Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәссам Хәния Гәрәева: «Көн-төн чигү эшендә!..» - ФОТОЛАР

Талантлы шәһәрдәшебез бәйгегә әзерләнә.

13-16 майда шәһәрдә «Чаллы сиреньнәре» дип исемләнгән шәһәркүләм иҗат конкурсы үткәрелә.

Ул мәрхүм композитор, «Сердәш» җыр ансамбленә нигез салучы, КАМАЗ төзелеше ударнигы, «Болгар радиосы»ның милли музыка премиясе лауреаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинга багышлап уздырыла. Бәйгедә үзләренең иҗат эшләре белән рәсем студияләре укучылары, үзешчән һәм профессиональ рәссамнар катнаша. Ринат Гобәйдуллин иҗат иткән җырларга картина-иллюстрацияләр, Татарстан пейзажы, шәһәр күренешләре, гаилә рәсемнәре, музыкаль инструментлар белән натюрмортлар тәкъдим итәләр. 

Әлеге дәрәҗәле бәйгедә танылган рәссам Хәния Гәрәева да катнаша. 

– Конкурс 4 ел рәттән уздырыла, мин дә 4нче елымны катнашам. Без, рәссамнар өчен бу - бигрәк тә мөһим. Чаллы рәссамнар союзыннан да коллегалар бар анда. Беренче елны «Сирень букеты», икенчесендә – «Туган йортым тәрәзәләре» эшләрен тәкъдим иттем. Алар живопись стилендә иде, чигү дә чиктем. Аллаһка мең шөкер, жюри тарафыннан югары бәяләнде.

Быел исә «Сиреньнәр тагын чәчәктә...» эше белән катнашам. Аны бүгенге катлаулы вәзгыять белән бәйләдем. Эшемдә Җиңү көне якынлашуы да, хәрби махсус операция зонасы да чагылачак. Көне-төне чигү эшендә әле. Корамалы (ягъни лоскутная техника) әйләнештә сөйләннәр һәм тамбурлы чигү техникасын кулланам, – дип сөйләде Хәния ханым.  

 

 

Былтыр рәссам Татьяна Низамованың «Язгы моң» дип аталган эше Гран-прига ия булды. Бик истәлекле вакыйга дияр идем. Чөнки ул минем портрет. Мин анда сиреньнәр арасында чигү чигәм, чигүемдә музыкаль ноталар да бар – мин җыр «чигеп» утырганмын кебек. Соңыннан Татьяна ханым тантаналы рәвештә бу картинаны үземә дә бүләк иткән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев