Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Равил хәзрәт Бикбаев: «Төшләрне чит кешеләргә юраттырудан да сак булырга кирәк»

Төш күрү һәм аларны юрау мәсьәләләре адәм балаларын бервакытта да битараф калдырмый. Безнең халык төшләргә борынгыдан ук ышанып килә. Алар арасында хәтта махсус төш юраучылар да булган. Күргән төшеңне чит кешегә сөйләргә ярыймы? Начар төшләр күргән очракта нишләргә кирәк? Әлеге сорауларны без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка бирдек.

- Төш юрау безгә Йосыф пәйгамбәрдән үк килә. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын хәтерлисездер. Бервакыт унбер яшьлек Йосыф кояшның, айның һәм унбер йолдызның үзенә баш июен күрә. Төшен әтисенә сөйләгәч, ул: «Син пәйгамбәр булырсың, зур дәүләт иясе булырсың, унбер туганың да сиңа, хөрмәт йөзеннән, баш иярләр», - ди һәм чынлыкта да шулай булып чыга. Поэмада төш күрү һәм аларны юрау, юраганнары юш килү эпизодлары бик күп. Поэманың асылы Коръәннең «Йосыф» сүрәсеннән алынган һәм ул сүрәдән без Йосыф пәйгамбәрнең төш юраучы булуын беләбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең дә төш күрүгә кагылышлы хәдисләре шактый. Ул иртәнге намазны укып кояш чыкканчыга кадәр мәчеттә кала торган булган. Сәхабәләреннән кайсыгыз нинди төш күрде, дип сорашкан. Үзе күргән төшләрен дә сөйләгән.

Галимнәр әйтүенчә, пәйгамбәрләрнең төшләре вәхи, ягъни Аллаһтан килгән яшерен хәбәр булып санала. Сәхабәләргә ул бер төшендә сөт эчкәнен күрүен сөйли. Сөт хәтта бармакларымнан ташып чыкты, аны Гомәргә бирдем, сөтне ул да эчте, ди. Бу төшне нәрсәгә юрадыгыз дигән сорауга, бу сөт - гыйлем, Аллаһы миңа гыйлем бирде, мин аны Гомәргә бирдем, ди. Галимнәр Гомәрнең чынлап та зур гыйлем иясе булуын әйтә. Тагын бер төшендә Пәйгамбәребез кайбер кешеләрнең өсләрендәге киемнәре күкрәгенә кадәр генә, кайберләренең кендегенә кадәр булуын, ә Гомәрнең киеме исә асылынып баруын күрә. Монысын ничек юрадыгыз дигәч, бу - диннең ныклыгы, ди. Кемдәдер диннең ныклыгы зәгыйфь, ягъни киеме кыска, ә Гомәрнең иманы нык, киеме хәтта сөйрәлеп бара дип шәрехли ул төшен. Төшләр өч төрле була: аларның беренчесе - Аллаһтан, икенчесе - шайтаннан, өченчесе табигый халәтне чагылдыра, төгәлрәге, көндез уйлаганнардан чыгып күрелгән төшләр. Аллаһы Тәгаләдән килгән төшләр күп очракта хәерле яисә хәбәр бирә торган, кисәтү төшләре булса, шайтаннан булганнары - кешенең күңелен төшерү, куркыту өчен. Пәйгамбәргә берәү, төшемдә, имештер, башым киселгән икән һәм ул алдымнан тәгәрәп барды, ди. Аңа җавап итеп, Мөхәммәд пәйгамбәр, синең белән төшеңдә шайтан уйнаган, аны кешегә сөйләмә, ди.

- Хәзрәт, төш юрау һәр очракта да дөресме?

- Пәйгамбәребезнең шундый хәдисе бар: «Төш кошның аягына бәйләнгән, кешегә сөйләсәң, ул төшеп китә». Төшне сөйлисең булса, ышанычлы яки гыйлемле кешегә генә сөйләргә ярый. Теләсә кемгә сөйләмәгез.

- Куркыныч төш күргәндә ниш­ләргә?

- Әгүзү билләһи минәшшәйтанир раҗим, дип әйтәсең дә сул ягыңа өч тапкыр төкерәсең һәм икенче ягыңа борылып ятасың. Әгәр дә күңелең шуннан соң да тынычлана алмаса, тәһарәт алып, намаз укырга кирәк. Кайбер галимнәр «Аятел көрси» укырга киңәш итә.

- Төштә җаннар тоташа ала, диләр....

- Төшеңдә үлгән кешене күреп сөйләшсәң, җаннар күрешкән, дип әйтәләр кайбер галимнәр. Мәетләр төштә нәрсә турында да булса хәбәр дә итәргә мөмкин. Пәйгамбәребез, ахырзаман алдыннан шатландыра торган әйберләр күп булыр, дигән. Кешеләр, алар нәрсәләр соң, дип сорагач, ул, изге төшләр, диде. Дөнья бетәр алдыннан мөселманнар тормышка аша торган изге төшләр күрер. Яхшы төш ул - пәйгамбәрлекнең 46дан бер өлеше. Белүегезчә, пәйгамбәрлек - алдагы әйберне хәбәр итү. Яхшы төштә дә Аллаһы Тәгалә киләчәктә булачак бер әйберне хәбәр итеп куя.

- Мөхәммәд пәйгамбәрне төштә күрү өчен махсус намаз укырга кирәк диләр, бу дөрес әйберме?

- Диндә андый намаз юк. Әмма аңа күп итеп салаватлар әйтеп ятсаң, төштә күрү ихтималы бар. Әгәр дә төшебездә Мөхәммәд пәйгамбәрне күрсәк, ул үзе була, чөнки шайтан минем кыяфәтемә керә алмый, дип ул үзе әйтеп калдырган. Тик аны төштә күрү ул син изге кеше дигән сүз түгел. Бу Аллаһы Тәгаләнең сиңа биргән бер нигъмәте генә.

- Галимнәрнең, төшкә таянып, дин хөкеме алынмый, дигән сүзе бар. Моны ничек аңларга?

- Әйтик, берәүгә төшендә, сиңа намаз укымасаң да була, дип әйтәләр. Ул, шуңа нигезләнеп, минем изге гамәлем күп, намаз укымасам да була икән, дип ялгышырга мөмкин. Төшкә карап, дин хөкеме алынмый. Шундый бер төркем кешеләр бар иде, алар билгеле бер хәдисне укый да истихара намазын кылып йокларга яталар. Төшләрендә яшел әйбер күрсәләр, хәдис дөрес дигән нәтиҗә ясап куялар. Бу дөрес әйбер түгел, хәдисләрне болай итеп тикшермиләр, аның үз тәртибе бар.

- Истихара намазы дигәннән, әлеге намаздан соң күрелгән төш сиңа дөрес карарга килергә ярдәм итә икән.

- Берәр катлаулы мәсь­әлә алдында калып, алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген белмәсәң, истихара намазын укырга кирәк. Намазын укырга мөмкинлек булмаса, догасын да укырга ярый. Яхшы буласы булса, Аллаһы Тәгалә синең күңелеңне ача, сиңа, ул эшкә тотынганда, җиңеллек бирә.

- Әйбәт төш күрәсең килсә, нәрсә эшләргә?

- Тәһарәтле килеш уң якка борылып ятарга. Ятар алдыннан «Аятел көрси» һәм Пәйгамбәребездән килгән, йокы алдыннан әйтелә торган догаларны укырга.

- Айның җиденче числосында күргән төш бәхетле төш, диләр, моның аңлатмасы бармы?

- Бу гади бер ышану гына. Ә менә иң дөрес төшләр таң атар алдыннан керә дигән риваятьләр бар.

- Төшлек салу дигән нәрсә дә бар бит әле.

- Ислам динендә андый нәрсәне мин белмим.

- Төш юрау китапларына ышанырга ярыймы?

- Ул китапларга таянып төш юрарга киңәш итмим, чөнки җаваплылык бик зур һәм аңа зур гыйлем кирәк һәм гомумән дә төш юраулар белән артык мавыкмаска дим. Чит кешедән юраттырудан да сак булырга кирәк. Юрата калсаң, бик гыйлемле, ышанычлы кешедән генә юратыгыз. Аллаһ Раббыбыз барыбызга да тәүфыйк бирсен.

Дилбәр Гарифуллина http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев