Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Простоквашино" мультфильмының яңа серияләре кайчан чыгачагы билгеле булды

"Союзмультфильм" "Простоквашино" мультфильмының яңа сериясе чыгуын хәбәр итә. Танылган "Простоквашино" мультфильмының яңа сериясе Эдуард Успенский әсәрләре буенча 2018 елда гыйнвар ахырында чыгачак.

"Беренче алты минут (һәр серия 6 минут бара) 2018 елның гыйнвар ахырына әзер була", - дип җиткергән студия директоры Борис Машковцев ТАСС агентлыгына интервьюда, дип хәбәр итә "Известия" .
Машковцев сүзләренчә, соңгы ун елда технологияләр шактый алга киткән һәм бу шул исәптән анимациягә дә кагыла. "Хәзер анимация компьютер графикасы алымнары белән эшләнә, шулай да ул тамашачыга ясалган классик формада булып күренә", - дип җиткергән "Союзмультфильм" директоры.
Танылган мультсериалда барлыгы 30 серия булачак. Төп персонажлар шулар ук кала, әмма кайбер сюжет линияләре заманча була, дип билгеләп үткән Машковцев.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X