Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Раллины туктаттылар

"Дакар-2016" раллиеның I этабы куркынычсызлык мәсьәләсендә туктатылды. Бу хакта «Твиттер» белән «Фэйсбук»та раллиның рәсми аккаунтларында әйтелә. Аерым алганда, беренче махсус участок урынында коеп яңгыр ава. Росарио - Вилья-Карлос-Пас маршруты буенча йөк машиналары бүген 227 чакрым юл узарга тиеш иде. Узган төнне буласы пролог та туктатылган иде: Кытай командасы автомобиле кешеләр...

"Дакар-2016" раллиеның I этабы куркынычсызлык мәсьәләсендә туктатылды. Бу хакта «Твиттер» белән «Фэйсбук»та раллиның рәсми аккаунтларында әйтелә. Аерым алганда, беренче махсус участок урынында коеп яңгыр ава. Росарио - Вилья-Карлос-Пас маршруты буенча йөк машиналары бүген 227 чакрым юл узарга тиеш иде. Узган төнне буласы пролог та туктатылган иде: Кытай командасы автомобиле кешеләр торган төркемгә килеп кереп, дистәләп кешегә зыян салды.Раллида Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Дмитрий Сотников Россия экипажлары 500, 502, 504 һәм 508 номерлары белән чыгыш ясый. «КАМАЗ-Мастер» Россия командасының төп көндәшләре - IVECO, MAN, RENAULT, GINAF, TATRA, МАЗ, LIAZ. Ралли-марафон Аргентина һәм Боливия территориясендә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев