Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Һәрбер көнең кара көнгә әйләнмәсен өчен нишләргә?

    Массакүләм мәгълүмат чаралары, керемнәр кеше башына 35 меңгә җиткәч, алар акча туплый башлый, дип белдерә.

    Шундый ышаныч белән әйтелә бу сүзләр. «Туплый алырлар иде», «тупларга теләрләр иде» дисәләр әле бер хәл. Әйтерсең лә гаиләдә бер кешегә туры килгән керемнең күләме әлеге сумманы узып киткән дә, күпләр инде шактый гына акча туплап та өлгергән. Кәгазь түзә, фантазиянең чикләре юк.

    Халык санын гаиләләр санына бүлсәң, бер гаиләгә 3,7 кеше туры килә. Шуның икесе эшли дип исәпләгәндә, һәрбер гаилә әгъзасына 35 мең чыксын өчен, аларның һәркайсы 65 мең хезмәт хакы алырга тиеш. Күпме соң андыйлар бездә? Төрле мәгълүматларга караганда, кереме 100 меңнән күп булган гаиләләр 10-14 процентны тәшкил итә. Шуларның 3 проценты – бик байлар, калганнары урта сыйныфка керә. Бу төркемгә кермәүчеләр бик гади генә яши йә инде бөтенләй очын-очка ялгап көн күрә. 13 процент халык – хәерчеләр төркемендә (андыйларны ярлылар төркеменә кертергә тырышалар), 55 проценты аена – 27 меңнән кимрәк, һәр дүрт­нең берсе 15 меңнән кимрәк керем ала. Дүрттән өчесенә хезмәт хакы киләсе айныкына хәтле дә җитми.

    Шундый хәл күзәтелгәндә, нинди акча туплау турында ышанып сөйләп була?! Андыйлар кара көнгә тупламый, чөнки аның һәр көне – кара һәм бары тик бурычлар гына җыела. Ә формаль рәвештә хезмәт хаклары үсүдән туктамый – Росстат ел башында уртача хезмәт хакы күләмен – 42 263, апрельдә 48 030 сум дип күрсәткән иде. Узган ел белән чагыштырганда яз көне аның күләме, 10 процентка артып, 4649 сумны тәшкил иткән. Шулай булса да, теге 35 меңгә тулып бетми генә инде, каһәр. Ниндидер серле һәм барып җитеп ирешеп булмаслык мифик сан булды бу.

    Бурычлар дигәннән, хәзер Россиядә бурычлар күләме, һәркемгә бүлеп санаганда, 10 процентны тәшкил итә. Ә бурычсыз яши алмый, чөнки алдагы саннардан чыгып карасаң, яшәү өчен бик кирәкле әйберен алу өчен, халык кредитларга чума. Башкалар белән чагыштырганда, бу бик күп түгел, диләр белгечләр. Европа илләрендә бурыч күләме тагын да күбрәк. Әмма анда халыкның кереме күбрәк, кредит ставкалары түбәнрәк. Көнбатыш Европа халкының дүрт-биш буыны кредитлар белән яши, бездә исә әле бер-ике буын гына шулай яшәмәкче булып азаплана. Безнекеләр моңа өйрәнеп кенә килә һәм ул бик үк җиңел бирелми. Октябрьдән башлап кредит бирү кагыйдәләре катгыйлана дип ышандыралар ышандыруын. Бәлки аны рекламалауны да туктатыр­лар инде, шәт. Хәзер почта тартмасына кредит карталары салып йөрмиләр йөрүен, әмма смс-хәбәр аша булса да әллә ниткән бик «отышлы» вариантлар тәкъдим ителә. Тәкъдим итүчеләр кешенең кеременә һәм түләү мөмкинлегенә карамый, рәттән әйтеп чыга. Очын-очка ялгый алмаган, төшенкелеккә бирелгәннәр йә булмаса бик тиз генә дөньясының арт ягына тибәргә омтылганнар ризалашып та куя һәм бурычлар чоңгылына чума. Җиңел генә алып булганда, шулай ук җиңел генә түләп булачак дип уйлый инде кеше, банк аны ышанычлы кеше дип тапкан, янәсе. Шундый беркатлылыктан йә булмаса башкаларның төшенкелеге белән авыр хәленнән банк бик оста гына файдалана белә.

    Биш-алты ел элек кеше 1 сум кредит алып, шуны каплау өчен 1 сум 60 тиенлек икенче кредитка үрелә дип исәпләгәннәр иде. Бүген россиялеләрнең 15 проценты  – берьюлы өч, ә 9 проценты исә дүрт һәм аннан да күбрәк кредитка ия. Белгечләр әйтүенчә, бурычлар ятьмәсенә эләккән 8 миллион россияле банкротка чыгарга мөмкин һәм отышлы бонуслар урынына билгесезлектән иза чигү, ару һәм курку гына туплана.
    Һәрбер гаилә әгъзасына туры килгән керемне 35 меңнән арттырасы гына калды, ул чагында курку да, өметсезлек тә булмаячак. Ялт-йолт килеп торган «Ламборджини»га җыя алмас инде җыюын, кара уылдыкны да ипинең бөтен ягына сылый алмас, әмма аның һәрбер көне кара булмаячак.

     

     

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/rber-kne-kara-kng-ylnmsen-chen-nishlrg

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: