Рафаэль Юнысовка - 75 яшь
40 елга якын Татарстанның иң эре предприятиеләренең берсе булган «Чаллы икмәге» җәмгыятен җитәкли.
2 февраль көнне Чаллыда гына түгел, республикада танылган шәхес – Рафаэль Сөләйман улы Юнысов 75 яшен билгеләп үтә. «Шәһри Чаллы» редакциясе һәм газета укучыларыбыз аны күркәм бәйрәме белән котлый.
Рафаэль Юнысов 40 елга якын Татарстанның иң эре предприятиеләренең берсе булган «Чаллы икмәге» җәмгыятен җитәкли. Аның җитәкчелегендә комбинат бөтен ил өчен катлаулы булган чорларда да югалып калмыйча, дөньякүләм көндәшлеккә сәләтле хуҗалык комплексына әйләнде.
Бүгенге көндә предприятие икмәк-күмәч эшләнмәләре белән ярты миллионлык Чаллыны гына түгел, якын-тирәдәге шәһәр-авылларны да тәэмин итә. Комбинатның элеватор-тегермән комплексы бар, ул онның төрле сортларын һәм җитәрлек күләмдә тарттырырга мөмкинлек бирә. «Чаллы-икмәге» АҖ Мөслим, Минзәлә, Сарман районнары территориясендә үзенең агрофирмасын төзеде. Әлеге эре масштаблы проектның максаты – икмәкнең сыйфатын тагын да югарырак күтәрү өчен, республиканың экологик чиста зонасында тиешле бөртеклеләрне җитештерү.
Замана таләпләренә туры китереп эш алып барганы, профессиональ коллективны уңышлы җитәкләве, агросәнәгать комплексында күп еллар намуслы хезмәт иткәне өчен, Рафаэль Юнысов күпсанлы мактаулы исемнәргә лаек. Ул – Россия азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре, Чаллының почетлы гражданины, илкүләм «Кадрлар белән нәтиҗәле идарә итү» бәйгесе лауреаты. «Россия икътисады лидеры» ордены һәм ЮНЕСКОның «Изгелек» («Милосердие») алтын медале белән бүләкләнде.
Шулай да хезмәтенә иң югары бәяне аңа, мөгаен, халык биргәндер. Чөнки сораштыруыбыздан күренгәнчә, күпләр нәкъ менә шәһәребездә пешкән ипине иң тәмле, иң яхшы күчтәнәч дип саный.
Наталия Кропотова, Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
– Рафаэль Сөләйманович – күпкырлы шәхес. Әлеге сыйфат аңа тормыштан артта калмыйча, һәрчак заман белән бергә атларга ярдәм итә.
Аны сүзендә тора белүче, вәгъдә иткән эшне берсүзсез башкаручы буларак беләбез. Күп еллар дәвамында шәһәрдә халык өчен иң мөһим булган предприятиеләрнең берсен җитәклисез. Меңләгән кешене берләштергән коллектив аның җитәкчелегендә катлаулы мәсьәләләрне чишә, инновацион проектларны тормышка ашыра, заманча технологияләрне гамәлгә кертә.
Рафаэль Сөләймановичка югары җаваплылык һәм принципиальлек хас. Аның һәрвакыт үз фикере бар һәм ул аны әйтергә курыкмый. Шуңа да Чаллыда гына түгел, шәһәребездән читтә дә дәрәҗәсе зур.
Хәл итәсе мәсьәләләр бихисап катлаулы булуга карамастан, ул һәрчак ачык һәм ярдәмчел. «Алтын йөрәк»ле кеше – башкалар өчен барын да эшли, алмашка берни сорамый. Мин шәһәребездә Рафаэль Сөләйманович кебек җитәкче булу белән горурланам. Гел шулай тормышны яратып, һәр көнгә куанып яшәвен телим.
Фәрит Хөснуллин, Сарман районы башлыгы:
– Рафаэль Сөләймановичны үземнең хезмәтем авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле булган еллардан башлап беләм. «Чаллы икмәге»н ул үз баласыдай кадерләп үстерде. Аның җитәкчелегендә предприятие Россиядә иң эре һәм куәтле җитештерү компанияләре рәтенә күтәрелде һәм «Чаллы икмәге» исеме Татарстанның танылган брендына әверелде.
Республикада беренчеләрдән булып, предприятие кысаларында «Басу-завод-кибет» системасын уңышлы тормышка ашыру – Рафаэль Сөләймановичның һәм ул җитәкләгән коллективның зур табышы булды. Шуның нәтиҗәсе буларак, безнең Сарман районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре «Туган як» агрофирмасы составында нәтиҗәле хезмәт куя башлады.
Рафаэль Сөләймановичның хезмәттә генә түгел, тормышта да принципы бер: кешеләргә карата тирән хөрмәт, иң элек үз-үзенә таләпчәнлек, һәр эштә югары дәрәҗәдә җаваплылык, төгәллек, гадел булу. Кечкенәдән хезмәтнең тәмен-ямен татып, олыга да, кечегә дә хөрмәт белән карарга өйрәнеп үскән авыл егете, тырышлык белән юл ярып, тормыш баскычларыннан күтәрелгән. Кайда гына эшләсә дә хезмәтендә хөрмәт һәм абруй казанды. Бүген ул республикада танылган, мәртәбәле җитәкче.
Хөрмәтле Рафаэль Сөләйманович! Олуг юбилеегыз белән котлап, мин барлык сарманлылар һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яңадан-яңа казанышлар, һәр кылган гамәлләрегездә, мактаулы хезмәтегездә зур уңышлар, гаилә бәхете телим.
Гөлзада Рзаева, Чаллының мактаулы гражданины:
– Рафаэль Юнысов – киң күңелле, ярдәмчел җитәкче. Күптән түгел «Энергетик» мәдәният сараенда Яр Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре, шәһәр һәм автогигант төзелешенә зур өлеш керткән җитәкче, Чаллының беренче мактаулы гражданины Рәис Беляевның тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булды. Казаннан бик күп кунаклар килгән иде. Шунда Рафаэль Сөләймановичка мөрәҗәгать иттем. Аның ярдәме белән мул табын әзерләп, кунакларыбызны сыйлап җибәрдек. Рафаэль Юнысовның мондый игелекле эшләрен санап бетерерлек тугел
Аның тагын бер бик матур сыйфаты бар. Ул – туган ягына гашыйк. Үзе дөньяга аваз салган Мөслим районын, туган авылы Мәллә Тамакны бик ярата. Минем әнкәем дә шуннан бит, үземнең дә балачагым шунда үтте. Мин аның белән якташ булуым белән дә горурланып яшим. Рафаэль Сөләйман улы авылдашларга барлык уңайлыклар тудырды: күпер, мәчет төзетте, юлларны рәтләтте. Моның өчен аңа авылдашларыбыз рәхмәтле.
Илгиз Закиров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
– Рафаэль Юнысов сәнгатьне аңлый һәм бәяли белүе белән кайбер җитәкчеләрдән аерылып тора. Ул минем җырларымны да ихлас ярата. Концертларыма килә. Аеруча, Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган «Әнкәмнең догалары» дигән җырыма гашыйк.
Дусты Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырлар аның өчен аеруча кадерле. Мин аның үтенечен истә тотып, Разил Вәлиев шигыренә, «Чаллы икмәге» предприятиесенең гимнын яздым. Аны Рафаэль абыйның якташы Габидулла Хөрмәтуллин җиренә җиткереп башкара. Предприятиеләренең бәйрәмнәрендә бу җыр яңгырамый калмый. Иген үстерүчеләрне, икмәк пешерүчеләрне җырым белән данлый алуыма үзем дә горурланып яшим.
65 яшьлек юбилеемда Рафаэль Сөләйманович сәхнәгә чыгып, миңа «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыятенең мактаулы гражданы» дигән исем бирде. Бу минем өчен иң кадерле бүләк булды.
Гөлсинә Акбитова, биюче:
– Чаллыга 1989 елда килгәннән бирле без гаиләбез белән «Чаллы икмәге»нең түгәрәк арыш ипиен генә ашыйбыз. Ак ипине сирәгрәк алабыз, чөнки мин – биюче, тазарасым килми. Иртән көн саен шул кара ипигә май ягып ашарга яратам, бик тәмле. Төркиягә баргач, күмәч белән аш ашый алмадым, үзебезнең шушы ипине сагынып кайттым. Туган ягым Арчага да үзем белән алам, күршеләргә сәдака итеп алып кайтам. «Ипи ашамыйм» дигән кешеләргә хәтта ачуым килә. Мин үзем алай дип әйтергә куркам, чөнки әбием Миңлебикәнең (Кама Тамагы районы Ишем авылыннан) 1921-1922нче еллардагы ачлык вакытын сөйләгәне кылт итеп искә төшә. Шуңа өстәлләребездә һәрвакыт ипи булып торсын дип телим мин. Аллаһка шөкер, безнең «Чаллы икмәге» бар.
Рәсилә Ильясова, пешекче:
- Мин үзем дә «Чаллы икмәге»нең сәүдә йортында кондитер булып эшләдем, шуңа продукциясе күңелемә якын. Шулай да түгәрәк кара ипине аныңчы ук ала идем, завод пешереп чыгара башлаганнан бирле, 20 елдан артыктыр. «Сельский» дип атала ул, ахрысы. Авылга да алып кайтабыз, әй яраталар инде шуны! Мин Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылыннан. Без яшьрәк вакытта зур әнием Исламия (безнең якта әби димиләр) арыш ипие пешерә иде, үзе әчеткеләр ясап, үзе басып, шуның тәмнәре килә бу ипидән. Аннары «Чаллы икмәге»нең бөтен ипиләре дә йомшак, свежий. Батоннары да тәмле, баранкаларын да бик яратабыз, бездә аны «клиндер» диләр иде. Катлы камырдан ясалган тәмлүшкәләрен дә күпләп алам.
Гөлфия Гафиятова, пенсионер:
– Мин Чаллыга Чистайдан еш кына кунакка киләм. «Чаллы икмәге»нең түгәрәк кара «Бородинское» ипиен бик яратам. Шуңа күрә мин килгән җиргә туганнарым шуны алып куя. Аны беренче ризыклар белән дә, өстенә май һәм кайнатма ягып та ашыйм. Бик яратам инде шул ипине. Чаллыдан киткәндә күчтәнәчкә дә алып кайтам. Улым да, оныгым да ошата. Казанда яшәүче туганнарым да Чаллының шул ипиенә өстенлек бирәләр. Зур апам аш-суга бик оста булса да, үзе ипи салса да, «Чаллы икмәге»некен алмый калмый. Шуны истә тотып, туганнарыбыз аларга гел шул икмәкне күчтәнәч итеп алып баралар. Халкыбызны тәмле ипи белән тәэмин итүче коллективның барлык хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар телибез. Җитәкчеләре Рафаэль Юнысовны юбилее белән котлыйбыз һәм рәхмәт әйтәбез.
Фото Рафаэль Юнысов һәм Рифкать Бильданов архивларыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев