Эшләр кайчан тәмамлана?
Чаллының Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов 31/17/1 йортында капиталь ремонт барышын карады. Биредә фасадны яңарталар.
Үзәк районда быел 36 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясыйлар. Моның өчен 510 млн сумнан артык акча бирелгән.
Бүгенге көндә 22 йортта ремонт тәмамланган инде.
Районда барлык эшләрне 1 сентябрьгә кадәр тәмамларга планлаштыралар.
Нет комментариев