Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Республикада язгы чакырылыш кампаниясе башланды

Татарстан Республикасы чакырылыш пункты армиягә алынучыларны кабул итүгә һәм аларны хәрби частьларга озатуга әзер.

Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин язгы чакырылыш кампаниясенә әзерлек һәм аны үткәрү турында хәбәр итте.
Бу чакырылыш кампаниясендә Татарстаннан 3 300дән артык егет хезмәт итәргә китә. Шуларның 53% - коры җир гаскәрләре, 8% - хәрби-диңгез флоты, 8% - стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре , 9% -  һава-космик көчләр, 8% - һава-десант гаскәрләре һәм махсус билгеләнештәге частьта, 6% - Милли гвардия гаскәрләре, 2% - Оборона министрлыгының Баш идарәсенә, башка бүлекчәләргә – 6%. Татарстан Республикасыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны беренче озату 20 апрельгә планлаштырыла.
10 меңгә якын егет шефлыкка алынган хәрби частьларда хезмәт итәчәк. Узган ел анда 2 меңгә якын кеше хезмәт иткән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта республикада хәрби частьлар белән 53 шефлык килешүе төзелгән һәм эшли. 
Республика Мәскәү Кремле комендант хезмәтенең Президент полкын һәм Мәскәү шәһәренең 154нче комендант Преображенский полкын комплектлау бурычын үти. Быел анда 10 кешене хезмәткә җибәрү планлаштырыла. 
Чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

 

http://nabchelny.ru/news/35901

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев