Бу хакта Россия Президентының Указы чыкты.
Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Чаллы шәһәр суды рәисе итеп Радик Зиннәтов билгеләнде. Ул Марс Сәмитовны алыштырды.
Радик Зиннәтов 1973 елда Пермь өлкәсенең Юбилейный поселогында туа. Казан Дәүләт университетын тәмамлый. Юридик фәннәр кандидаты. Гомуми стажы 28 елдан артык, аның 23 елы судья хезмәтендә. Прокуратурада эшләгән.
2025 елда Тукай районы судын җитәкләгән.
Чаллы шәһәр суды рәисе урынбасары итеп 6 елга Рустәм Галимуллин билгеләнде.
Фото Тукай районы судыннан алынды.
Нет комментариев