4 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Федераль суд судьясы билгеләнде
Россия Президенты Владимир Путин "Федераль судлар судьяларын билгеләү һәм Россия Федерациясе субъектлары судьяларының квалификацион коллегияләрендә Россия Федерациясе Президенты вәкилләре турында"гы Указны имзалаган. Документ нигезендә, Татарстанда 6 еллык вәкаләтләр срогына Татарстанда Чаллы шәһәр суды рәисе урынбасары итеп Ленар Заһит улы Хасимов билгеләнгән.
-
Ринас Әхмәтовның кызы туды
Алтын барс иясе, җырчы Ринас Әхмәтов кабат әти булды.Ринас һәм Лилия Әхмәтовларның 3 гыйнвар икенче кызлары туды. Аларның инде биш яшьлек Самира исемле кызлары бар. Әхмәтовлар яңа туган сабыйга Амелия дип бик матур исем сайлаган.
-
Раллины туктаттылар
"Дакар-2016" раллиеның I этабы куркынычсызлык мәсьәләсендә туктатылды. Бу хакта «Твиттер» белән «Фэйсбук»та раллиның рәсми аккаунтларында әйтелә. Аерым алганда, беренче махсус участок урынында коеп яңгыр ава. Росарио - Вилья-Карлос-Пас маршруты буенча йөк машиналары бүген 227 чакрым юл узарга тиеш иде. Узган төнне буласы пролог та туктатылган иде: Кытай командасы автомобиле кешеләр...
-
Чаллыда бушлай чәчтарашханә ачыла
Яр Чаллыда бушлай хезмәт күрсәтүче чәчтарашханә ачылачак. Аны Тимур Исламовның хәйрия фонды оештыра. Белгәнебезчә бу фонд наркотик бәйләнешле кешеләргә ярдәм итә. Әммә матурлык салонына кереме аз булган гаилә әгъзалары һәм мохтаҗлар да йөри алачак. Инде чәчтарашханәдә эшләргә теләк белдергән чәч алу осталары да бар. Салонны ачып, кирәкле җиһазларны сатып алып...
-
Фатир өчен түлим дисәң
Шәһәр исәп-хисап үзәге 8 һәм 9 гыйнварларда эшли. Түләүләрне кабул итү кассалары иртәнге 9.00 сәгаттә ачыла 14.00 ябыла. Үзәк гадәти рижемда 11 гыйнвардан эшли башлаячак. Белешмәләрне 39-20-73 номерына шалтыратып алырга була.
-
2016 елда шәһәребездә капиталь төзекләндерү планлаштырыла
2016 елда шәһәребездә берничә проспектны, квартал эчендәге һәм сәнәгать зонасына керү юлларын капиталь төзекләндерү планлаштырыла. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин хәбәр итүенчә, яңа елда Чулман һәм Муса Җәлил исемендәге проспектлар да яңартылачак. Моннан тыш, шәһәрдәшләребезнең күпспанлы гозерләрен искә алып, 9нчы мәктәптән Суар бистәсенә кадәр юлны төзекләндерергә дигән карар кабул ителде....
-
Бәйге озынайтылды
Чаллыда ел саен үткәрелә торган шәһәрне яңа елга бизәү бәйгесе 2016 елның 13 гыйнварына кадәр озайтылды. Анда физик, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала. Җиңүчеләр "Район чырышысын иң яхшы бизәүче", "Микрорайонны иң яхшы бизәүче", "Оешма биләмәсен иң яхшы бизәүче" номинацияләрендә билгеләнә. Бу номинацияләрдә бюджет һәм коммерция оешмалары, сәнәгать предприятиеләре...