Рамил Мәрданов: «Язмышымны Мароккода таптым»
«2019 елда хиҗрат кылдым – Мароккога бер якка билет алдым. Аэропорттан чыгуга ук бу нәкъ мин эзләгән ил икәнлеген аңладым, үземнеке кебек тоелды: иле дә, кешеләре дә якын күренде».
Күптән түгел редакциягә: «Гарәп егетләре Чаллыдан үз парларын эзли», – дип Илгиз исемле ир-ат шалтыратты. Игъланны ул газетабызга Мароккода яшәүче туганнан-туган энесе Рамил үтенече буенча бирде. Без чит илдә яшәүче милләттәшебез белән элемтәгә кереп, әңгәмә корып алырга булдык.
– Рамил, сүзне үзегез, гаиләгез белән таныштырудан башлыйк әле.
– Мин Зәй районында туып-үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Бишенче курста Мамадыш кызына өйләндем. 2001 елда диплом алдым һәм Түбән Кама шәһәренең шина, соңрак яңа ачылган ТАИФ заводында эшләдем. 2002 елда улым, 2008дә кызым туды. 2007 елда Казанга күчтек. «Казаньоргсинтез» яңа поликарбонат заводын төзергә инженер булып килдем. Әмма ел ярым узгач, гаиләбезгә кайгы килде – әнием үлде һәм без кире Түбән Камага кайттык. ТАНЭКОга эшкә урнаштым. 2006 елда намаз укый башлаган идем, алты ел узгач, дингә карашларыбыз туры килмәү сәбәпле, хатыным белән аерылдым.
– Ничек Мароккога барып чыктыгыз?
– Намазга басуга ук минем мөселман илендә яшисем килде. Иң башта күчәргә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен карадым. 2013 елда Дубайга барып кайткач, кире уйладым. Беренчедән, илдә яшәргә рөхсәт алуы бик авыр, гражданлык алу турында әйтеп тә тормыйм. Икенчедән, бу илнең дингә карый күбрәк дөньяга бәйләнгән булуы миңа ошап бетмәде. Согуд Гарәбстаны да бик ошады, әмма анда да яшәргә рөхсәт алуы кыен иде. 2019 елда туризм визасы ачылгач, бу эш җиңеләйде, әлбәттә. Күчеп китәргә Казахстан белән Кыргызстанны да караган идем. Чөнки менталитет якын, тел дә бер. Ләкин алар тулысынча ислам илләре булып тормыйлар. 2019 елның февралендә бер кардәшем белән Мароккога укырга киттек. Аэропорттан чыгуга ук бу нәкъ мин эзләгән ил икәнлеген аңладым, үземнеке кебек тоелды: иле дә, кешеләре дә якын күренде. Минем монда эшләп, гаилә корып, яшәргә каласым килде. Танжер шәһәрендә ай ярым гарәп теле курсларын үткәннән соң кире Татарстанга кайттык. Шул ук елда кабат Россиягә кайтмау нияте белән хиҗрат кылдым – Мароккога бер якка билет алдым.
Танжер мәркәзендә укуымны дәвам иттем. Өч айлык визасыз яшәү вакыты чыккач, Африканың көнбатышында урнашкан Мавританиягә киттем. Кафега эшкә урнаштым, Коръән өйрәнү курсларына язылдым. Ярты көн эшләп, ярты көн укый идем. Бу илне ошатсам да, биредә калырга уйламадым, чөнки яхшы эш табарга, акча эшләргә мөмкинлек юк, бигрәк тә чит ил кешесенә.
Марокконың Фес шәһәрендә урнашкан Әл-Карауин университетына 859 елда Фатыйма Әл-Фихри нигез салган, ул ислам дөньясының рухи һәм белем бирү үзәкләренең берсе булып тора. Мавританиягә килүгә үк нәкъ шунда укырга дип өч еллык әзерлек курсларына документларымны тапшырдым. Ә ике айдан – 2020 елның февралендә мине Мароккога чакырып алдылар. Университетта уку да, тулай торакта яшәү дә, ашау да бушлай иде. Яхшы гына белем ала башлагач, коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле, уку йортын бер елга яптылар. Белем алуымны туктатасым килмәде, Төркиягә Кувейт мәдрәсәсендә укырга киттем.
– Мароккода эшләп, гаилә корып, яшәргә каласым килде дидегез бит.
– Әйе. Өйләнү теләге дә бар иде. Төркиягә очарга бер көн кала мине булачак хатыным белән таныштырдылар. Гарәп кызының әнисе, абыйлары белән дә таныштым. Ошаттым. Икенче көнне Төркиягә очтым. 2020 елның ноябреннән 2021 елның июленә кадәр укыганнан соң, Кыргызстанга юл алдым. Чөнки финанс ягы такыр иде, өйләнергә дә ниятләгәч акча эшләп кайтырга булдым. Анда дүрт ай заводта инженер булып эшләдем. Булачак хатыным минем кайтканны елдан артык көтте. Мароккога кайтуга ук без никахлаштык.
Менә шуннан башланды... Минем өйләнгәнне ишеткәч, Татарстандагы танышларым килә башлады. Аннан аларның танышлары да өйләндер дип мөрәжәгать итте. Шулай итеп дүрт кардәшемне Мароккода гаиләле иттем. Бер пар никах укыту белән Төркиягә күчте, берсе монда калды, икесе хатыннарын Татарстанга алып кайтып китте.
Аллаһ безгә дә кәсеп итү юлларын ачты: озак уйлап тормадык, Мамадыштагы туганым Илгиз белән уртак эшебезне – танышу агентлыгы ачтык. Аны «Мәгъриб» дип атадык. Илгиз Татарстаннан өйләнергә теләүчеләрне монда җибәрә, ә хатыным миңа кәләшләр табарга ярдәм итә. Шулай ук безгә хатын-кызлар да мөрәҗәгать итә. Россия кызларына өйләнергә теләк белдерүче гарәп егетләре шактый, Аллаһка шөкер.
– Мароккодагы яшәеш безнекеннән нәрсәсе белән аерыла?
– Чит илдән килүчеләргә монда эш табуы авыр. Мин үзем төрле урыннарга 220дән артык резюме җибәрдем. Бер генә җавап та алмадым. Безгә түгел, үз халкына да эш белән кыен. Алай да үз эше булган кешегә яхшы тормышка җитәрлек акча эшләп була. Дәүләт эшендәгеләрнең дә хезмәт хаклары яхшы: укытучылар, табиблар, инженерлар һәм башкаларның аеруча дәрәҗәләре югары. Гомумән, Россиядәге кебек: яхшы эшләп, яхшы яшәүчеләр дә күп һәм ярлылар да җитәрлек.
– Башка климатка ияләшергә җиңел булдымы?
– Җиңел булды. Монда һәрчак җәй. Мин хатыным белән Марокконың көнбатышында урнашкан Касабланка шәһәрендә яшим. Биредә һава артык эссе дә, салкын да түгел, уртача. Төньяк шәһәрләрен Татарстанга охшаттым – яшеллек күп. Гомумән, илдә урманнар, басулар, таулар, диңгез, океан, чүлләр – барысы да бар. Ел әйләнә кояш диярлек, яңгырлар күпчелек көз көне була.
– Марокко халкы холык, менталитет ягыннан бездән аерыламы? Аларның аеруча кайсы сыйфатлары ошады?
– Бар яклап та аерыла. Мароккода яшәүчеләрнең 98 проценты мөселманнар. Монда халык бик әдәпле, сабыр. Чит ил кешесен хөрмәт итәләр. Мөселман икәнне белсәләр, хәтта бүләкләр бирәләр. Йомышың төшсә, үз эшен ташлап ярдәм итә, кирәк җиргә дә озатып куя, һич югы такси чакыртып, утыртып җибәрә. Бик ярдәмчел, гаҗәеп халык!
Менталитет та үзгә. Кешеләр усал түгел, тыныч, ышанучан. Куркынычсыз, имин ил бу. Кечкенә балалар төнге унбергә кадәр рәхәтләнеп, курыкмыйча урамда уйныйлар. Биредә ике ел яшәп алкоголь кибетләрен очратмадым. Алар булса да туристлар өчен генә.
– Туган илгә кайтасыгыз киләме?
– Беренче ел гына авыр булды: телне белмәү кыенлыклар тудырды. Шулай ук балаларым, туганнарым, сагындырды. Тора-бара ияләндем, телне дә шактый гына өйрәндем. Хәзер инде Россиягә кайтасым килми, чөнки хатыным янымда, танышларым, кардәшләрем дә шактый. Интернет заманы бит, туганнар белән видеоэлемтә аша хәлләрне белешеп торабыз, әлһәмдүлиЛләх. Балаларымны да үзем янына чакырдым. Теләкләре булып, яныма күчсеннәр иде дип телим. Мин аларны һәрчак көтәм.
– Чит илдә яшәүнең уңай һәм тискәре яклары. Нинди киңәшләр бирер идегез?
– Плюслары: әйткәнемчә, Марокко – мөселманнар иле. Читтән килгән кардәшләргә бу ил менә дигән яшәү урыны. Халкы да ачык йөзле, кунакчыл, юмарт. Ярдәмгә мохтаҗ булсаң, алар синең өчен барын да эшләргә әзер.
Минуслары: иң беренче чиратта, легализация турында уйларга кирәк. Чөнки кирәкле документларны эшләү күп вакыт һәм чыгымнар таләп итә. Телне белмәсәң тәрҗемәче ялларга кирәк. Ә аларның хезмәтләре арзан түгел: ярты сәгате якынча 3000 сум. Шулай ук күчеп килү өчен житди сәбәп булырга тиеш: эш, уку, яисә өйләнү, кияүгә чыгу. Ир-атларга эш табуы да кыен. Ә эшсез берничек тә торып булмый, чөнки алар гаилә өчен җаваплы, тәэмин итүче. Хатын-кызларга ул ягы җиңелрәк, эшләү мәҗбүри түгел, алар ирләре карамагында.
– «Мәгъриб» танышу агентлыгы Россия, Татарстан кешеләре белән генә эшлиме? Финанс ягы ничек?
– Эшебезне татарстанлылар белән башладык. Бүген исә безгә башка илләрдән дә мөрәҗәгать итәләр: Төркия, Согуд Гарәбстаны, Катар, Кувейт, Алжир. Араларында Бахрейнда яшәүче америкалы да бар.
Финансларга килгәндә, хезмәт ир-атлар өчен генә түләүле, чөнки алар инициаторлар, ягъни башлап йөрүчеләр. Ә мөрәҗәгать иткән хатын-кызларны без аларга тәкъдим итәбез. Түләү өчен конкрет бәя билгеләнмәгән, кем күпме булдыра ала. Әйтик, берәү 500 доллар бирсә, кемдер 2000 доллар түләргә дә әзер.
Кызганыч, мондый юмартлык татар ирләренә хас түгел. Алар бәяне кыйбатсыналар. «Бушка түгелмени?» – дип өнсез калдыручылар да булды. Барысы да димим, әмма андыйлар күп. Мин аларга аптырыйм. Мисал өчен, кеше машина алганда бик җитди килә бит бу мәсьәләгә, акчасын да жәлләми, җитмәсә, өстәп кредит та ала. Ә үзенә гомер юлдашын, булачак балаларының әнисен сайлаганда саранлана, җавапсызлык күрсәтә. Шулай ук арт ягын диваннан күтәрмичә, көч куймыйча: «Кызны үзегез самолетка утыртып җибәрегез», – диючеләр дә очрый. Мин аны посылкага төреп җибәрергә тиешмени? «Алма пеш, авызыма төш» кебек була инде бу. Андыйларга хатын эзлисем дә килми. Боларга капма-каршы мисал да китерәм: Татарстанда яшәүче олы яшьтәге гарип ир-ат инвалид коляскасында ерак ара үтеп, юл, яшәү, документ эшләтү хакларын түләп, никахлашып хатынын алып кайтып китте. Безнең система шундый: ир-ат килә, таныша, никах укытып хатын ала, чыгымнарны түли.
– Танышырга теләүчеләр бер-берләренең нинди сыйфатларына аеруча игътибар итәләр?
– Иң беренче – тышкы кыяфәтенә, аннан инде холкына, гаиләсенә. Алар Россиядәге менталитетны, динсез кешеләр дә яшәвен белмиләр. Үзләрендәге кебек анда да динлеләр генә яшидер дип уйлыйлар.
– Гаилә кору йоласы аларда ничек башкарыла? Туйлары ничек уза?
– Никах һәм аны теркәү. Күпчелек очракта икесе дә бер үк көнне була. Кәләш өчен жаваплы вәли дә (опекун) катнаша. Хөкемдар вәкиле никахны рәсмиләштерә. Туйны исә кемдер ясый, кемдер юк. Мине дә бер марокканлы туена чакырган иде. Хәрам эчемлекләр булмады, әлбәттә, әмма бик каты музыка уйнады. Миңа ошамады.
– Ни өчен татар ирләре гарәп кызларына өйләнергә тели? Татар кызлары да җитәрлек бит.
– Россиядә аерылышуларның саны коточкыч зур. Чөнки хатын-кызлар үзләрен ирләр белән бер дәрәҗәгә куя. Күпләре гаиләгә караганда карьераны өстенрәк күрә. Ире белән беррәттән акча эшли, әле аннан уздырып та җибәрә. Бер казанга ике баш сыймаган кебек, гаиләдә дә ике баш була алмый, шуннан килеп чыга да инде аерылышулар. Мөселман илләрендә, киресенчә, ир-ат акча эшли, ә хатыны үзен гаиләсенә, балалар тәрбияләүгә багышлый. Ул үз урынын белә. Шуның өчен аерылышулар да бик аз. Алар бишәр, алтышар тапкыр кияүгә чыкмый, безнең әби-бабайлар кебек 50шәр ел бер ир белән гомер итәләр.
Икенчедән, Татарстанда яшәүче мөселманнар гарәп телен өйрәнергә һәм балаларын шул телгә өйрәтергә телиләр. Бу очракта гарәп телле хатын менә дигән вариант.
– Үз парларын эзләүче ирләргә һәм хатын-кызларга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Сабыр булырга. Сабыр төбе – сары алтын, дип юкка әйтмиләр. Коръәндә дә: «...Аллаһ сабыр итүчеләр белән» диелгән (2:153). Чөнки үз парыңны эзләү җиңелләрдән түгел, аеруча аны башка илдән эзләсәгез. Шулай ук яшәү урыныгызны алмаштыру да сабырлык таләп итә. Мин үземә мөселман илендә яшәү максатын куйдым һәм Аллаһның ярдәме белән шуңа ирештем. Язмышымны Мароккода таптым.
Баш фото: enjourney.ru сайтыннан.
Икенче фото Рамил Мәрдановтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев