Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президенттан - машина

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче яшь спортчының гаиләсенә матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Президент белән видеоэлемтә аша спортчының әнисе Галина Волкова аралашты. Аның улы Николай картинг спорты белән мавыга, "КАМАЗ-Карт" өйрәнчек-спорт клубында шөгыльләнә.

Остазлары - әтисе Владимир Волков, тренер Сергей Телепов. Николай "КАМАЗ-Мастер" командасы кубогы ярышларында даими катнашкан, призлы урыннар яулаган. Ә менә хәзерге вакытта, "Микро" класслы карт машинасы булмау сәбәпле, ярышларда катнаша алмый. Сәбәбе - акчалары юк. Волков гаиләсе, Николайның үзе белән видеоэлемтә аша сөйләшкәннән соң, Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде - якын арада яшүсмер машиналы булачак...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев