Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һәр гаиләгә – машина кую урыны

Ниһаять, Чаллыда да күп катлы паркинглар төзи башлыйлар. Бу җиңел автомобиле булган шәһәрдәшләрне күпмедер дәрәҗәдә машина кую проблемасыннан азат итәр. Соңгы берничә елда Чаллыда шәхси машиналар шактый күбәеп китте. Икешәр-өчәр "тимер аты" булган гаиләләр дә күп. Шуңа да шәһәрдәшләр шәхси җиңел автомобильләрен төнгелеккә (көндезләрен дә) кая куярга белми изаланалар. Кыш...

Ниһаять, Чаллыда да күп катлы паркинглар төзи башлыйлар. Бу җиңел автомобиле булган шәһәрдәшләрне күпмедер дәрәҗәдә машина кую проблемасыннан азат итәр. Соңгы берничә елда Чаллыда шәхси машиналар шактый күбәеп китте. Икешәр-өчәр "тимер аты" булган гаиләләр дә күп. Шуңа да шәһәрдәшләр шәхси җиңел автомобильләрен төнгелеккә (көндезләрен дә) кая куярга белми изаланалар. Кыш көне йорт яннарындагы газоннар "коткара" иде. Яз җитеп, җир кардан арчылуга, андый мөмкинлек тә бетте. Машинаң тиешле урында тормый икән, штраф яный. Ишек алларындагы юллар, бигрәк тә шәһәрнең моннан 30-40 ел элек төзелгән комплексларында шулкадәр тар: җиңел машиналар кую нәтиҗәсендә, янгын сүндерү машиналары, "ашыгыч ярдәм" вакытында тиешле урынга барып җитә алмый. Чүп ташучы машиналар да үтә алмый азаплана.

Проблеманың көннән-көн кискенләшә баруы шәһәр җитәкчеләрен җитди карарга килергә этәргән, күрәсең. Күп катлы паркинглар күпмедер дәрәҗәдә хәлне уңай якка үзгәртергә тиеш. Билгеле, алардагы урыннар кесәгә нык сукмаса.

Күп катлы машина кую урыннарын, беренче чиратта, ихтыяҗ иң зур булган микрорайоннарда төзиячәкләр. Беренче ике паркинг Кызыл Чаллы микрорайонында сафка кертеләчәк. Биредәге йортларны салганда җир асты парковкалары күздә тотылмаган, ишек алларында да урын юк. Сарман трактында "Домкор" төзелеш компаниясе аларны төзү өчен җир участоклары алган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин әйтүенчә, хәзер эшче проект әзерләнә һәм быел паркингны төзи башлаячаклар.

Яңа микрорайон булса да, 36нчы комплекстагы йортлар да җир асты машина кую урыннары белән төзелмәгән. "Без комплексны төзүче оешмага биредә күп катлы паркинг булдыру бурычын йөклибез. Моның өчен урын да бар. Объект үзенә җәлеп итеп торсын өчен беренче катта кибет, сервис, автомойка урнаштырырга уйлыйбыз", - ди Ринат Әзһәр улы. Җитәкче сүзләренә караганда, 64нче микрорайонда да шундый ук паркинг төзеләчәк. Гомумән, яңа микрорайон төзелә икән, анда яшәгән һәр гаилә бер автомобиль кую урыны белән тәэмин ителергә тиеш. Мәсәлән, "Профит" төзелеш компаниясе 21нче комплекста йортларны җир асты машина кую урыннары белән төзи. "Хәзер гел шулай эшләячәкбез. Чөнки машина кую урыны булмаса, фатирлар сатылмый, - ди компаниянең генераль директоры Марсель Мингалимов. - Җир астындагы машина кую урыннары кыйммәткә төшә, шуңа мөмкин булганда, җир өстендә күп катлы паркинглар төзүне күздә тотабыз".

Җир асты парковкасында бер машина кую урынының үзкыйммәте 400 мең сум тора. Шул бәягә сатачаклар да икән. Ә "Домкор" компаниясендә проектчыларга бер урынның үзкыйммәтен 300 мең сумнан арттырмау бурычы куелган. Ринат Абдуллин күп катлы паркингны җиңелчәрәк конструкциядән төзегән очракта, бер урынның үзкыйммәтен арзанайту мөмкинлеге дә булуын искәртә.

Ләкин ни генә дисәң дә, паркингтан урын сатып алу һәркемнең кулыннан килмәячәк. Шуңа күрә аны гадәти автостоянка кебек куллану мөмкинлеген күздә тотарга кирәктер, диләр белгечләр. Шулай булганда, урынны вакытлыча арендага алырга да, машинаны төн куну өчен генә куярга да мөмкин булачак. Акчасы булганнарга, билгеле. Очны очка ялгап яшәүче зур күпчелеккә паркинглар турында хыялланырга гына кала. Дөрес, алар өчен дә бер уңай ягы булачак икән, бай күршесе паркингка китсә, аның йорт янындагы урыны бушый.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев