Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Прокуратура Яр Чаллы бакчасында ике кызчыкның феназепам даруыннан агулану фактын тикшергән

Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләмәсе буенча, "Улыбка" 13 нче балалар бакчасында ике кызның агулануы турында массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүматны тикшергән. 2017 елның 14 мартында, урамда көндезге уеннан соң, тәрбиячеләр ике баланың йөрешләре һәм сөйләмнәре бозылуын сизеп ала. Урынга ашыгыч ярдәм чакырыла һәм балаларның берсе агулану...

Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләмәсе буенча, "Улыбка" 13 нче балалар бакчасында ике кызның агулануы турында массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүматны тикшергән.

2017 елның 14 мартында, урамда көндезге уеннан соң, тәрбиячеләр ике баланың йөрешләре һәм сөйләмнәре бозылуын сизеп ала. Урынга ашыгыч ярдәм чакырыла һәм балаларның берсе агулану билгеләре белән Кама диагностика медицина үзәгенә салына. Соңрак шундый ук билгеләр белән хастаханәгә икенче кыз да эләгә. Тикшерү балаларның билгесез матдәдән агулануын күрсәткән.

Аннан ачыкланганча, балалар бакчасы ишегалдында уйнаганда, кызлар феназепам даруын табып, шуларны ашый. Соңрак бакча территориясендә препаратның йомарланган төргәге дә табыла.

Хәзерге вакытта балалар хастаханәдән чыгарылган һәм бакчага йөри башлаган.

Тикшерү күрсәткәнчә, бу хәл тәрбияченең үз вазифаларын тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә булган. Ул урамда вакытта балаларны һәрвакыт күзәтеп тормаган, шулай ук, территориядә чит-ят предметлар булмавына да инанмаган. Шул рәвешле, Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре һәм белем турында канун таләпләре бозылган. Шулай ук, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире тарафыннан да контроль булмаган.

Канун бозылуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү максаты белән, прокуратура Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе адресына гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту мәсьәләсе буенча язма гариза керткән. Прокурор тикшерүе акты карау стадиясендә.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/03/137979/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев