Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Резидә Юсупова: «Мыштым гына яшәп ятар чак түгел...»

Журналист, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина «Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы, татар милли матбугат үзәге җитәкчесе Резидә Юсупова белән «Мәйдан» журналында интервью чыгарды.

«Остазлар һәм остазлык» рубрикасында басылган бу язма бүгенге көндә журналист һөнәренең торышы, проблемалары турында. Аны «Шәһри Чаллы» укучыларына да тәкъдим итәбез.  

Журналистикада очраклы кешеләр булмый, диләр. Сезнең шушы авыр да, кызыклы да, җаваплы да һөнәргә килү тарихы ничегрәк булды?
– Мин балачактан үземне башка профессия калыбында күз алдына да китерә алмый идем. Дөрес, унынчы сыйныфта укыганда юристлык белән кызыксынып алдым. Юридик факультетка документлар да тапшырып карадым. Әмма ул өлкәгә гади авыл баласы барып керә торган түгел иде. Шулай итеп, балачактан хыялда йөргән журналистика мине беркая да читкә җибәрмәде. Безнең әткәй яза иде. Алдынгы карашлы, авылда хөрмәтле кеше иде ул. Бригадир, умартачы булып эшләде. Аның арабыздан киткәненә унбер ел, гомер үткән саен әткәйне искә алам да таң калам: тормышка сәламәт карашлы, бик алдынгы фикерле кеше булган икән ул. Әткәй Мөслим районының «Авыл утлары» газетасының үзхәбәрчесе иде. Журналистлар съездына барып кайтуы да исемдә. Матур яза, матур сөйли торган иде ул. Ә журналист, чынлап та, үзфикерле булырга тиеш. Фикер дигән төшенчәне мин, хәл-вакыйгаларны уйлап, бәяләп, аңыңда барлыкка килгән нәтиҗә дип аңлыйм. Бәлки мин дә әткәйгә охшаганмындыр. Мәктәптә укыган чагымда ук «Авыл утлары», «Яшь ленинчы» газеталарында төрле язмаларым басыла иде. Аннан соң Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга кердем. 
Әтиегез горурлангандыр...
– Бәлки. «Минем кызым журналист» дип күкрәк киергәнен хәтерләмим. Журналистика юлын сайлавым бик табигый, башкача була да алмый торган хәл кебек кабул ителде гаиләдә. Һәрхәлдә, әткәй өчен бу шулай иде. 
Резидә ханым, кеше, үз фикере булган хәлдә дә, ул фикерен җиткерми, тыныч кына яшәргә мөмкин. Журналистикада кыюлык та таләп ителә бит әле. Бу факультетта белем алганнарның барысы да тормышын бу авыр һөнәр белән бәйләми.
– Туксанынчы елларда КАМАЗга кайттым мин. Флорид Әгъзамов, Тәлгать Миңнебаев, Мөхәммәт Мәһдиев кебек олпат остазлар белем бирде безгә университетта. Диплом җитәкчем «Ватаным Татарстан» газетасының данлыклы журналисты Мөнир абый Әһлиуллин иде. Язучы Рафаэль Мостафин рецензент булды. Остазларым миңа Казанда эшкә калырга тәкъдим иттеләр. Без бит авылныкылар, туган җирдән ерак яшәргә теләмәдем. Чаллыга кайтасым килә, дидем. КАМАЗ базасында «Нур» газетасы оешып, эшли генә башлаган вакытлар бу. «Нур»ның ул чактагы баш редакторы Нәсыйх абый Таҗиевка Мөнир абый: «Бу кызны эшкә ал, үкенмәссең», – дигән. 
Анда мин ун ел эшләдем. Сәнәгать, эшчеләр, заводлар гөрләп тора, мәйданнарда «Азатлык!» сүзе яңгырый... Минем өчен, журналист буларак та, шәхес буларак та, зур мәктәп булды ул еллар. Шуны да әйтәсем килә: сәнәгатьне, икътисадны чамалаган, шул өлкәдә кайнап эшләгән журналистлар башкалардан бер баш өстенрәк. «Чаллы-ТВ»га мәгълүмат бүлегенә эшкә килгәндә мин инде шушындый зур мәктәп үткән, тәҗрибәле белгеч идем. Башта журналист булып эшләдем, аннан – шеф-редактор. 


Газета һәм телевидение икесе дә журналистика, әмма бөтенләй үзгә тармаклар бит, югыйсә.
– Телевидениедә эшләү – ул үзе бер чыныгу. Анда оперативлык, команда белән эшләү сәләте кирәк. Барып, менә дигән итеп, сюжетыңны, программаңны төшереп кайтырга да мөмкинсең, әмма уңышың хезмәттәшләр белән мөгамәлә кора белүдән тора. Чөнки оператор белән дә, монтажчылар белән дә бер булып эшләргә кирәк. «Чаллы-ТВ» белән тәҗрибәле журналист Рахман Шәфигуллин җитәкчелек иткән, популяр телеканал ешлыгында чыккач реклама да күпләп килгән, йөздән артык кеше бер коллектив булып хезмәт куйган, кыскасы, гөрләп торган вакытлар иде. Үз эшен ярата, халык күзендә яши торган, амбицияле коллектив тупланган иде. 
Әлеге вазифадан китүемә килгәндә, бик кызык килеп чыкты ул. 2011 елда телевидениедә җитәкчелек алышынды. Вакыт-вакыт берсен-берсе бу вазифада алыштырып торган ике җитәкченең мөнәсәбәтләре шактый киеренке иде. Нәтиҗәдә, төрле «лагерьларга» бүленеп, коллектив та чуалышып бетте. Ә без дустым һәм хезмәттәшем Гөлназ Әхмәтҗанова белән беркем ягында да түгел идек. Бу хәлләрне читтән генә күзәтәбез. Берзаман безне дә эткәләү-төрткәләү китте. Югыйсә, мин андагы мәгълүмат бүлегендә күпме кешене эшкә өйрәттем, остаз булдым, шулар безне өйрәтә башлады. Карап-карап тордым да: «Гөлназ, мөгаен, безгә китәргә вакыт җиткәндер», – дидем. Ә үзебезнең барыр җир юк. Әмма инде китәргә дигән карар башка сеңгән. Шулай итеп, урамга чыгып киттек.
Шулай да башыбызда бер идея бар иде. Берара кризис чорларында хезмәт хакы түләми башлаганнар иде. Ә ипотека түләргә, балаларны үстерергә кирәк. Ничарадан бичара дигәндәй, җитәкчеләрдән кача-поса фильмнар ясый идек. Операторларга да акча кирәк бит. Төшерәбез, төнлә качып монтажлыйбыз. Иртәнге биштә кайтып китәбез, балаларны бакчага, мәктәпкә озатып, сәгать сигезгә эшкә килеп утырабыз. Шул елларда фильмнар ясап, эшләү тәртипләрен өйрәнеп өлгергән идек инде. Шушы шөгыльгә күз төбәп, эштән киттек. Дөрес, аның кайбер кыенлыкларын уйлап бетермәгәнбез инде. Алган ссудабыз бик тиз бетте, исәп-хисап очына көчкә чыктык. 

«Чаллы-ТВ»да транспорт һәм торак-коммуналь хезмәтләр темасы буенча мин эшли идем. Бу өлкәне яхшы беләм. Фильмнар төшерүгә баштанаяк чумып, заказлар күпләп килә башлаган бер вакытта миңа шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Зәйнуллин һәм шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов шалтыраттылар. Исәпләре газета ачу икән. Ул елларда Яр Чаллының торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча алдынгы вакытлары. Хәтта Дмитрий Медведев (ул чорда РФ Президенты) килеп, бу өлкәдә безнең шәһәр тәҗрибәсен – автоматлаштыру системаларын, йортлар буенча өлкән җаваплы зат институтларын һ.б. өйрәнеп киткән иде. Аллаһка тапшырып, газетаны оештыруга алындым. 

Коллектив туплап, исеменә кадәр үзем табып, «Жилой квартал» дигән газетаны эшләтеп җибәрдек. Бу минем иң саллы, иң отышлы проектым дип саныйм. Шулкадәр җиренә җиткереп, теманы, кешеләрне белеп башкарган эшем бу минем. Бу газета Россиянең торак-коммуналь хезмәтләр тармагындагы алдынгы практикалар җыентыгына кертелде. Безнең эш тәҗрибәсен илнең төрле регионнарыннан килеп өйрәнәләр иде. Халыкка шактый авыр бу тармак турында бәйнә-бәйнә, аңлаешлы итеп җиткерә торган басма иде ул. Мин аны бик яратып эшләдем. Җитәкчем Рафаэль Кыямов таләпчән һәм яхшы кеше иде. Шәһәр башкарма комитеты ярдәме белән «Чаллы-ТВ»да өч ел буе «Вектор комфорта» дигән тапшыру чыгардым. Ул вакыттагы шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев безнең басмага бик хәерхаһлы иде. Аннан соң килгән Наил Мәһдиев исә: «Шәһәрнең торак-коммуналь хезмәтләр тармагын сезнең газета аша өйрәнәм», – дип югары бәя бирде. Сүз уңаеннан, Наил Гамбәр улы Яр Чаллыга эшкә килгәч аннан интервью алган беренче журналист мин. 

Аннары Тукай районы газеталарын – «Якты юл»ны һәм «Светлый путь»ны җитәкләргә ризалаштым. Мэриядә «Жилой квартал»ны ташламавымны да үтенделәр. Шул рәвешчә, ике ел буе өч басманы җитәкләдем. Эшләсәң җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Әмма берьюлы өч газетаны җитәкләү бик авыр. Бераз арыткандыр да. Ахыр чиктә «Жилой квартал»ны калдырдым. 

Соңрак бу басмага кабат чакырдылар – газета үзенең асылын югалтты. Ә ул бит миңа балам кебек – төн йокламый, мин эшләгән, дөньяга чыгарган, күтәргән матбугат чарасы. Берара «әллә кире кайтыйм микән» дигән ымсыну да булып алды. Аннан Тукай районында почта бүлекләре ябыла башлаган, газетаны укучыга җиткерүдә кыенлыклар барлыкка килгән чаклар иде ул. Аңлыйсызмы, бөтен йөрәгеңне биреп газета әзерлисең, шуның белән янып йөрисең – ә укучы юк... Күңелем төшкәнрәк чакларым иде. Шуңа да «Жилой квартал»га кире кайтырга ниятләгән идем. Кирәк бит: нәкъ шул вакытта миңа Казаннан шалтыраттылар. «Шәһри Чаллы»га җитәкче булып килергә тәкъдим алдым. Үземә яхшы мөнәсәбәттә булган «Татмедиа» җитәкчеләренә каршы килмәдем.


Бу үзгәрешләрне коллектив ничек кабул итте? 
– Миңа 2015 елда ук бу вазифаны тәкъдим иткәннәр иде инде. Ул вакытта кире каккан идем. Мин алынганда «Шәһри Чаллы» бераз позицияләрен йомшарткан басма иде. Газетаның нинди хәлдә икәнен белеп килдем, әмма миндә бернинди курку да, шик тә, икеләнү дә булмады. Килеп кердем дә: «Менә болай эшлибез, менә шулай итәбез», – дип фикерләремне әйттем. Шулай эшли алуым еллар буе тупланган тәҗрибәмнән киләдер дип уйланам хәзер. Шунысы да бар: коллективта мохит бик яхшы иде. Аура яхшы. Кешеләр бер-берсе белән җылы мөнәсәбәттә. «Шәһри Чаллы»да традиция шулай. 

Килгәнче үк үземнән алда «даным» килгән. Ул бик таләпчән, тыныч кына эшләп булмаячак аның белән дип сөйләгәннәр минем турыда. Хәзер әйтәләр: куркып беткән идек, сезнең белән эшләү җайлы икән, диләр. Әлбәттә, берничә кеше китте дә. Әмма минем таләпләремә – бүгенге көн газетасына булган таләпләремә риза булучылар калды. Бүген әкрен генә, мыштым гына яшәп булмый. Бернигә карамастан, үзебезне танытырга кирәк вакытта судан да тыныч булып, үләннән дә тәбәнәк булып кына эшләп тә, яшәп тә булмый. Чатнатып эшләргә кирәк. 
Һәм халыкка танылу, сүз ишеттерү мәйданының берсе буларак «Пятачок» барлыкка килде. 
– Вазифама алындым да, газетаның абруен, данын ничек күтәреп була дип туктаусыз уйланам бит. Шундый уйлар белән янып йөргәндә Рөстәм Гатин – «Приют человека» проектын оештыручы, мохтаҗларга, сукбайларга ярдәм итүче хәйрияче фикере миңа сигнал кебек яңгырады. Рөстәмне, сүз уңаеннан, бу игелекле эшләрен башлап җибәргәндә, беренче булып безнең газета күреп алды. Әңгәмәгә чакырдык. Тегеннән киткән, моннан тибәрелгән, кыскасы, катлаулы тормыш үткән бизнесмен ул. Болай диде ул: «Мин «Шәһри Чаллы» дип кая чыкканыгыз бар соң сезнең? Сабантуй мәйданына барып басканыгыз, акция оештырганыгыз бармы? Мин сезне беркайда да күрмим. Ничек танылмакчы буласыз соң сез?..» Мин телсез калдым. Матбугатка язылу чоры башланды, язылучылар аз. Дөньяда барлыгыбызны халыкның исенә ничек төшерергә, нишләргә дип уйлана башладым. Ялларда авылга кайтып барганда башыма «Пятачок» үткәрү турында фикер килде бит! Хезмәттәшләрем хуплады. «Шәһри Чаллы» турында кеше күбрәк белсен дип уйлап табылган, яңартылган әйбер инде бу «Пятачок»лар. Аллага шөкер, бу проектыбыз максатына иреште. Җәмәгатьчелектә «Шәһри Чаллы»га карата игътибар артты, икенче төрле караш формалашты хәтта. Аннан соң «Пятачок» – татар җанлы кешеләрнең бергә туплану урыны да бит әле ул. Алга таба да бу чараларыбыз дәвам итәр дип уйлыйм. Халык белән болай күңел ачып йөргәнебезне «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге, шәһәр хакиме Наил Гамбәр улы да хуплый. Татар мохитен саклый торган зур чара дип бәялиләр. Шәһәр хакименең: «Әгәр Яр Чаллыда татар мохитен шушындый чаралар белән үзебез сакламасак, моны тагын кем эшләр?» – дигән фикере дә миңа кызыклы тоелды. 

Ни өчен «Пятачок» Яр Чаллыда гына гөрли ала? Башка шәһәрләрдә дә уздырып карау омтылышы булды кебек. 
– Әйе, экспериментлар булды. Безнең шәһәр халкы КАМАЗга бәйле. Күбесенең яшьлекләре шунда үткән. Завод төзергә илнең төрле төбәкләреннән җыелган яшь-җилкенчәк көн саен урамнарда шушы «Пятачок»ларга җыела торган булган. Көн саен! Яшьлекне тыеп кара син!.. Әйе, «Пятачок»лар Казанда да булган. Әмма алар Чаллыдагы кебек автогигант төзелеше белән бәйле, зур, халыкчан бәйрәм түгел иде. Чөнки аларда бездәге кебек бөтенсоюз төзелеше булмаган. Анда япа-ялан кырга килеп завод төзи башламаганнар. Аларның клублары, барыр җирләре булган. Ә бездә башкача. Менә шундый тарихи чараны утыз елдан соң яңарттык, Аллаһка шөкер!
Җырлап-биеп йөри торган заманмыни дип әйтүчеләр дә булды. «Эчем пошканга килдем, балакаем. Онытыласым килде...» – дип килүчеләр дә бар безнең «Пятачок»ларга... Теләсә кем бии, теләсә кем күңеле бушанганчы җырлый, уеннарда катнаша ала торган чара бит бу. Карап утыру гына түгел. Хәзер Сабан туйларында да концерт карап торасың да кайтып китәсең. Ә «Пятачок»та алай түгел. 
«Шәһри Чаллы»ның «Пятачок»тан тыш башка проектлары да бар бит әле, ялгышмасам.
– Әлбәттә. «Калфаклы бәйге», «Минем балам татарча сөйләшә»... Анысы да исеменә кадәр үзем уйлап тапкан, йөрәгемнән өзелеп төшкән проект. Аны аңлаучылар, дәвам итүчеләр булуына куанам. Яр Чаллы шәһәренең 54нче гимназиясе һәм шәһәребездәге бер балалар бакчасы бу чараны күтәреп алдылар, Аллаһка шөкер. 
Журналистика – дүртенче власть, дигән гыйбарә бар. Бу сүзләр бүген дә хакмы? Журналистиканың бүгенге җәмгыятьтәге роле турында да сөйләшик әле. 
– Авырткан җир инде бу. Кызганыч, журналистиканың бүген тезләре калтыраган вакыт. Бердән, интернет дигән нәрсә үтеп кергәч, «блогер» исеме астында теләсә кемнәр халык аңына, зәвыгына шикле стереотиплар тага башлады. Акыллы сүз сөйлиме ул, түгелме – барысы да үтә. Бер караганда, җәмгыятебезне билгели торган нәрсә дә инде бу. Димәк, халыкка әнә шундый «очсызлы» мәгълүмат кирәк дигән сүз. 

Аннан соң, журналистларга да үзгәрергә кирәктер бәлки. Алай дисәң, бездә журналистика мәктәбе, журналистлар әзерләү системасы юк. Юк андый мәктәп! Яшь журналистларны эшкә өйрәтү өчен еллар кирәк, түземлек кирәк, тәҗрибәң белән бүлешү теләге кирәк. Иң мөһиме, яшьләрнең өйрәнергә теләге кирәк! Ә шулай бөртекләп эшләргә кайда, кайчан вакыт бар соң? Безнең гомер бит көндәлек мәшәкать, ыгы-зыгы белән үтә. Ләкин үземнең редакциядә мин бу эшне бурычым дип саныйм. Минем яшьләрне халык укый, санлый торган журналистлар итеп күрәсем килә. 

Хәзер бит газета чыгару гына түгел, аның социаль челтәрләрдәге сәхифәләре, сайты эшләп торырга тиеш. Боларның барысын да яңадан ясадык. Бүген, Аллаһка шөкер, без – эзлекле рәвештә үсеп килә торган иң «тере», җанлы, бердәм редакцияләрнең берсе. Бөтен эшне бергәләп эшлибез. Аерым вазифа өчен бер кеше генә җавап бирми, коллективта һәркем сайтны да алып бара, мәкалә дә яза, туры эфирга да чыга – бер-берсен алыштырып эшли ала торган төркем барлыкка килүенә сөенәм. 

Миңа шактый гына мактау сүзләре ишетергә туры килә. Газетабызны мәгълүмати яктан да, тәкъдим ителеш җәһәтеннән дә үсте, үзгәрде дип мактыйлар. Әмма «аккош җырыбыз» ул түгел әле дип исәплим. Журналистларым катлаулы темаларга да күз дә йоммыйча алынырлык булып үсеп җиткәндә генә максатым чынга ашачак. 
Журналистлар әзерләүгә килгәндә... Бездә менә журналистлар берлеге бар бит инде. Мин дә анда әгъза булып торам. Бу союзны мин Чаллыда тиешенчә эшли дип уйламыйм. Гәрчә ул безнең бер таянычыбыз булырга тиеш. Аралашмыйбыз, берни белмибез. Дөнья булгач, бәйрәме дә була, кайгылы хәбәрләре дә. Әйтик, менә күптән түгел озак еллар журналистикада фидакарь хезмәт куйган өлкән коллегабыз Өлфәт абый Гыйлаев вафат булган. Ул – азатлык хәрәкәтенең башында торган, данлык-
лы «Нур» газетасында эшләгән кеше. Аның үлеме турында без ишетми дә калдык, хәбәр урап-урап, очраклы рәвештә генә килеп иреште. Журналистлар берлеге икән, ул шушы берлеккә берләшкән әгъзалары өчен файдалы союз булырга тиеш. 
Тәҗрибәле журналист буларак тормышын журналистика белән бәйләргә ниятләгән яшьләргә нәрсә киңәш итәр идегез?
– Андый теләгең бар икән, татар журналистикасында рәхәтләнеп үзеңне күрсәтергә мөмкинлекләр бар. Хәзер массакүләм мәгълүмат чаралары татар кешесе күңелендәге милли хисләрне уятуга юнәлгән. Әйе, үзем эшләп караган кеше буларак әйтәм: рус газетасында эшләү җиңелрәктер. Элегрәк мин бу милли үзаң дигән төшенчәгә артык игътибар бирми идем. Миндә бу хисләрне улым уятты. Казанга китеп, университетның юридик факультетына укырга кергәч, ул татар егетләре төркеменә килеп эләкте, шөкер. Фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнеп, Мәскәүгә конференциягә барды берзаман. Шунда Дагыстаннан килгән бер егет моңа Тукай шигырен сөйләп күрсәткән. «Ә мин бит Тукай шигырен белмим, әнием», – ди. Бу хәлгә бик тетрәнгән иде... Ул хәзер шулхәтле татар җанлы. Дуслары белән җыелып мәчеткә йөриләр, татар театрларында премьераларны калдырмыйлар. Кем әйтмешли, ыжгырып торган татар яшьләре. Русчасын да, инглизчәсен дә беләләр. 

Менә шундый тойгысы булган кеше журналист булудан курыкмаячак. Без бит андый хисләре булмаган кешеләр белән дә эшләргә тиеш... Күрегез әле Курган өлкәсен! Янгын кичергән Йолдыз (Эчкен) авылындагы хәлләрне. Татар татарга ярдәм итә, дөнья шаулый. Моны бит яшьләр күреп тора. Бу матди ярдәм, өй салып бирү генә түгел. Бу бит яшьләр күңеленә «милләтем мине кайда да, кайчан да ташламаячак» дигән милли горурлык хисләре салу да. Яшьләрдә шул тойгылар булса гына татар журналистикасына килимме-юкмы дигән шик булмаячак. Киләчәкләр! Укучылары да булачак!

Резидә Мәхмүт кызы Юсупова – журналист, Татарстан Республикасының атказанган матбугат хезмәткәре. 1968 елның 4 мартында Мөслим районы Әндереш авылында туган. Күбәк урта мәктәбен тәмамлаган, аннан Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем алган. 

Әңгәмәдәш – Лилия Сираева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев