Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ринат Гыйльфанов: “Татар халкының карашын 180 градуска үзгәртергә кирәк”

Бү­ген­ге та­ма­ша­чы­ны га­җәп­лән­де­рү авыр. Күп­сан­лы җыр­чы­лар ара­сын­да нәкъ ме­нә си­не ис­тә кал­дыр­сын­нар өчен ае­ры­лып то­рыр­га ки­рәк. Кем­дер мо­ңа кыйм­мәт­ле клип­лар, сәх­нә кос­тюм­на­ры, экст­ра­ва­гант то­ты­шы бе­лән ире­шә. Ә ав­тор-баш­ка­ру­чы Ри­нат Гыйль­фа­нов­ка ни­ба­ры ги­та­ра һәм үзе иҗат ит­кән ши­гырь­лә­ре ге­нә дә җит­те. "Ма­жор", "Бар да ва­кыт­лы­ча", "Дус­ты­ма", "Син ела­ма" һәм күп ке­нә...

Бү­ген­ге та­ма­ша­чы­ны га­җәп­лән­де­рү авыр. Күп­сан­лы җыр­чы­лар ара­сын­да нәкъ ме­нә си­не ис­тә кал­дыр­сын­нар өчен ае­ры­лып то­рыр­га ки­рәк. Кем­дер мо­ңа кыйм­мәт­ле клип­лар, сәх­нә кос­тюм­на­ры, экст­ра­ва­гант то­ты­шы бе­лән ире­шә. Ә ав­тор-баш­ка­ру­чы Ри­нат Гыйль­фа­нов­ка ни­ба­ры ги­та­ра һәм үзе иҗат ит­кән ши­гырь­лә­ре ге­нә дә җит­те. "Ма­жор", "Бар да ва­кыт­лы­ча", "Дус­ты­ма", "Син ела­ма" һәм күп ке­нә баш­ка җыр­лар ха­лык ара­сын­да кы­зык­сы­ну уят­ты. Кай­бе­рә­ү­ләр, хәт­та, Ри­нат­ны та­тар­ча шан­сон баш­ка­ру­чы­лар рә­те­нә дә керт­те. Җыр­чы­ның әле­ге фи­кер­гә мө­нә­сә­бә­те һәм, го­му­мән, иҗа­ди яңа­лык­ла­ры бе­лән кы­зык­сы­нып, без шә­һәр­дә­ше­без Ри­нат Гыйль­фа­нов бе­лән әң­гә­мә үт­кә­рер­гә бул­дык.

-Сез­нең иҗат юнә­ле­ше­гез чын­нан да шан­сон­мы?

- Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, иҗа­тым­да шан­сон­ның "ш" хә­ре­фе дә юк. Әйе, бәл­ки, яң­гы­ра­ган нин­ди­дер ак­корд­лар әле­ге жанр­га бе­раз аваз­даш бу­лып то­е­ла тор­ган­дыр. Әм­ма үзем­не шан­сон баш­ка­ру­чы дип са­на­мыйм. Го­му­мән, мин фор­мат­лар­ны ярат­мыйм. Җыр­ны нин­ди­дер кы­са­лар эчен­дә ге­нә иҗат итеп бул­мый. Мә­сә­лән, мин кү­ңел­дә ро­кер. Әм­ма мо­ңа ка­рап җыр­ла­рым шул стиль­дә ге­нә яң­гы­рый дип әй­тә ал­мыйм.

-Му­зы­ка­га ни­чек ке­реп кит­те­гез?

-Му­зы­ка­га ке­рү авыр тү­гел. Уй­лап ка­ра­саң, һәр­кем мо­ны бул­ды­ра ала. Иң мө­һи­ме, ку­рык­мый­ча адым ясау гы­на. Шәх­сән мин, җыр­лар­ны штам­п­лар­ча чы­га­ра ал­мыйм. Кү­ңе­лең­дә әй­тер­гә те­лә­гән фи­ке­рең бул­ган­да гы­на алар­ны ха­лык­ка җит­ке­рер­гә бу­ла. Сан ар­тын­нан ку­ып, "буш", мәгъ­нә­сез җыр­лар иҗат итер­гә те­лә­мим. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, алар бо­лай да сәх­нә­дән еш яң­гы­рап то­ра хә­зер.

-Ту­мы­шы­гыз бе­лән кай­сы як­лар­дан бу­ла­сыз? Җыр­лар иҗат итү­гә нәр­сә этәр­де?

-Мин Ак­та­ныш­ның үзен­нән. Әти­ем Ха­тип ба­ян­да ос­та уй­ный да, җыр­лый. Әни­ем Хә­ния - укы­ту­чы. Клас­сик әдә­би­ят­ны бик яра­та. Яше җит­меш­тән арт­кан бул­са да әле дә Ма­я­ковс­кий­ның, Лер­мон­тов­ның ши­гырь­лә­рен сөй­ли ала. Абый­ла­рым бар. Иҗат­ка ке­реп ки­тү­е­мә нәкъ ме­нә әти-әни ге­нә тә­э­сир ит­те­ләр дип әй­тә ал­мыйм. Һич­шик­сез, алар­ны кү­зә­теп тың­лап үс­тем. Әм­ма мо­ңа ка­рап, мә­сә­лән, ба­ян­ны үз итә ал­ма­дым. Абый­лар уй­ный тор­ган ги­та­ра кү­ңел­гә ни­чек­тер якын­рак бул­ды. Алар "Shocking Blue", "The Beatles", "Deep Purple" ке­бек чит ил төр­кем­нә­ре­нең му­зы­ка­сын уй­ный тор­ган иде­ләр. Мин дә алар­ны кү­зә­теп, ги­та­ра­да уй­ный баш­ла­дым. Өчен­че сый­ныф­та укы­ган ва­кыт­та бе­рен­че ши­гырь­ләр­не һәм көй­ләр­не иҗат итә баш­ла­дым. Яңа­дан мәк­тәп­тә үзе­без­нең во­каль-ин­ст­ру­мен­таль ан­самбль­ны бул­дыр­дым. Рус те­лен­дә җыр­лый идек. Та­тар­ча җыр язып ка­ра­ган бул­ды. Әм­ма ул уңыш­лы бул­ма­ды. Шу­ңа да күб­рәк үзе­без иҗат ит­кән рус җыр­ла­рын баш­кар­дык.

-Та­тар җы­ры­на ни­чек ке­реп кит­те­гез соң?

- Бер көн­не те­ле­ви­озр­дан Зөл­фәт Хә­ким­нең "Мәһ­ди" төр­ке­ме­нең чы­гы­шын күр­дем. Бу яңа­ча, та­тар җыр­ла­ры­на хас бул­ма­ган яң­гы­раш иде. Абый­ла­рым да аны оша­тып ги­та­ра­да уй­на­ды­лар. Бу бе­рен­че шун­дый җит­ди этәр­геч бул­ган­дыр. Яңа­дан мин "Ка­зан егет­лә­ре" төр­ке­ме баш­ка­ру­ын­да "Ми­лә­ү­шә" җы­рын ишет­тем. Ан­да яң­гы­ра­ган бас пар­ти­я­се ми­ңа нык оша­ды. Бо­лай да иҗат итеп бу­ла икән дип, эчем­нән ге­нә абай­лап ал­дым. Һәм шун­нан соң үзем дә җыр­лар яза баш­ла­дым. Иҗат­таш дус­тым Са­ла­ват бе­лән Ка­зан­га кит­тек. Әм­ма ан­да кил­гәч, му­зы­кант­лар, җыр­чы­лар бе­лән ара­лаш­кач мин бик сә­ер­сен­дем. Алар­ны аң­ла­ма­дым. Әй­тер­сең, алар го­му­мән баш­ка дөнь­я­дан иде­ләр. Кыс­ка­сы, кү­ңе­лем кай­тып, Ак­та­ныш­ка кай­тыр­га бул­дым. Әм­ма кай­тыш­лай Чал­лы­да тук­та­дык. Ан­да "Бе­лый свет" ди­гән сту­ди­я­гә ки­леп, җыр­ла­рым­ны яз­ды­рып ка­ра­дым. Шу­лай итеп "Ки­лә­ләр", "Ак­та­ныш кы­зын" һәм та­гын бер­ни­чә җыр яз­ды­рыл­ды. "Яр­да" төр­ке­ме­без оеш­ты.

-Төр­ке­ме­гез шак­тый гы­на по­пу­ляр­ла­шып кит­кән ва­кыт­та сез югал­ды­гыз. Сә­бә­бе нә­сәр­дә иде?

- Әйе, чын­нан да, "Яр­да"­ны ха­лык ошат­ты. Чы­гыш ясар­га, иҗат итәр­гә ча­кы­рып кы­на тор­ды­лар. Әм­ма төр­ке­ме­без­дә иде­я­лы өч ке­ше - мин, Са­ла­ват һәм Ма­рат кы­на бул­сак та ара­быз­да аң­ла­шыл­мау­чан­лык туа баш­ла­ды. Ке­ше фак­то­ры, шәх­си мо­мент­лар сә­бәп­че бул­ды: Са­ла­ват га­и­лә ко­рып җи­бәр­де. Ма­рат Мәс­кә­ү­гә кит­те. Ре­нат Иб­ра­һи­мов кол­лек­ти­вын­да эш­лә­де. Аның уңыш­ла­ры өчен сө­ен­дем. Ди­мәк, ми­нем бе­лән ла­ек­лы му­зы­кант­лар эш­лә­гән. Әм­ма мон­дый "чә­че­лү" "Яр­да" төр­ке­ме­нең та­ра­лу­ы­на ки­тер­де. 1998 ел­да төр­кем­не тор­гы­зу ту­рын­да уй­ла­дым. Хәт­та 4-5 җыр да яз­ган идем. Әм­ма уем­нан ки­ре кайт­тым. Һәр нәр­сә­нең үз ва­кы­ты бар. "Яр­да" төр­ке­ме­нең ва­кы­ты үт­те. Мин мо­ны аң­ла­дым. Мон­нан соң бик озак ги­та­ра­га то­тын­ма­дым да, иҗат та ит­мә­дем.

-Җыр дөнь­я­сы­на янә­дән ни­чек әй­лә­неп кайт­ты­гыз соң?

-2004 ел­да Чал­лы­га кү­чен­дем. Бик ях­шы кар­шы ал­ды ми­не бу шә­һәр. Бик тиз ара­да ул ми­не үз ит­те. Кая бар­сам да ях­шы кар­шы ал­ды­лар. Кү­ңел ги­та­ра­га да тар­ты­ла баш­ла­ды. Шу­лай бер мәл­не аны кул­га ал­гач, бер уты­ру­да 5 җыр яз­дым. Сүз­лә­рен дә, кө­ен дә - ба­ры­сын да иҗат ит­тем. Әм­ма ан­нан соң кү­ңел­дә шик ту­ды. Күп­тән яз­ган юк иде бит. Шу­ңа да аны күр­сә­тер­гә ашык­ма­дым. Әм­ма 2007-2008 ел­лар­да, Ил­шат Әю­пов бе­лән оч­ра­шу­дан соң янә­дән иҗат­ка кай­ту те­лә­ге төп­лә­нә баш­ла­ды. "Ри­нат, җыр­лап ал әле", - ди­де ул ми­ңа. Мин яңа иҗат ит­кән җыр­ла­рым­ны баш­кар­дым. Ул аны бә­я­лә­гәч ке­нә, алар­ны та­ма­ша­чы­лар­гы тәкъ­дим итәр­гә бул­дым. Ни­һа­ять, 2012 ел­да мин "уя­нып", янә­дән сәх­нә­гә аяк бас­тым, ма­те­ри­ал­лар яза баш­ла­дым.

-Бер-бер арт­лы яңа клип­лар да тәкъ­дим ит­те­гез.

- Әйе, 2013 ел­да Үз­бәк­стан­га ба­рып "Бар да ва­кыт­лы­ча", "Юк дип әйт­мә" җыр­ла­ры­на клип­лар тө­шер­дем. Дус­ла­рым ми­не Шах­зат ди­гән егет бе­лән та­ныш­тыр­ды­лар. Ул үзе­нең эш­лә­рен күр­сәт­те. Ми­ңа бик тә оша­ды. Бер ат­на эчен­дә клип тө­ше­рер­гә сөй­ләш­тек. Әнә шу­лай Үз­бәк­стан­га ба­рып ике җыр­га ви­део яса­дык. Хә­зер мин үзем дә бу эш­нең бар­лык неч­кә­лек­лә­ре­нә ка­дәр ях­шы бе­ләм ин­де. Үзем дә Ка­зан­да ау­дио-ви­део хез­мәт­ләр тәкъ­им итү­че «RiAl records» сту­ди­я­сен ачып җи­бәр­дем.

-Сез­нең җыр­ла­ры­гыз үзен­чә­лек­ле. Алар­да , тор­мыш­та­гы "Ма­жор­лар" да ча­гы­лыш та­ба. Фәл­сә­фи уй­лан­ды­ра тор­ган те­ма­лар да - "Бар да ва­кыт­лы­ча" икән­ле­ге ас­сы­зык­ла­на. "Дус­ты­ма" ке­бек җыр­да­гы югал­ту­лар да әй­те­лә. Җыр­ла­ры­гыз тор­мыш­та үзе­гез ки­чер­гән ва­кый­га­лар­га ни­гез­лә­неп иҗат ите­лә дип әй­тер­гә бу­ла­мы? Нәр­сә сез­не ил­һам­лан­ды­ра?

-Әйе, җыр­ла­рым­ның кү­бе­се тор­мы­шым­да бул­ган ва­кый­га­ла­ра­га, үзем ки­чер­гән хис-той­гы­лар­га ни­гез­лә­неп иҗат ител­де. Бәл­ки, шу­ңа да алар хә­зер­ге эс­т­ра­да­да­гы җыр­лар­дан бик ае­ры­ла. Ае­ру­ча "Йө­рәк тип­сә" дип атал­ган иҗат җи­ме­шем ав­то­би­ог­ра­фик үзен­чә­лек­кә ия. Кү­ңел авыр­лык­ла­рын ва­кыт кы­на тө­зә­тә. Ми­ңа ул җыр якын. Ва­кыт - та­бип. Тор­мыш юлы - укы­ту­чы.

Мин уй­лан­ды­ра тор­ган җыр­лар иҗат итәр­гә ты­ры­шам. Ә мо­ның өчен дөнь­я­ны кү­зә­тә бе­лү мө­һим. Иҗа­тым­ны аң­ла­мый­ча, ми­не тән­кыйть­лә­ү­че­ләр дә юк тү­гел. Мо­ңа кар­шы то­ру мәгъ­нә­сез­лек. Фи­кер төр­ле­ле­ге бу­лыр­га ти­еш. Го­му­мән, та­тар хал­кы­ның ка­ра­шын 180 гра­дус­ка ка­пи­таль үз­гәр­тер­гә ки­рәк. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, та­ма­ша­чы зә­вы­гын җи­ңел те­ма­лар, "буш", мәгъ­нә­сез җыр­лар бе­лән шак­тый гы­на үз­гәрт­те­ләр. Ха­лык уй­ла­ныр­га те­лә­ми. Әм­ма "хи-хи", "ха-ха" сти­лен­дә­ге җыр­лар­ны да баш­ка­рып бул­мый бит. Әти-әни, ту­ган авыл ке­бек те­ма­лар­дан ка­ла баш­ка­ла­ры да бар.Үзең­нең ка­ра­шың­ны җит­ке­рү мө­һим, ми­нем­чә.

-Сез­нең­чә, ни өчен аль­тер­на­тив юнәл­ше­ләр эс­т­ра­да­да та­мыр­ла­нып ки­тә ал­мый?

-Кыз­га­ныч, әм­ма без­нең та­тар эс­т­ра­да­сы ул як­тан мес­кен хә­лен­дә шул. Аның ба­за­сы юк. Ул бул­ма­гач, яңа юнә­леш­ләр үсеп чы­га ал­мый. Фун­да­мент тө­зер­гә ки­рәк. Ан­нан соң гы­на си­фо­ник му­зы­ка да, рок та, ал­тер­на­ти­ва да бу­лыр.

-Кы­зык­сын­ды­ру уя­та тор­ган, үзен­чә­лек­ле җыр­чы­лар бе­лән ду­эт­лар яз­ды­рыр­га ты­ры­ша­лар. Сез­гә мон­дый тәкъ­дим бе­лән ки­лү­че­ләр бул­ды­мы?

-Әйе, ан­дый тәкъ­дим­нәр ясау­чы­лар бар. Әм­ма алар­ның исем­нә­ре әле­гә сер бу­лып кал­сын. Шәх­сән үзем дә ва­кы­тын­да ду­эт­та җыр­лау тәкъ­ди­ме бе­лән Рөс­тәм Аса­ев­ка мө­рә­җә­гать ит­кән идем. Ма­тур пат­ри­о­тик рух­та­гы "Та­тар­ста­ным" җы­рын яз­дыр­дык.

-Яңа җыр­ла­ры­гыз­ны кай­чан ише­тер­без икән?

- Бү­ген­ге көн­дә бу өл­кә­дә эш алып ба­ры­ла. Экс­пе­ри­мент ясап, алар­ны яңа стиль­да язар­га те­лим. 22 но­ябрь­да Ка­зан­да уза­чак бер ки­чә­дә тәкъ­дим итә­чәк­мен.

-Кы­зык­лы әң­гә­мә өчен бик зур рәх­мәт. Иҗа­ты­гыз­да уңыш­лар, яңа та­ма­ша­чы­лар те­ләп ка­ла­быз.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X