Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка тәкъдим итүне хуплый

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеоконференция режимында очрашты.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка сайлауда катнашуын хуплады. Татарстанда республика җитәкчесе сайлаулары 2020 елның көзендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.

«Сезнең вәкаләтләрнең гамәлдән чыгуын беләм. Татарстан төп күрсәткечләр буенча федерациянең барлык субъектлары арасында лидер булып тора, бу чынлыкта да шулай. Болар барысына да республика башлыгы вазифасындагы сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә ирешелде. Шуңа күрә, һичшиксез, сезне республика җитәкчесе вазифасына кандидат буларак киләсе срокка тәкъдим итүне хуплыйм», — диде Владимир Путин.

Россия Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты вазифасында эшләгән чорлары өчен рәхмәт әйтте, республика җитәкчесе булып сайланган очракта, аңа киләсе эшчәнлек чорында уңышлар теләде.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга ярдәме һәм ышанычы өчен рәхмәт белдерде. «Мин — сезнең команда әгъзасы, сез хуплаган очракта мин алга таба эшләргә әзер», — диде Татарстан Президенты.

Чыганак:Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X