“Рәхмәт сиңа, улым!”
Соңгы елларда бөтен маршрутларны яулап алды "Газель" автобуслары. Кем өчен уңайлыдыр алар, кем киңәше белән шулай күпләп кайтарылгандыр - әлеге сорауга анык кына җавап бирүче юк.
Үзләре хөкүмәт машиналарында элдерүче чиновниклардан сорауның мәгънәсе юк. Көн дә иртән балаларын бакчага яки мәктәпкә йөртүче әти-әниләрнең дә, таңнан торып "бүлнискә" баручы әби-бабайларның да теләге бер: зур автобуслар җибәрсеннәр иде. Бигрәк тә иң күп халык йөрүче 109нчы маршрутка. Бу хакта шәһәр хакимиятенә күпме гозерләр юлланды. Тик әлегә үзгәреш юк. 17 урынлы "Газель"ләр һәркөнне 35әр кешене шыплап тутырып, чаж-чож йөреп тора.
Хәер, автобусны озаграк көтәргә туры киләчәк, дип каршы килүчеләр дә бар. Сүз дә юк, тиз йөри "Газель"ләр, кайбер шоферлар үзләрен узыштагы кебек хис итә. Ишектән кереп өлгермисең - ыргылып кузгала. Җитешсәң - утырып, җитешмәсәң - тәкмәрләп каласың. Утын түмәрен бәргәләгәндәй, уңга-сулга селкесә-селки, аның каравы, ә дигәнче тиешле урынга илтеп тә җиткерә. Куркынычсызлык кагыйдәләре бер якка "авып" кына кала. Яшьләр бер хәл, алар җәһәт кенә тотынып өлгерә, ә менә өлкәннәр...
Әби-бабайларны болай да "сөеп" бетерми кайбер "Газель" шоферлары. Бигрәк тә ташламалы транспорт карталары андыйлар өчен үгез алдында болгаган "кызыл чүпрәк"кә тиң. Күрүгә, йөзләре "җимерелә". Кызарынып-бүртенеп, картаны валидаторга куйганын карап тору үзе бер маҗара! Ә бит ташламалы документ тиешле категория гражданнарга закон нигезендә бирелә һәм әлеге хокукны инкарь итәргә беркемнең дә хокукы юк. Ни кызганыч, тукталышта пенсионерлар гына торганын күреп, үтеп китүчеләр дә юк түгел. Күптән түгел шундый очракка үзем тап булдым.
Иртәнге кояш нурларына, көннең матурлыгына сөенеп, күтәренке күңел белән эшкә барырга чыктым. Һәрвакыттагыча, тукталыш тулы халык. Араларында таякка таянган әбекәй дә бар. "Газель" килеп туктауга, яшьләр җәһәт кенә керә дә башлады. Күз ачып йомганчы, пассажирлар кереп тулды. Мин әбигә булышыйм дип, азаккарак калдым. Ниһаять, аны аркасыннан этебрәк ишектән кертә башлавым булды, автобус кузгала да башлады. Тик шофер әбинең мөмкинлекләре чикле дип уйлап, бик каты ялгышты. Мин аптырап торган мизгел эчендә, әби ябыла башлаган ишек арасына таягын тыгып өлгерде... һәм шоферыбыз туктарга мәҗбүр булды. Иншалла, кереп урнаштык. Ачуыннан каралай көеп чыккан яшь егет, теш арасыннан гына сөзеп: "Иртүк торып, кая бара соң бу әбиләр? Акча эшләргә һич мөмкинлек бирмиләр!" - дип, әйтеп салды.
- Бүлнискә чакырганнар иде, балам, шунда баруым. Тәндә җан барда, йөргән булабыз әле шунда, - диде әбекәй, картлыгы өчен аклангандай.
Егет һаман да мыгырдавын дәвам итте:
- Йөрисез шунда кирәк-кирәкмәгәнгә бензин яндыртып. Безгә бит гаиләне туендырырга, балалар укытырга кирәк. Кризис бугаздан буа. Ә мин көннәр буе пенсионерларны бушлай ташырга мәҗбүр. Сезнең ташламадан шоферга бернинди файда да юк. Йөрегез әнә трамвайда!" - диде ул, тәмам сабырсызланып.
Ни гаҗәп, ак яулыклы әбекәй алга таба әңгәмәне куертмады. Үзенең тукталышына җитәрәк, ашыкмыйча гына сумкасын ачты һәм аннан вак акчалар алып, шоферга сузды.
- Менә, улым, санап ал. Иншалла, әле хөкүмәт пенсия түләп тора. Рәхмәт исән-имин китереп җиткергәнең өчен. Юлларыңда имин йөри күр, - дип, изге теләкләрен әйтеп, төшеп калды. Мин аңа булышып төшергәндә, ни гаҗәп, шофер ашыгып кузгалмады...
Карчык чыгуга, автобуста ниндидер авыр тынлык урнашты. Урта яшьләрдәге бер ханым гына:
- Ничек оят, әбине яклап, ник беребез күтәрелеп сүз әйтсен! Ә бит ул барыбызга да тәрбия дәресе бирде, - диде.
Бу сүзләргә җавап булмады. Күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер әлеге очрак, шул исәптән, шоферны да. Алга таба ыргылып та чапмады, ташламалы карталарны да сүзсез генә кабул итте егетебез.
Рәзинә Насыйбуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев