Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ранель Кәрәмиев: «Азанны теләсә кем әйтә алмый»

Азанны әйтергә өйрәнүе хакында «Җомга иртәсе» тапшыруында 12 яшьлек Ранель Кәрәмиев сөйләде. Ул республикакүләм «Татар азаны. Балалар» бәйгесендә җиңү яулады.

Ранель Кәрәмиев Чаллының 57нче гимназиясенең 6нчы сыйныфында укый, данлыклы «Мизгел»  ансамблендә вокал белән шөгыльләнә. Ул 200гә якын бала белән белән беррәттән «Татар азаны. Онлайн» мәктәбендә белем алып, 10 бала арасында суперфиналга үтте. 
– Сәхнәдә күп тапкыр чыгыш ясаганым бар, тик бу юлы бераз каушадым, залда әти-әнием, әби-бабамнар да утыра иде, шулай да азанны дөрес итеп әйтә алдым, дип уртаклашты Ранель. Ул азанны теләсә кем әйтә алмавын, бары Татарстан Диния нәзарәте оештырган укулардан соң гына рөхсәт ителгәнен сөйләде. Туры эфирда барган «Җомга иртәсе»  тапшыруына ул әтисе белән килде.
– Азанны әйтүнең үзенчәлекләре бар. Бик игътибарлы булырга, кирәкле урында сузарга, кирәкле урында авазны кыска әйтергә кирәк. Чөнки тиешсез урында сузганда сүзнең мәгънәсен үзгәртү ихтималы бар. Әйтик, «Аллаһ бар» урынына «Аллаһ бармы?»  килеп чыга. Кич белән, эштән кайткач, улымның дәресләрен башта үзем өйрәндем, аннары аны тикшердем. Шуннан соң биремнәрне видеога яздырып Казандагы остазларына  җибәрә идек, дип сөйләде әтисе, Румил Кәрәмиев.

Әңгәмәнең тулы вариантын тиздән «Шәһри Чаллы»  дан укыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев