Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Радий Кадиков: «Кар чистартуны офистан гына күзәтү җитми»

Юлларны кардан арындыру кирәк дип саный шәһәрнең баш автоинспекторы.

Юл иминлеге буенча комиссия утырышында МУП "ПАД" директоры Марат Анисимов бөтен кар чистарту техникасы да "Глонасс" системасына көйләнгән дип белдерде. "Туктаганын яки маршруттан тайпылганын күрүгә, машина йөртүче белән элемтәгә керәбез. Сәбәпләрен ачыклыйбыз", - диде ул.

Чаллының баш автоинспекторы аларны офистан гына карап утыру җитми дип исәпли. "Мисал өчен, машиналар Ш.Усманов проспекты буйлап үтте, ди. Урынга чыгып, кар чистартылуның сыйфатын карарга кирәк дип саныйм, - ди ул. - Әгәр әлеге техниканың эшләве генә җитми икән, димәк, анда башка чаралар кулланырга кирәк". Шулай ук ул, кайда кар чистартылмаган яки киресенчә чистартылган, җитәкчене барыннан да хәбәрдар булырга чакыра. 

21еннән 25 ноябрьгә кадәр чамадан артык кар явуга карамастан, Чаллы юлларында аварияләр саны артмаган. "Көненә 50-70 юл-транспорт һәлакәте безнең шәһәр өчен ул норма", - диде Радий Кадиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев