Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Равил Сабыр: «Әйе шул, «йонлач» куллы яклаучым бар!»

Аны югалган, дигән хәбәрләр таралган иде. Равил әфәнде әйтүенчә, күпләр: «Син югалган идең мени?» - дип шаярып шылтыратса, шактый кеше чыннан да аның хәзерге вакытта Әлмәттә яшәгенен, кайда эшләгәнен белмәгән булган, имеш-мимешләрдән чыгып кына фикер йөрткән. Бүген исә Равил Сабыр кайсы сүзнең гайбәт, кайсы чын икәнен сөйләп бирә. - Үзем...

Аны югалган, дигән хәбәрләр таралган иде. Равил әфәнде әйтүенчә, күпләр: «Син югалган идең мени?» - дип шаярып шылтыратса, шактый кеше чыннан да аның хәзерге вакытта Әлмәттә яшәгенен, кайда эшләгәнен белмәгән булган, имеш-мимешләрдән чыгып кына фикер йөрткән. Бүген исә Равил Сабыр кайсы сүзнең гайбәт, кайсы чын икәнен сөйләп бирә.

- Үзем турында әллә нинди тузга язмаган сүзләр ишеткән бар минем, халыкның фантазиясе шәп эшли! Мәсәлән, имеш тә минем кызым Төркиядә укый икән. Бердән, минем ике балам да малай. Олысы Казан университетында, кечесе Әлмәт лицеенда укый.
Аннары төрле «зур» кешеләр белән туганлаштырырга яраталар мине. Бездә бит ничек уйлыйлар? Янәсе, хакимияттә эшли торган «йонлач» кулы булмаса, кеше үз таланты, тырышлыгы белән генә тормышта бернигә дә ирешә алмый. Зилә Вәлиева премьер-министр урынбасары булып эшләгән заманнарда мине аның плимәнниге дигән имеш-мимеш чыгардылар. Кемнәр генә сорамады, чыннан да шулаймы, дип. Юк инде, минәйтәм! Тик күбесе миңа ышанмады, хәйләкәр елмаеп кына куйдылар.
Берничә елдан, бу сүзләр онытылып бетте инде дигәндә генә, тагын бер имеш-мимеш килеп чыкты. Баксаң, мин әле тагын Васил Шәйхразиевнең дә (ул чакта Чаллының башкарма комитеты җитәкчесе) туганы икән. Бу юлы инде киресен исбатлап тормадым. Нигә дигәндә, Зилә Рәхимьяновна теге чакта өйрәтеп куйган иде: «Равил, барыбер беркемне дә ышандыра алмыйсың, иң яхшысы килеш, әйе плимәнниге, дип әйт, тынычлансыннар», - дигән иде. Мин шулай эшләдем дә. Соңрак Васил Гаязовичка сөйләгән идем, ул да көлде: «Дөрес эшләгәнсең!» - диде.
«Татнефть»кә «йонлы» кулсыз эшкә урнашып булмый, алар читтән беркемне дә алмый, дигәннәренә дә исем китә. Менә мине Чаллыдан чакырып китерделәр ич?! Хәер, беркемгә берни исбатлап торасым килми, болай дип языгыз: «Әйе, «йонлы» куллы яклаучым бар!» дип әйтте Равил, диегез. (Көлә).
Җитди сүзгә күчкәндә, чын дөресен беләсегез килсә, имеш-мимешләр җыеп ятканчы, минем үземнән сорагыз.
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев