Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ресурс үзәге белән актив эшләргә кирәк

Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев ида­рә итү ком­па­ни­я­лә­рен яңар­тыл­ган ре­сурс үзә­ге бе­лән ак­тив эш­ләр­гә ча­кыр­ды. Е.Н.Ба­тен­чук исе­мен­дә­ге тө­зе­леш көл­ли­я­те ба­за­сын­да ачыл­ган бу үзәк­тә Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов бу­лып, юга­ры бәя бир­гән иде.

Тик үзәк­тә укып, бе­лем­нә­рен арт­ты­рыр­га те­лә­ү­че­ләр бик күп тү­гел ди. Тик­ше­рү­ләр күр­сәт­кән­чә, шә­һәр­нең 16 то­рак оеш­ма­сы­ның 7сен­дә ге­нә хез­мәт­кәр­лә­ре­нең ква­ли­фи­ка­ци­я­сен арт­ты­ра­лар икән. "За­ман­ча җи­һаз­лан­ган үзәк бар, прог­рам­ма­лар, кадр­лар җи­тәр­лек. Укы­ту­ның бә­я­се юга­ры тү­гел. Чал­лы­га шун­дый үзәк бул­ды­рыр­га бу­лыш­кан өчен рес­пуб­ли­ка җи­тәкч­ле­ә­ре­нә рәх­мәт. Аны фай­да­ла­ныр­га ки­рәк", - ди­де шә­һәр ха­ки­ме.

Үзәк­не ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү­гә 120 мил­ли­он сум ак­ча то­тыл­ган, аның 116 сын рес­пуб­ли­ка бюд­же­ты бир­гән.

"Бу мә­га­риф­кә җит­ди ин­вес­ти­ци­я­ләр кер­тү. Аны нә­ти­җә­ле фай­да­ла­ныр­га ки­рәк. Бу ак­ча­лар тө­зе­леш-ком­му­наль өл­кә­ләр­гә кадр­лар әзер­ләр­гә то­ты­лыр­га ти­еш. Мөм­кин­лек­не кул­дан ыч­кын­дыр­мас­ка ки­рәк. Бу эш­мә­кә­кәр­лек­кә дә­ү­ләт яр­дә­ме­нең бер ин­ст­ру­мен­ты", - ди­де На­ил Мәһ­ди­ев.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев