Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Рейхстагка байракны татар егете элде! Минем дустым!»

Бәчели дәдәй хатирәсе.

Бу көннәрдә күп кеше ватсап кушымтасы статусына Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарының фотоларын куйды. Минем әни ягыннан Гыйльметдин бабам 1942 елның көзендә ук хәбәрсез югалган. Бер фотосы да юк. Ә әтигә 1945 елның декабрендә генә 17 яшь тулганлыктан, сугышка алынмаган. Аның әтисе, ягъни минем бабай, 1935 елда «раскулачивать» ителгәч, (капкадан атын алып чыгып барганда) аңын җуеп егылган да, 3 ай урын өстендә ятып үлгән. Шулай да хәтердә бер истәлек калкып чыкты әле.

Күрше авылда әтинең дусты Бәчели дәдәй бар иде. Яше буенча әтидән шактый өлкән булса да, аралашалар иде алар. Бәчели дәдәй гәүдәгә дә олпат, холкы буенча да кыю-тәвәккәл, шаян сүзле, кызык кеше булды.
Авылыбызда урта мәктәп булмаганлыктан, без аларныкына укырга йөрдек. Көн саен 4 км. Буран чыкса, иптәш кызым белән Бәчели дәдәйләрдә куна кала идек. Ул Бөек Ватан сугышын башыннан алып ахырына кадәр үткән кеше.  Берлинны алып, туган авылына офицер дәрәҗәсендә исән-сау әйләнеп кайткан. Түше тулы орден-медаль иде. 

Сталин имзасы белән аның исеменә җибәрелгән мактау хатлары өемен тегәрҗеп белән урап-бәйләп, матчадагы кадакка элеп (күсе тимәсен өчен) саклый иде ул. Ара-тирә безгә дә ачып укырга рөхсәт иткәләде. Чыннан да, шәмәхә язу карасы белән Сталин имзасы тора иде аларда. Сугышта күргәннәрен безгә сөйләгәндә җиңел итеп, тормышындагы бер яшьлек маҗарасы кебек кенә бәян итә иде үзе.

Җиде авыл балаларын җыеп укыта торган мәктәбебездә Бөек Җиңү көне уңаеннан төрле чаралар да оештырып тордылар. Анда патриотик тәрбия ысулы буларак, сугыш юлы үткән ветераннарны да чакыралар иде. Алар анда яу кырындагы вакыйгалар, батырлыклары турында сөйләде. Билгеле, күпләрнең ул чакларны искә аласылары килми иде. Гадәттә, мәктәп балалары алдында Бәчели дәдәй генә кала иде. 

Ул җор телле, публикадан курыкмый, сугыш турында да куркыныч итеп түгел, кызык итеп сөйли белә. Тасвирланган вакыйгалар Берлинга ук барып җитә. Тик шул урында Бәчели дәдәйнең елмаюлы йөзе үзгәрә. Бераз тынып тора да, рейхстагны алу вакыйгасын тасвирларга керешә. Байракны элү фактына күчүгә тавышы калтырый ук башлый: 
«Рейхстагка байракны татар егете элде! Минем дустым! Бөтен сугышны бергә үткән  Кәүҗияк егете Заһит... Бу урында Бәчели дәдәй үксеп елый башлый. Аннары аны култыклап алып чыгып китәләр. Кыйсса шулай төгәлләнми кала. Ә мин, шундый олпат, кыя кебек горур һәм сыгылмас Бәчели дәдәйнең әлеге халәтен күреп бик кызгана идем, әтинең дусты булгач, минем дә дустым иде ул.

Интернет пәйда булгач кына белдем, Заһит – ул исем түгел, ә фамилия булган икән. Батыр милләттәшебез – Гази Заһитов.

Энҗе Солтанова

Фото oeru.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев