Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Проектлар хупланмады

Хакимияттә шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин алып барды. Бу юлы совет әгъзалары бик катгый булдылар. Алар бер проектны да хупламадылар.

Беляев һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамнары кисешкән урында 793 квадарт мәйданлы ике катлы спорт-сәламәтләндерү үзәге төземәкчеләр. Җир хуҗасы Иван Стоянов әйтүенчә, биредә 3 яшьтән башлап балалар футбол белән дә шөгыльләнә алачак. Архитекторлар "Гренада" паркының спорт үзәге өчен яхшы урын икәнлеген ассызыкладылар, әмма проектның архитектура ягыннан камил булмавын искәрттеләр. "Бик гади, бу шәһәрдә чираттагы тартма булачак. Проектны камилләштерергә кирәк", - диделәр.

"Дентал Форте" клиникалар челтәре җитәкчесе Рөстәм Габдерәфыйков 27нче бистәдә төзеләчәк медицина үзәге проекты белән үзе таныштырды. Ул Камал бульварында 4 катлы клиника төзергә җыена. Әмма бу проектны да архитекторлар артык гади дип, эшләп бетерергә куштылар.

Архитектор Н.Воинов "Хейвус" спорт-күргәзмә комплексы проектын тәкъдим итте. Тик Камал бульварында 1571 квадрат мәйданлы, 25 урынлык җир асты машина кую урыны булган әле үзәк проектын башкарма комитет җитәкчесе әлегә карамаска кушты. "Шәһәр советының киләсе сессиясендә Камал бульварына ял итү зонасы статусы бирү мәсьәләсе уңай хәл ителсә, әлеге объектны төзүгә яңадан әйләнеп кайтырбыз", - диде Ринат Абдуллин.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев