Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин Минтимер Шәймиевка Хезмәт Герое алтын йолдызын тапшырды

1 Май алдыннан тантаналы рәвештә Хезмәт Герое бүләген тапшыру гадәттәгечә Кремльдә үтте. Минтимер Шәймиев "Россиянең Хезмәт Герое" исемен "дәүләт һәм халык алдындагы мөһим казанышлары өчен" 25 апрельдә алды. Владимир Путин Шәймиевның һәм Россиянең үсешенә, һәм Татарстанның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Дәүләт башлыгы беренче Президентның зур казанышларыннан...

1 Май алдыннан тантаналы рәвештә Хезмәт Герое бүләген тапшыру гадәттәгечә Кремльдә үтте. Минтимер Шәймиев "Россиянең Хезмәт Герое" исемен "дәүләт һәм халык алдындагы мөһим казанышлары өчен" 25 апрельдә алды.

Владимир Путин Шәймиевның һәм Россиянең үсешенә, һәм Татарстанның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Дәүләт башлыгы беренче Президентның зур казанышларыннан Зөя утра-шәһәрчеге һәм Болгардагы хезмәтләрен атады. Искәртеп үтик, Минтимер Шәймиев - " Татарстан Республикасының мәдәни һәм тарихи һәйкәлләр республика фонды" коммерцияле булмаган оешманың попечительләр советы рәисе.

"Россиянең Хезмәт Герое" исемен "Севмаш" оешмасы слесарь-монтажнигы Алексей Иванов, Краснодар хастаханәсе баш табибы Владимир Порханов, Якутия урманчысы Варвара Устинова, Мәскәү "Современник" театры сәнгать җитәкчесе Галина Волчек һәм Татарстанның экс-башлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев алды.

Искәртеп үтик, Россия Федерациясе Хезмәт Герое бүләген Владимир Путин 2013 елда булдырды. Һәр елны Россия Президенты кулыннан олы бүләкне биш лауреат ала.

Минтимер Шәрип улы аңа һәм башка бик күпләргә Россия Федерациясенең язмышы хәл ителгән катлаулы чорда хезмәт итәргә туры килүен әйтте һәм дәүләт үсешендә көч керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Ул түземле һәм һәр эшкә аңлап якын килгән өчен аеруча рәхмәтле булуын белдерде, "ахыр чиктә, вакыт безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтә, шуңа күрә ул көннәр онытылмый", диде. "Без көчле һәм уңышка хөкем ителгән" , - дип йомгаклады чыгышын Шәймиев.

Тантаналы минутларда Татарстанның экс-башлыгы татарстанлыларның данлы кешеләрен, шулай ук Борис Ельцинның якты истәлеген хәтергә алды.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/28/139634/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев