Шəhри Чаллы

Президент Чаллы кәшәкәләренә бәя бирде

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Чаллыга һәм Алабугага килеп китте. Башта ул "ЕлАЗ" да үзбушаткыч-погрузчиклар җыю линиясен тантаналы төстә ачуда катнашты. Биредә елына 500 машина җыелырга тиеш. Инвестицияләрнең гомуми күләме 330 миллион сумнан артык.

Проект кредит һәм заводның шәхси акчаларына тормышка ашырылган. Биредә 120 эш урыны. "Бу заманча, югары нәтиҗәле һәм Россия базары өчен кирәкле продукт җитештерә торган предприятие", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Россия җитәкчеләренең үзебезнең предприятиеләргә игътибары зур булуын ассызыклады. Төрек партнерлары белән хезмәт нәтиҗәсендә тагын бер яңа проект тормышка ашты. "Алабуга" махсус икътисадый зонаның күзәтчелек советы утырышын үткәргәннән соң, республика башлыгы Чаллыга килде.

Ул шәһәребезнең берничә объектында булды. Рөстәм Нургали улы танылган хоккейчы Данис Зариповның "ЗаярД" кәшәкә заводы эшчәнлеген карады. Бу компания - алгарышлы үсеш территориясе резиденты.

Моннан тыш, Президент Төркиянең "Камстамону Интегрейтед Вуд Индастри" компаниясенең "Санрайз Сити" сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан инвест проекты "Кид Спейс" балалар шәһәрчеге эшчәнлеге белән дә танышты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: