Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизацияләнүчеләрне үзем илттем

Хәрби операциягә китүчеләрне йөртүче хис-кичерешләре белән уртаклашты.

“Энергетик” мәдәният сарае алды. Алма төшәр урын да юк. Халык мобилизацияләнүчеләрне озата. Җанөзгеч мизгелләр: хатын-кызлар елый, балалар әтиләреннән аерыла алмый. Ир-егетләр генә хисләрен күрсәтми - нык торырга тырыша. Зур ак автобуслар юлга кузгала. Хәрбиләрне Казанның танк училищесына алып китәләр. Автобусларның берсен 20 ел стажы булган Рәшид Сечин йөртә. Шәһәреннән, гаиләсеннән аерылырга мәҗбүр булган егетләрнең нинди хисләр кичерүе аның күз алдында. “Үз гомеремдә иң авыр рейслар шулар булды”, - ди Рәшид Сечин. Өлешчә мобилизация турында Указ чыккач, ул Ижаудан Саратовка да егетләрне алып барган. 

 “Туйга бармыйлар бит”
Мобилизацияләнүче егетләрне алып барасын белгәч, Рәшид Сечин куркып калган. Ничек кенә барып җитәр?! Юкса, автобус йөртүчеләр арасында солдатларны озатуга кагылышлы имеш-мимешләр күп йөри. Хәтта бер районда юл-транспорт һәлакәтенә дә очрадылар. Җаваплылык бит бу! Шулай да җитәкчелек карарына ул каршы килә алмый. 
-    Егетләргә шофёр янына килү тыела иде. Янымда хәрби комиссариат вәкилләре  утырып бара. Тәртип өчен алар җаваплы. Минем бар игътибарым - юлда. Шулай да колакка берәүләрнең телефоннан, икенчеләренең үзара сөйләшүләре ишетелә. Автобус гөж килә. 55 кеше бит! Берсе хәтта: “Музыкаңны ныграк ач әле, әзрәк күңеллерәк булсын, болай да эч поша”, - дип сорады. Араларында салмышлар да бар. Нишлисең?! Бер сүзем дә юк. Алар туйга бармый бит. 
Казан юлы озын. Шуңа күрә вакыты-вакыты белән туктап алырга да туры килгән. Дөрес, мондый очракта ачык аланда гына туктарга рөхсәт ителгән. 
-    Берсендә егетләр кофе эчәсебез килә дип башладылар. Юл читендәге кибет янында туктарга сорыйлар. Әй үтенәләр... Хәрби комиссариат рөхсәт итми. Эчәсе килә дип ялына торгач, туктадык. Бер-бер артлы кофе алып, автобуска кереп утырдылар. Шуның белән кәефләре дә булды. 


 “Бала йоннары кабара, тамакка төер утыра”
Рәшид Сечин Чаллыдан мобилизацияләнүчеләрне башта Казанның танк училищесына илтә. Шунда күргән бер егет күңелемә кереп калды дип сөйли. 
-    Килеп туктадым. Бөтенесе дә  автобустан чыктылар. Урамда да халык. Шунда 20 яшьләр тирәсендәге бер егет читтә елап басып тора. Үз алдына нидер сөйләнә. Бик жәлләдем үзен. “Тәки кача алмадым, тотып алып киттеләр”, - ди. Бераздан үзен кулга алып, әкрен генә башкаларга кушылды. Шушы мизгел һаман хәтеремнән чыкмый. Яп-яшь бала бит. Өйләнмәгәндер дә. Рәхәтләнеп яшисе дә яшисе.  
Иң башта егетләрне теркиләр. Сумкаларын тикшереп-карап чыгалар. Соңыннан хәрби киемнәрдән автобуска чыгып утыралар. Аннары юл - “Казан Экспо”га.  
-    Автобуска берүк хәрби киемнән кереп утыргач, тынлык урнаша. Сөйләшү дә, көлешү дә юк. Ул тынлык - авыр тынлык. Бала йоннары кабара. Тамак төбенә төер утыра. 
“Чаллы җылы итеп озата белә”
Рәшид Сечин әйтүенчә, Чаллыда мобилизацияләнүче ир-егетләрне матур озаталар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиевнең автобусларга кереп, һәрберсенең кулын кысып, “исән-сау кайтыгыз, үзегезне саклагыз, без сезне көтәбез” диюе генә ни тора! Аларга ул аталарча эндәшә. Ижауда алай түгел, ди Рәшид Сечин. Хәтта автобус та башкача китә. Әйтик, Чаллыда озатучыларны автобус янына якын китермиләр. Ерактан гына хушлашып калалар. Ижауда ата-аналар, хатын-кызлар автобусны чолгап ала. 
-    Күз алдына китерәсезме? Ата-аналар, хатын-кызлар, балалар елый. Мондый чакта ничек кузгалырга?! Берәрсе тапталмасмы дип уйлыйсың. Тыныч кына карап та утырып булмый. Кечкенә балалар кызганыч. Үземнең дә балам бар. Йөрәгем әрни. Эчемнән кабатлыйм, исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде. Мондый күренешләр әле дә күз алдымнан китми. Егетләрне бер генә күрсәм дә, якын иттем. Миңа ук аларны Казаннан кабат каршыларга туры килсә иде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

3

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт Украина махсус операция