Ринат Рәхмәтуллинны төрмәгә утырталар
Җырчы исерек килеш машина йөртүдә һәм авария китереп чыгаруда гаепле дип табылды.
Татар эстардасы җырчысы Ринат Рәхмәтуллинны 6 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул колония-поселениедә утырачак. Буа судында шундый карар чыгарылды. Шулай ук җырчы 3 ел ярым машина йөртү хокукыннан азат ителә.
Исегезгә төшерәбез, Ринат Рәхмәтуллин Буа шәһәре хакимияте бинасы каршында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгара. Бу хакта ул “Шәһри Чаллы” газетасына да сөйләгән иде.
Җырчы Lexus автомобиле белән исерек килеш идарә иткән була. Җитмәсә, машина да кызыныкы булып чыга. Авария урынына килгән инспекторларны ул алдарга тырыша. Руль артында үзе утырмавын әйтә. Алкогольгә тикшеренүдән баш тарта.
Җырчы моңарчы да машинада исерек килеш йөреп, таныклыгын алдырган булган. Үзе безгә "30нчы авариядән исән калдым" дип сөенеп сөйләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев