең дә чамасы булган кебек, бу уенчык белән утыруның да үзенә күрә бер чамасы булырга тиеш. Әгәр дә балагыз кирәксә-кирәкмәсә дә шушы уенчыкка текәлеп утыра, ниндидер маниягә әйләнә бара, игътибары сүрелә икән, монда нәрсә дә булса эшләргә вакыт дигән сүз. Ләкин бу вакытта да уенчыкны тартып алып кына эш эшләп булмый, ә киресенчә, балага альтернатива тәкъдим итәргә кирәк. Аның белән күбрәк булырга, игътибарыгызны арттырырга, күбрәк сөйләшергә өйрәнергә зарур. Уенчыкны “миннән бүтән әйбер сорама, янымнан кит” дигән уй белән аласыз икән, бу бернинди дә яхшылыкка китермиячәк. Уенчыкларның начары да, яхшысы да юк. Бөтен нәрсә баланста булырга тиеш. Балагызның яраткан уенчыгы да, шөгыле дә булса әйбәт. Сезнең белән дә вакыт уздырып, күмәк эш яисә күмәк уенда катнашырга тиеш. Менә шушы вакытта гына баланың психикасына зыян килмәячәк.
Балаларыбызга карата игътибарлы, үтә дә җаваплы булсак иде. Нәрсә белән уйный, кем белән дус булып йөри, иптәшләре арасында ниндирәк хәл – бөтенесен дә белеп, сизеп тору зарур. Үз балаң белән рәхәтләнеп теләсә нинди темага сөйләшеп утырудан, кайдадыр бергә чыгып керүдән, саф һавада актив уеннар уйнаудан да рәхәте юк, минемчә! 

 

Гөлия Ибатуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар