Шəhри Чаллы

Республика мәгарифе: бүген, иртәгә

Мәгариф министрлыгы быел ни өчен инглиз телен беренче сыйныфтан ук кертергә булды? Имтиханнарны тапшыра алмаган тугызынчы сыйныф укучыларының язмышы ничек хәл ителәчәк? Балалар бакчалары буенча рейтинг төзелерме? Күп кенә ата-аналарны, шул исәптән, педагогларның үзләрен дә әлеге сораулар кызыксындыра. Моны истә тотып, без газетабызда ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель...

Мәгариф министрлыгы быел ни өчен инглиз телен беренче сыйныфтан ук кертергә булды? Имтиханнарны тапшыра алмаган тугызынчы сыйныф укучыларының язмышы ничек хәл ителәчәк? Балалар бакчалары буенча рейтинг төзелерме? Күп кенә ата-аналарны, шул исәптән, педагогларның үзләрен дә әлеге сораулар кызыксындыра. Моны истә тотып, без газетабызда ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгышыннан өземтәләр бирергә булдык.

- Мәгариф өлкәсе ел саен нинди дә булса үзгәрешләр кичереп тора. Моңа кадәр мәгариф эшчәнлеген 2015 елга кадәрге "Киләчәк" стратегиясенә нигезләнеп оештырдык. Хәзер яңа программа, стратегия булдыру өстендә эшлибез. Моны төзегәндә 2020-2030 елларда чыгарылыш укучысына куелган таләпләр дә күздә тотыла;

- Узган уку елы математика фәненә багышланган иде. Бу уку елын Физика елы дип игълан итсәк тә, математика буенча да нәтиҗәләр чыгарырга уйлыйбыз. Чыгарылыш сыйныф укучыларының инглиз теле буенча белемнәре җитмәү дә борчый. Безнең чит ил компанияләре белән уртак проектларыбыз шактый. Ә аны тормышка ашыру өчен, инглиз телен яхшы белергә кирәк. Балалар бакчаларының күбесендә инглиз теле өйрәтелә, әмма мәктәптә ул икенче сыйныфта гына укытыла башлый. Ике арада өзеклек булмасын өчен, быел инглиз теле дәресләрен 1нче сыйныфтан ук кертергә булдык. Бездә мәктәпкәчә белем бирү буенча районнарның ничек эшләве турында әлегә мәгълүмат юк. Шуңа күрә алар өчен дә күрсәткечләр билгеләп, рейтинг булдырачакбыз. Сабыйларның мәктәпкә әзерлеге безнең өчен бик мөһим. Быел тәүге тапкыр беренче сыйныфка баручылар арасында тест уздырачакбыз. Бу исә бакчаларның ничек эшләвен бәяләргә ярдәм итәчәк. Районнардагы мәгариф бүлекләре башлыклары белән беренче мәртәбә аерым күрсәткечләр буенча килешү төзедек. Аларның "йомшак" яклары ел дәвамында контрольдә тотылачак;

- Укытучыларны аттестацияләү буенча да яңалыклар булачак. Быел ул беренче тапкыр кәгазь боткасыннан башка гына, электрон рәвештә уздырылачак. Аны быел 11 мең укытучы үтәчәк;

- Мәктәпләрнең бүген 99 проценты китаплар белән тәэмин ителгән. Әгәр берәр проблема килеп чыкса, "кайнар элемтә"гә җиткерергә мөмкин, без аны хәл итәчәкбез;

- Республикада быел 814 яшь укытучы (шуларның 482се - югары уку йортларын, 332се - педагогик көллият тәмамлаган) эшли башлый. Яшь белгечләрне җәлеп итү буенча грантларның да файдасы бар. Аны отучыларга биш ел дәвамында 10 мең сум акча өстәмә түләнә. Укытучылар сан ягыннан җитә, әмма сыйфат буенча таләпләргә җавап бирү дә кирәк. Быел укытучы белгечлеген сайларга теләүчеләрнең артуы күзәтелә. Вузларда бюджет урыннарына бер урынга 20 кеше дәгъва кылса, көллиятләрдә бу күрсәткеч алтыга җитте. Бу соңгы вакытта укытучыларның хезмәт хакы артуына да бәйле. Педагогларның уртача хезмәт хакы - 33, тәрбиячеләрнеке исә 28 мең сумга җитә. Грант алучылар саны да ике тапкыр күбрәк. Мәгариф өлкәсенә килүче ир-атлар арта бара, бүген алар 12 процентны тәшкил итә;

- Киләчәктә БДИ бирү буенча стационар пунктлар булырга тиеш. Имтихан пунктлары бездә йөздән артык. Аларның санын киметеп, сыйфат мәсьәләсенә игътибар бирергә җыенабыз. Укучыларны имтиханнарга психологик һәм белем ягыннан яхшылап әзерләү өчен, 4 сыйныфтан соң ук тестлар кертәчәкбез. Инша кертү хакында мәктәпләргә җиткерелде инде. БДИга репетитор яллап, акча түләп әзерләнү дөрес түгел. Шуңа күрә укучыларны сынауларга мәктәптә яхшылап әзерләргә кирәк.

- Без Сингапур, Көньяк Корея, Финляндия, Бөекбритания тәҗрибәсен өйрәнәбез. Тик безнең укучыларга лидерлык сыйфатлары җитеп бетми. Һәр кеше, урта яки югары белем алуына карамастан, әйдәп баручы булырга тиеш. Соңгы вакытта урта һөнәри белем бирү йортларына игътибар артты. Быел тугызынчы сыйныфны 36 мең укучы тәмамласа, аларның яртысы техникум, көллиятләргә китте. Урта һөнәри белем бирү йортларында яхшы шартлар тудырылырга тиеш. Республикада хезмәткә өйрәтү буенча ресурс үзәкләре булдырыла. Югары белем алып та, яшьләрнең эш эзләп йөрүе күңелле хәл түгел. Укучылар үзләренең кайда эшләячәген, күпме хезмәт хакы аласын, нинди социаль гарантияләргә ия булуын алдан ук белеп торырга тиеш;

- Безнең төбәктә ГТО нормалары кертү буенча тәҗрибә үткәрелә. Беренче тапкыр ярышлар уздырылды. Укучыларның аларда ничек катнашуыннан, аны ничек тапшыруыннан чыгып нәтиҗәләр ясалачак. Һәр яшь өчен аерым нормативлар булачак;

- Быел рейтингка беренче мәртәбә бер укытучыга ничә укучы туры килүе турында күрсәткеч керттек. Мәктәп эшчәнлеген икътисадый яктан билгеләү өчен кирәк бу. Мәктәпләрне кыскарту мәсьәләсендә авыл халкы, әти-әниләр фикере исәпкә алынырга тиеш. Урта мәктәптә балалар саны 100дән ким булган очракта, сыйфат турында нинди сүз булырга мөмкин? 2018 елда урта мәктәпләрдә стандартлар буенча тиешле шартлар тудыру таләп ителә. База мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрергә, аларны яхшы җиһазлар, укытучылар белән тәэмин итәргә кирәк. Башлангыч мәктәптә ике бала булса да, аларны саклап калырга тырышабыз. База мәктәпләренә якын килү, яхшы юллар салу, автобуслар белән тәэмин итү зарур. Болар - алдагы елларда эшләнәсе эшләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: