Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Посткроссинг аша ТР Президентына открытка җибәрергә була

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар посткроссингы платформасында теркәлде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар посткроссингы платформасында теркәлде. Исегезгә төшерәбез, бу «Миллиард. Татар» сайтының һәм «Хатлар йорты» сервисының берләшкән проекты. Ул бөтен дөньядан креатив открыткалар алу һәм җибәрү өчен булдырылган. 

Республика башлыгына «Татмедиа» әдәби кафесында тәкъдим ителгән төрле открыткаларны сайларга кирәк иде.  Шуннан соң открыткалар сервис аша Әрмәнстанга, Актүбәгә һәм Казанга җибәрелде. Открыткалар почта аша тапшырылачак.

Әйтергә кирәк, посткроссинг платформасын кулланучы һәр кеше Президентка открытка җибәрә ала. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев