Рамил Гобәйдуллин: «Күзләрем сукырайды, бөерләрем эшләми, тик яшәүдән ваз кичмим»
«Бер-бер артлы дүрт операция кичердем, 40 көн хастаханәдә яттым. Инде бераз яктылык та сизә башлаган идем, тик куанычым озакка бармады – шикәр чире күзләремне ачтырырга ирек бирмәде».
Күзләр – Аллаһы тарафыннан бирелгән иң зур нигъмәтләрнең берседер ул. Кызарып кояш батканын, шау чәчкәләргә төренгән аланнарда күбәләкләр очканын, җанга якын кешеләрнең ягымлы карашларын күрү нинди зур бәхет бит ул! Тик нигәдер без бу хакта артык уйланмыйбыз да диярлек, никадәр зур һәм тиңсез байлыкка ия икәнлегебезне уебызга да кертеп карамыйбыз. Юкка-барга уфтанып, күңел төшенкелегенә бирелеп гомер итәбез. Ә бит арабызда шушы зур байлыктан, күрү сәләтеннән мәңгегә мәхрүм кешеләр дә бар. Гомер буе дөм караңгылыкта утырып та алар яшәү өчен көч табалар, киләчәккә планнар корып, якты өметләр белән яши бирәләр. Бүгенге әңгәмәдәшем, шәһәрдәшебез Рамил Гобәйдуллин да нәкъ менә шундый затларның берсе. Чаллы сукырлар җәмгыятенә 90 ел тулган көннәрдә без аның белән очрашып, әңгәмә корып алырга булдык.
– Рамил, иң элек үзең белән якыннанрак таныштырып үт әле.
– Тумышым белән мин Чаллыдан. 1982 елның карлы-буранлы февралендә якты дөньяга аваз салганмын. Гаиләдә без өч бала: миннән кала энем һәм сеңлем бар. Әти-әниебез безне аң-белемле итү өчен бар көчен куйдылар, милли рухта, татар мохитендә тәрбияләделәр. Шәһәребезнең данлыклы 2нче һәм 54нче гимназияләрендә белем алуым моның ачык бер мисалы. 11 яшьләр тирәсендә табиблар миңа беренче тип шикәр чире дигән куркыныч диагноз куйдылар. Һәм шул чактан башлап инде зәхәр авыру мәкерле план корып, әкрен-әкрен генә саулыгымны какшата башлады.
– Аңлавымча, син тумыштан күрү сәләтеннән мәхрүм булмагансың?
– Әйе, Аллаһка мең шөкер. Мин бу дөньяның гүзәллеген күреп, 25 яшемә кадәр күзле булып яшәдем. 2007 ел исә мине тулысынча әлеге бәхеттән мәхрүм итте. Билгеле, без башта күрү сәләтен кайтару өчен табибларга да мөрәҗәгать итеп карадык. Чебоксарда булдык, тик анда шикәр чире белән авыруымны белгәч баш тарттылар. Шәһәребездә дә ярдәм итүче табылмады. Аннары Өфе каласына юл тоттык. Рәхмәт, анда мине кире какмадылар. Бер-бер артлы дүрт операция кичердем, 40 көн хастаханәдә яттым. Инде бераз яктылык та сизә башлаган идем, тик куанычым озакка бармады – шикәр чире күзләремне ачтырырга ирек бирмәде.
– Рамил, соравы да читен, бу халәтеңне бик авыр кабул иткәнсеңдер?
– Беләсезме, мин инде әлеге авыруның өзлегүләре белән яхшы таныш идем. Үземне нәрсә көтәсен дә алдан ук чамалап, белеп тордым. Шуңадыр бу авырлыклар алдында югалып калмадым, төшенкелеккә бирелмәдем. Күзсез тормышка яраклашырга тырыштым. Үз-үзеңне кызганып утырудан файда юк бит, ничек тә яшәргә кирәк. Чаллыбызның Сукырлар җәмгыяте дә безнең кебек кешеләргә тормышта югалып калмаска, яшәүдән ямь табарга ярдәм итә. Мин алар үткәргән чараларга йөри башладым.
– Әлеге үзәк хакында тулырак сөйләп үт әле? Биредә сезнең өчен нинди мөмкинлекләр булдырылган.
– Җәмгыятьтә якынча 600дән артык кеше исәптә тора. Биредә сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен даими рәвештә төрле күңел ачу чаралары, интеллектуаль бәйгеләр, спорт турнирлары үткәрелә. Рәисебез Андрей Челноков бик тә укымышлы, юридик яктан зыялы кеше. Безгә ул төрле хокукый мәсьәләләр буенча дәресләр дә үткәрә, киңәшләрен дә бирә. Бүгенге заманда, үз хокукларыңны белү, яклау исә үтә дә мөһим. Без мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бигрәк тә. Мисал өчен, даруханәдән тиешле даруларымны бирмәсәләр, мин шундук башта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсенә, аннары министрлык белгечләренә хат юллыйм. Шул рәвешле гозеремне тиз арада хәл итәм. Шулай ук безнең җәмгыятьтә акча эшләп алу мөмкинлеге дә бар. Атнаның һәр сишәмбесендә теләгән кеше Алабуганың «Елабуга УкупрПласт» предприятиесеннән алып килгән материалларны алып, массаж тараклары җыюда катнаша ала. Билгеле, бар да ал да гөл генә түгел. Җәмгыятькә бер тарафтан да матди ярдәм күрсәтелми, ул бары биредә исәптә торучыларның кертемнәре хисабына гына яши. Шуңа да финанс ярдәме күрсәтергә теләүче спонсорлар булса бик тә шат булыр идек.
– Рамил, проблемалар турында сүз киткәч, шәһәр күләмендә хәл итү таләп иткән мәсьәләләргә дә тукталыйк әле. Күзләре күрмәүчеләр гадәти тормышта нинди авырлыкларга юлыга?
– Кыенлыклар подъезд ишеген атлап чыгу белән башлана. Мисал өчен, каядыр барырга кирәк булса, миңа такси чакырырга кирәк. Билгеле, алар килә, тик машина йөртүчеләр сине каршы алып, тиешле урыныңа барып җиткәч, бина ишегенә кадәр үк озатып куймый. Моның өчен алар өстәмә акча сорый. Юл өчен 90 сум түләсәң, өстәмә хезмәт өчен 200 сум таләп итәләр. Мин моны мыскыл итү буларак кабул итәм. Әллә ни авыр эш тә түгел бит инде, югыйсә. Мәрхәмәтлелек, изгелек кебек сыйфатлар бөтенләй калмадымыни соң ул хәзер кешеләрдә?! Хөкүмәтебез бу хакта уйлансын иде, безнең кебек яклауга мохтаҗларның тормышын җиңеләйтү өчен яңа кануннар эшләсен иде. Таксида да без бит рәхәтлек өчен йөрмибез. Тукталышларга барыйм дисәң, барлык урыннарда да юл кичүләре сукырларга яраклаштырылмаган. Белгәнемчә, тавышлы светофорлар янәшәдәге йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгын ала икән. Шуңа да аларны халыкның зарын исәпкә алып, сүндереп тә куялар. Безгә бу очракта нишләргә?.. Траснпорт чараларына бәйле җитешсезлекләр дә бар. Шәһәрдә зур автобуслар күбрәк йөрсен иде, чөнки микроавтобуслар безнең өчен уңайлы түгел. Урыны-урыны белән тактиль полосалар да юк. Якыннарың сине һәрвакыт озатып йөри алмый бит инде. Кирәк булгач чыгып китәсең. Шуңа да, бәлкем, бу эшкә волонтерларны да җәлеп итү турында уйланырга кирәктер.
– Ә сиңа көн дәвамында кайларга барырга туры килә?
– Шул ук шикәр чире аркасында 2011 елда бөерләремнең эшчәнлеге бозылып, хастаханәгә исәпкә бастым. 2019 елдан атнасына өч тапкыр гемодиализга, ягъни канны чистарту чарасына йөрергә мәҗбүрмен. Анда бармый калырга ярамый, юкса органнарым агулана башлый. Әтием авылда гомер кичерә, әнием эштә. Һәрвакыт мине илтеп, алып кайтып йөри алмыйлар. Вакытлары булса энем белән сеңлем ярдәмгә киләләр. Алар мине ара-тирә төрле чараларга да алып баралар. Чөнки халык җыелган урында үзеңә генә бик авырга туры килә. Кешеләр хәзер ярдәм итәргә бик ашыкмыйлар, күрмәмешкә, белмәмешкә салыналар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Бер күрмәүчегә 40 адым атларга ярдәм иткән кешегә җәннәт ваҗип (тиеш) булыр», – дигән югыйсә.
– Сөйләмеңдә дини сүзләр дә ишетелә. Үзең ислам кануннары буенча яшисеңме?
– Ниятемдә бар. Догалар укырга, намаз кылырга өйрәнергә телим. Тик, белгәнемчә, әлегә шәһәребездә сукырлар өчен мондый дәресләр үткәрергә теләүче юк. Андый кешеләр табылса бик яхшы булыр иде. Мәскәүдәге татар эшмәкәрләре, шәһәрдәшләребез аша белешеп, үземә хәтта күзләре күрмәүчеләр өчен Коръән китабы да бүләк иттеләр. Ул тузан җыеп кына ятмасын иде инде. Шулай ук 39нчы бистәдәге мәчеттә изге китабыбызның аудиовариантын да бирделәр. Алар инде элеккеге кассеталар форматында. Кирәк булган кешегә бүләк тә итә алам.
– Аудиоязма дигәннән, Рамил үзең нинди китаплар тыңлыйсың. Алар бармы, табуы читен түгелме?
– Сукырлар җәмгыяте белән бер катта безнең өчен махсус китапханә эшли. Анда брайль шрифты белән язылганнары да, аудиоформаттагылары да бар. Тик мин үзем күбрәк татарча тыңларга яратам. Андыйларны табуы читен. Әле шушы көннәрдә генә сезнең «Шәһри Чаллы» газетасы сайтындада татарча аудиоязмаларга тап булдым. Безнең өчен бик тә кирәкле эш башлагансыз. Аянычлы язмышлар, тормышыбызда булган кызыклы хәлләрне яратып тыңлыйм. Зур рәхмәт сезгә.
– Син аларны ничек эзләп табасың, якыннарың ярдәм итәме?
– Һәр смартфон диярлек сукырлар өчен яраклаштырылган. Махсус төймәләргә бассаң, ул күрмәүчеләр режимына күчә һәм барлык командаларны да сөйләп башкара. Шулай итеп мин теләгән һәр сайтка керә алам. Андагы текстларны телефон миңа автомат рәвештә сөйләп хәбәр итә. Бу гына да түгел. Төймәләргә басып, төрле постлар астында үз фикерләремне дә калдырам. Кайберәүләр моңа хәтта ышанып та бетми, яныма килеп күрүчеләр генә хәрефләрне үзем җыюыма инана. Нишлисең бит, тормыштан артта калмас өчен һәр нәрсәгә дә яраклашырга кирәк. Өйдә инде мин рәхәтләнеп үзем генә дә тора алам. Әнием, туганнарым ашарга әзерләп китәләр дә калган бар эшне дә үзем башкарам. Телевизорны кушып куям да тренажерларда шөгыльләнәм, компьютерда утырам. Элегрәк дус-ишләрем еш килә иде, хәзер инде телефон булгач, күбрәк шуның аша гына аралашабыз.
– Рамил, шулай да яныңда уй-фикерләрең белән уртаклашырга, парлап гомер итәргә берәр кеше булуын теләр идеңме?
– Бу минем иң зур хыялым. Күзләрем күрмәсә дә мин үз-үземне карый алам. Булмый инде дип беркайчан да кул кушырып утырмыйм. Тиң ярымны тапсам бик бәхетле булыр идем.
– Үзең кебек күрү сәләтен югалтканнарга берничә киңәш тә биреп үт әле.
– Иң мөһиме – үзеңә нинди булса да шөгыль табарга кирәк. Шәһәребездә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Мисал өчен, әле күптән түгел генә үзем дә «Энергетик» мәдәният сараендагы курай түгәрәгенә язылдым. Моннан тыш, калабызда вокал, бисердан кул эшләре ясау, компьютер серләренә өйрәтү түгәрәкләре дә эшли. Теләүчеләр спорт белән дә шөгыльләнә ала. Сукырларны чаңгыда шуарга өйрәтүче тренер да бар бит бездә хәтта. Шахмат-шашка клубы да төрле турнирлар оештырып тора. Болар хакында шәһәребезнең сукырлар җәмгыятендә тулы һәм төгәл мәгълүмат бар. Шуңа да үз-үзегезне кызганып, моңаеп утырмагыз. Тормыш биргән мөмкинлекләрдән файдаланыгыз.
P.S. Әңгәмәбез барышында Рамил тотылган булса да айфон алу турында хыяллануын белдерде. Ул сукырларга файдалану өчен бик тә уңайлы икән. Кем белә, бәлкем арабызда егетнең әлеге теләген тормышка ашырырга теләүчеләр табылыр. Шәһәрдәшебезнең телефон номерын редакциябезгә шалтыратып белергә була.
Илшат Солтанов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев