Балаларга яңа түләүләр
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә гаиләләргә ярдәм итү буенча кайбер чараларны эшләргә кушты. Аерым алганда, дәүләт башлыгы балалар өчен яңа түләү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.
Аны 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына уртача хезмәт хакының 100% ы күләмендә бирергә тәкъдим ителә, Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы нәтиҗәләре буенча Президент йөкләмәләре исемлегеннән күренгәнчә.
Доклад Президентка 1 декабрьгә кадәр тапшырылырга тиеш.
Шулай ук ата-аналары алимент түләмәгән балаларга ярдәм итү буенча тәкъдимнәр кертелергә тиеш.
Чыганак Реальное время
Нет комментариев