Республиканың барлык районнарында да кискен суытты
Бүген иртән республика халкы, кискен салкынаюга гаҗәпләнеп, социаль челтәрләрдә 40 градуска кадәр суык күрсәткән термометр фотоларын урнаштыра башлады.
Татарстан халкы социаль челтәрләрдә термометрда - 35-40 градус билгесе торган фотолар куя.
Күп кенә машина йөртүчеләр эшкә барганда шулай ук үз машиналарындагы термометр мәгълүматлары белән уртаклашырга булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев