Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рим Сафиуллин: Сидоровка паркын, Кереселидзе бульварын һәм “Мәйданны” “җанландырырга” телим

"­Мә­дә­ни­ят һәм ял пар­кы" му­ни­ци­паль уни­тар оеш­ма­сы­на яңа җи­тәк­че бил­ге­лән­де. 24 май кө­нен­нән баш­лап ди­рек­тор ва­зи­фа­сын Рим Са­фиул­лин баш­ка­ра. Яңа җи­тәк­че нин­ди үз­гә­реш­ләр кер­тер? Шә­һә­ре­без­дә атт­рак­ци­он­нар­га бә­я­ләр үсәр­ме? Чал­лы­ның парк­ла­ры ни­чек үз­гә­рер? Әле­ге со­рау­лар­га җа­вап­лар­ны эз­ләп, без Рим Са­фиул­лин бе­лән әң­гә­мә кор­дык. Рим Са­фиул­лин 1974 ел­да Ба­лык бис­тә­се ра­йо­нын­да, укы­ту­чы­лар...

"­Мә­дә­ни­ят һәм ял пар­кы" му­ни­ци­паль уни­тар оеш­ма­сы­на яңа җи­тәк­че бил­ге­лән­де. 24 май кө­нен­нән баш­лап ди­рек­тор ва­зи­фа­сын Рим Са­фиул­лин баш­ка­ра. Яңа җи­тәк­че нин­ди үз­гә­реш­ләр кер­тер? Шә­һә­ре­без­дә атт­рак­ци­он­нар­га бә­я­ләр үсәр­ме? Чал­лы­ның парк­ла­ры ни­чек үз­гә­рер? Әле­ге со­рау­лар­га җа­вап­лар­ны эз­ләп, без Рим Са­фиул­лин бе­лән әң­гә­мә кор­дык.

Рим Са­фиул­лин 1974 ел­да Ба­лык бис­тә­се ра­йо­нын­да, укы­ту­чы­лар га­и­лә­сен­дә туа. Ка­зан дә­ү­ләт пе­да­го­ги­ка уни­вер­си­те­тын тә­мам­лый.

- Юга­ры уку йор­тын­да укып чык­кан соң, мин Ала­бу­га­га ки­леп, шун­да хез­мәт юлым­ны баш­лап җи­бәр­дем. Ун­биш ел­лап ди­яр­лек "Шә­һәр ху­җа­лы­гы һәм ха­лык яшә­е­шен тә­э­мин итү­че күп­тар­мак­лы җи­теш­те­рү бер­ләш­мә­се"н­дә ге­не­раль ди­рек­тор урын­ба­са­ры бу­лып эш­лә­дем. Әле­ге оеш­ма - Ала­бу­га­ның иң зур­ла­ры­ның бер­се. Ан­да 1 200ләп ке­ше эш­ли иде.

2012 ел­да Ала­бу­га шә­һә­ре баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның "Шә­һәр ху­җа­лы­гы һәм ха­лык яшә­е­шен тә­э­мин итү ида­рә­се"н­дә җи­тәк­че урын­ба­са­ры бул­дым. Ул дә­вер­дә Ала­бу­га бу­ен­ча шак­тый гы­на эш­ләр баш­ка­рыл­ды: то­рак мик­ро­ра­йон­на­рын­нан ка­ты көн­кү­реш кал­дык­ла­рын алып чы­га­ру сис­те­ма­сы өр-яңа­дан эш­лә­нел­де, Алек­сандр II пат­ша­сы исе­мен йөр­тү­че бак­ча ре­кон­ст­рук­ци­я­лән­де, "Гор­зе­лен­хоз" ҖЧҖ оеш­ма­сы оеш­ты­рыл­ды, шә­һәр юл буй­ла­рын ком­нан чис­тар­ту бу­ен­ча яңа тех­ни­ка алын­ды. Аның яр­дә­мен­дә без 800 гә якын ке­ше­не юл­лар­ны чис­тар­ту бу­ен­ча кул эшен­нән азат итә ал­дык. Шә­һәр пля­жы ре­кон­ст­рук­ци­я­лән­де: ут кер­тел­де, су­лык­лар­да де­бар­ка­дер­лар ур­наш­ты­ру бу­ен­ча "Татф­лот "Суд­но­чы­лык ком­па­ни­я­се" бе­лән ки­ле­шү тө­зел­де. Аның яр­дә­мен­дә без се­зон­га 15 төр­ле па­лу­ба­лы теп­ло­ход­лар­ны ка­бул итә баш­ла­дык. Бу Ала­бу­га­ның ту­ризм өл­кә­сен үс­те­рер­гә яр­дәм ит­те. Шә­һә­ре­без­не яшел­лән­де­рү бу­ен­ча да би­хи­сап эш­ләр баш­ка­рыл­ды. Шә­һәр ха­ки­ми­я­те ка­ра­ры бе­лән 2011-2012 ел­лар­да шә­һәр буй­лап 70 мең­ләп үсен­те­ләр утыр­тыл­ды. Алар­ны ка­рау бу­ен­ча эш­ләр баш­ка­рыл­ды. Бү­ген­ге көн­дә Ала­бу­га - Рос­си­я­нең иң ма­тур шә­һәр­лә­ре­нең бер­се бу­лып то­ра. Хәт­та 2010 ел­да без Бө­тен­рос­сия бәй­ге­сен­дә, ха­лык са­ны 100 мең­гә­чә ка­дәр бул­ган шә­һәр­ләр ара­сын­да, "Рос­си­я­нең иң тө­зек шә­һә­ре" но­ми­на­ци­я­сен­дә икен­че урын­ны ал­дык.

2012 ел­да ми­не Ка­зан­га ча­кыр­тып ала­лар һәм "Мет­ро­э­лек­трот­ранс" му­ни­ци­паль уни­тар оеш­ма­сы­на ге­не­раль ди­рек­тор урын­ба­са­ры итеп бил­ге­ли­ләр. Ми­нем ку­лым ас­тын­да 3 200 ләп ке­ше эш­лә­де. Ан­да эш­лә­гән­дә Уни­вер­си­а­да һәм Су спорт төр­лә­ре бу­ен­ча Дөнь­я­кү­ләм чем­пи­о­на­ты үт­кә­ре­ле­шен­дә дә кат­наш­кан идем. Мо­ның бе­лән го­рур­ла­нам. 2016 ел­ның 24 ма­ен­нан баш­лап Чал­лы­да "Мә­дә­ни­ят һәм ял пар­кы" му­ни­ци­паль уни­тар оеш­ма­сын­да ди­рек­тор ва­зи­фа­сын баш­ка­рам.

- Чал­лы парк­ла­рын нин­ди үз­гә­реш­ләр кө­тә?

Шә­һәр­нең мә­дә­ни­ят һәм ял парк­ла­ры­ның үсе­ше юга­ры дә­рә­җә­дә дип бә­я­ләр идем. Әм­ма ка­мил­лек­кә чик­ләр юк. Шу­ңа да яңа җи­тәк­че бу­ла­рак үз ал­ды­ма, әле­ге план­ка­ны кү­тә­реп, аны та­гы да үс­те­рү бу­ры­чын ку­ям. Әл­бәт­тә, төп игъ­ти­бар, бе­рен­че чи­рат­та, яңа ачы­лып эш­ләп ки­лү­че Си­до­ров­ка пар­кы һәм Ке­ре­се­лид­зе буль­ва­ры­на юнәл­де­ре­лә­чәк. Мак­са­тым - ул ра­йон­нар­да яшәү­че ха­лык­ның мән­фә­гать­лә­рен кай­гыр­тып, әле­ге урын­нар­ны та­гы да "җан­лан­ды­ру". Си­до­ров­ка бис­тә­сен­дә­ге парк­ны чал­лы­лы­лар­

а­е­ру­ча да за­ры­гып көт­кән иде­ләр. Бү­ген­ге көн­дә ан­да ба­ла­лар өчен ком­лы мәй­дан­чык, спорт уен­на­ры өчен урын бар. Әм­ма ки­лә­чәк­тә аңа игъ­ти­бар­ны арт­ты­рып, ул ра­йон­нар­да­гы уку йорт­ла­ры һәм шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның мә­дә­ни­ят ида­рә­лә­ре бе­лән бер­лек­тә үз­гә­реш­ләр кер­тер­гә те­ләү ни­я­те яши.

Ке­ре­се­лид­зе буль­ва­ры ачы­лып эш­ләү­гә дә күп ва­кыт үт­мә­гән. Ан­да да ял итү өчен бар ча­ра­лар да кү­рел­гән: йом­шак өс­лек бе­лән ясал­ган ба­ла­лар мәй­дан­чы­гы эш­ли, юл­лар тө­зек­лән­де­рел­гән, ут бе­лән тә­э­мин ите­леш тә юга­ры дә­рә­җә­дә. Әм­ма яңа урын бул­ган­га кү­рә, ан­да әле­гә ке­ше күп­ләп ял ит­ми. Шу­ңа да без Ке­ре­се­лид­зе буль­ва­ры­на ха­лык­ны җә­леп итү бу­ен­ча ча­ра­лар уй­лый­быз. Бәл­ки, ул ани­ма­тор­лар бе­лән кү­ңел­ле уен прог­рам­ма­ла­рын үт­кә­рү рә­ве­шен­дә бу­лыр. Чит ил парк­ла­ры­на хас бул­ган­ча, йо­га һәм баш­ка спорт төр­лә­ре бу­ен­ча бел­геч­ләр­не ча­кыр­тып, кү­мәк кү­ңел ачу ча­ра­ла­рын үт­кә­рү­гә ка­лыр... Бү­ген­ге көн­дә әле­ге өл­кә бу­ен­ча эш­ләр уй­ла­ны­ла әле.

Чал­лы­ның дан­лык­лы "Мәй­дан"ын да игъ­ти­бар­дан чит­тә кал­ды­ра­сы кил­ми. Әле­ге тер­ри­то­ри­я­дә кы­зык­лы ча­ра­лар үт­кә­рү өчен бар мөм­кин­лек­ләр дә ка­рал­ган: ура­тып алын­ган 15 мең ха­лык­ны сый­ды­ра ала тор­ган зур урын. Ут үт­кә­рел­гән. Юл­лар бар. Җә­мә­гать­че­лек тран­с­пор­тын да ан­да җә­леп итәр­гә бу­ла. Бо­лар­ның ба­ры­сын да дө­рес фай­да­ла­нып, 3-4 ча­ра­га кал­мый­ча, ел әй­лә­нә­сен­дә Чал­лы­лар­ның кү­ңел­лә­рен кү­реп бу­лыр иде.

Го­му­мән, парк­лар­да, га­дәт­тә, өл­кән һәм яшь бу­ын ке­ше­лә­ре күб­рәк ял итә.

Ба­ла­лар­ны атт­рак­ци­он­нар кы­зык­сын­ды­ра, ә өл­кән бу­ын ке­ше­лә­ре игъ­ти­ба­рын җә­леп итү­дә яңа алым­нар­ны уй­лап та­бар­га ки­рәк. Әйе, бү­ген­ге көн­дә алар өчен төр­ле бию клуб­ла­ры эш­ләп ки­лә, кон­церт­лар күр­сә­те­лә. Әм­ма алар­ны ка­мил­ләш­те­реп, үз­гәр­тә­се бар. Яшь­ләр ара­сын­да по­пу­ляр бул­ган WI-FI зо­на­ла­рын бул­ды­ру бу­ен­ча да план­нар ка­рал­ган.

- Бы­ел "Җи­ңү пар­кы­на" яңа атт­рак­ци­он­нар са­тып алы­на­чак­мы?

- Атт­рак­ци­он­нар­ны са­тып алу ка­ра­ры җәй­ге се­зон нә­ти­җә­лә­ре­нә бәй­ле. Әгәр дә алар юга­ры бул­са, ки­лә­се ел­ны "Җи­ңү пар­кын­да" яңа атт­рак­ци­он эш­ли баш­лар­га мөм­кин. Ул экст­ри­маль төр­дән бу­лыр дип фа­раз­лый­быз. Әм­ма аның исе­ме әле­гә сер бу­лып кал­сын.

- Атт­рак­ци­он­нар­га бә­я­ләр үз­гә­рер­ме?

- Мәгъ­лум бул­ган­ча, атт­рак­ци­он­нар­га би­лет бә­я­лә­ре ин­де 3 ел­дан ар­тык үз­гәр­ми. Әле­ге ва­кыт эчен­дә ин­фля­ция дә бу­лып уз­ды, элек­тро­э­нер­гия дә кыйм­мәт­лән­де... Әм­ма бу без­нең бә­я­ләр­дә бер­ни­чек тә ча­гыл­ма­ды. Бү­ген­ге көн­дә дә "Җи­ңү пар­кын­да" атт­рак­ци­он­нар­га бул­ган иң оч­сыз би­лет бә­я­се - 30 сум­ны, иң кыйм­мәт­ле­се 100 сум­ны тәш­кил итә. Бы­ел да әле­ге бә­я­ләр үз­гә­реш­сез сак­ла­на­чак.

- Кыш­кы се­зон­ны парк­лар, га­дәт­тә, "йок­лап" уз­ды­ра. Әле­ге мәсь­ә­лә бе­рәр ни­чек хәл ите­лә­чәк­ме?

- Әйе, кыш­кы се­зон­да эш­ләү рә­ве­ше­нә дә үз­гә­реш­ләр кер­тү план­лаш­ты­ры­ла. Парк­лар­да шу­га­лак­лар ясау, тю­бинг, ти­ме­ра­як­лар­ны про­кат­ка би­рү бу­ен­ча пун­ктлар­ны бул­ды­ру күз­дә то­ты­ла. Әм­ма әле­гә бу план­да гы­на. Чөн­ки, шу­га­лак­лар­дан соң, мәгъ­лум бул­ган­ча, га­зон өс­ле­ге бо­зы­ла, ул на­чар ха­ләт­кә ки­лә. Шу­ңа да мо­ны кү­зал­лап, аны эш­ләү тех­но­ло­ги­я­се­нең яңа алым­на­рын бар­лар­га ки­рәк.

- Парк­лар­да өл­кән­нәр һәм ба­ла­лар өчен ча­ра­лар үт­кә­ре­лә ди­де­гез. Июнь аен­да нин­ди бәй­ге­ләр кө­те­лә?

- Әйе, ай дә­ве­рен­дә без­нең парк­лар­да төр­ле ча­ра­лар үт­кә­ре­лә. Ба­ла-ча­га­лар өчен иҗа­ди кон­курс­лар (мә­сә­лән, "Ал­ло, мы ищем та­лан­ты"), өл­кән­нәр­гә бию тү­гә­рәк­лә­ре, кон­церт­лар, шә­һәр­кү­ләм бәй­рәм­нә­ре оеш­ты­ры­ла. Без үзе­без дә ай са­ен ди­яр­лек төр­ле бәй­ге­ләр үт­кә­рә­без. Мә­сә­лән, һәр ай­ның соң­гы кө­нен­дә, са­тып алын­ган би­лет­лар бу­ен­ча кыйм­мәт­ле бү­ләк­ләр уй­на­та­быз. Шу­ңа да җәй­ләр­не кү­ңел­ле үт­кә­реп, мә­дә­ни­ят һәм ял парк­ла­ры­на рә­хим ите­гез!

Яңа җи­тәк­че ку­лы ас­тын­да мә­дә­ни­ят һәм ял парк­ла­ры та­гы да ямь­лә­неп эш­ләп кит­сен­нәр иде. Рим Са­фиул­лин­га исә яңа эш уры­нын­да уңыш­лар те­ләп ка­ла­быз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев