Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ринат Рахматуллинны концертка кертмәгәннәр.

Эстраданың популяр җырчысы Ринат Рахматуллин «Мишәрләрем» проектының Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендә узган концертларында чыгыш ясамады. Ринатның бу шәһәрләргә ни сәбәпле килә алмавын белергә теләп, җырчының тугры тамашачылары безгә мөрәҗәгать итте. Без исә мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Ринат Рахматуллинның үзе белән элемтәгә кердек. - 22 октябрьдә - Уфада, 23 октябрьдә Оренбургта...

Эстраданың популяр җырчысы Ринат Рахматуллин «Мишәрләрем» проектының Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендә узган концертларында чыгыш ясамады. Ринатның бу шәһәрләргә ни сәбәпле килә алмавын белергә теләп, җырчының тугры тамашачылары безгә мөрәҗәгать итте. Без исә мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Ринат Рахматуллинның үзе белән элемтәгә кердек. - 22 октябрьдә - Уфада, 23 октябрьдә Оренбургта «Мишәрләрем» концертында катнашырга тиеш идем. Бу турыда миңа 2 ай алдан хәбәр итеп куйдылар. Ләкин миндә интуиция көчле, нидер буласын сизендем. Концертка 4 көн кала, мине концертта катнаштыра алмаулары өчен гафу үтенеп, проект авторы СМС-хәбәр җибәрде. Шалтыраткач, телефонын алмады, бары тик СМС аша гына аралашты. Моны ул заллар тулы булмау сәбәпле, артистлар составын кыскарту белән аңлатты. Җитәкченең хәленә кереп, гонорарны минимумга кадәр төшердем, алай да ризалашмады. Аннан соң афиша, рекламалардан исемемне алуны үтендем. Ник дигәндә, тамашага килүчеләрнең яртысы мине күрергә дип килә. Үземә дә күп кеше «Нигә килмисез, сез булмагач, бармыйбыз», дип язды. Икенче яктан, минем исем белән концертка кеше җыю матур күренеш түгел. Мин булмагач, «Ринат Рахматуллин килмәде» дип сөйләшүләре бар, шуңа күрә тамашачыма барысын да аңлатып интернетка видеоязма урнаштырдым. Хәзерге вакытта мин гастрольләрдә. Болай буласын белсәм, 22, 23 октябрьгә концертлар билгеләгән булыр идем, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ринат Рахматуллин. Сүз уңаеннан, «Мишәрләрем» концертына сатылган билетларның икенче ягында «оештыручылар артистны башка башкаручыга алыштырырга хокуклы» дип язылган. Тамашачы әлеге концертка билет ала икән, димәк, бу белдерү белән килешә, дигән сүз. Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов исә «мин бу чараның рәсми оештыручысы түгел», дип комментарий бирүдән баш тартты. Эльвира ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев