Риназ Әхмәтов: «Мин кызыма татарча эндәшәм - ул русча җавап бирә»
Шәһәребезнең танылган җырчысы «Йолдызлы мизгел» тапшыруында эч серләрен сөйләде.
Җырчы, композитор Ринас Әхмәтов «Йолдызлы мизгел» тапшыруында кызларының музыкага мөнәсәбәте, гастрольләрнең ничек үтүе, нинди шартларда илһам килеп көй язылуы турында сөйләде. Аның белән журналист Резидә Ганиева әңгәмә корды.
– Ринас, сезнең гаиләдә татар теленә мөнәсәбәт нинди?
– Без җиде бала үстек. Гаиләдә рус теле гомумән юк иде. Мәктәптә дә рус теле дәресенә исәнмесез дип килеп керә идек. Әткәй-әнкәй безне туган телдә тәрбияләде. Хәзер үз балаларыма да татарчаны өйрәтәсем килә, ләкин замана үзгәреп бара. Олы кызыма унбиш яшь тула быел Аллаһ теләсә, ул биш яшенә кадәр матур итеп татарча сөйләште, тик аннары рус балалар бакчасына йөри башлады. Хәзер мин аңа татарча эндәшәм, тик ул русча җавап бирә. Шуңа да карамастан, өметемне өзмим, тырышам, алга таба күз күрер – аларны татар кызлары итә алырмынмы-юкмы.
– Киләчәктә кызларың әтиләре артыннан иярер дип уйлыйсыңмы?
– Олы кызымны биш яшендә беренче тапкыр үзем белән зур сәхнәгә алып чыктым, аның өчен махсус җыр яздым, көен дә сүзләрен дә. Музыкага тартылуы бар, ләкин интернет заманы, телефонга кереп китәләр шул. Шул ук вакытта, җырлыйсым килә, ди. Былтыр мин аңа «Хыялларым» дип аталган җыр язып бирдем. Бераз акценты бар, шулай да ул аны матур гына башкарды. Уртанчы кызым Амелия шулай ук биюгә, җырга тартыла. Кечкенә кызым да концерт кайчан була дип сорап тора.
– Синеңчә, социаль челтәрләргә артыграк чуммадыкмы?
– Хәзерге заманда телефонсыз үзебезне күз алдына китереп булмый. Элек җырчылар үзләрен концертларында таныткан. Хәзер интернетта ашаганыбызны гына төшермибез инде. Шул ук вакытта артистлар өчен видеоларда күренү ул реклама. Ватсаптагы статусны гына алыйк. Куясың, карыйлар икән, димәк, син тамашачыга кызыклы, кирәк, иҗатың дәвам итә. Ял көннәрендә мәҗлесләрдә төшергән видеоны атна уртасында куюым була, икенче көнне шалтыраталар, юбилей үткәрә алмассызмы дип.
– Иҗатың турында да сөйләшик әле – күп кенә артистлар синең җырларыңны башкара.
– 2008 елда беренче җырымны иҗат иткән идем – «Яратам тормышны күзләргә» дигән, Зөлфия Нигъманова сүзләренә. Шуннан соң, шөкер, җырлар бүгенгәчә язылып тора. Финанс ягыннан да файдасы тия. Мин җырчыларга иҗатымны халыкка җиткергәне өчен рәхмәтле. Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев белән эшлибез.
– Күптән түгел Гүзәл Әхмәтова белән Башкортостанда чыгыш ясап кайттыгыз. Ничек хезмәттәшлек иттегез?
– Без Гүзәл белән 2004 елдан таныш. Элек һәр елны август аенда цирк бинасында Ирек Зариповның концерты була иде. Дуслыгыбыз шуннан бирле дәвам итә. Быел ул Яңа ел бәйрәмнәрендә бергәләп чыгыш ясарга чакырды. Башкорт тамашачысы миңа бик ошады. Инде 20 еллап ул якларга барганым юк иде. Аллаһка шөкер, җылы каршы алдылар. Руслан Кираметдинов белән йөргәндә дә шулай булды.
– Эльмира Сөләйманова белән дус булгансыз.
– Көн саен шалтыратышмасаң да, аена бер-ике мәртәбә хәбәргә кереп, очрашканда бер-береңә сөйли торган серләрең булса, бер-береңне аңлый алсаң, дуслык шул була. Без Эльмира белән, Аллаһка шөкер, дус идек, урыны җәннәттә булсын.
– Җырлар ничек языла?
– Чәй эчеп утырганда да килә ул башка. Кайберәүләр әйтә, уянам да шигырь язып куям ди. Минем ул юлда барганда да языла, гомумән, төрле урында. Әйтик, Руслан Кираметдинов белән Шәмәрдәнгә барганда башта ниндидер бер көй шәйләнә. Хәйдәр Әхмәтшин бер ярты сәгать элек шигырь җибәргән иде. Шуңа җыр туып килә кебек, ә янымда инструмент юк. Барып җиткәч, тиз генә андагы мәдәният йортындагы бер абыйдан баян алып, уйнап, көен язып куйдым.
– Алга таба нинди максатларың бар?
– Яңа җырлар өстендә эшләргә кирәк. Башкортостанда иҗат итә торган бик талантлы егет Раил Өметбаев бер җырыма аранжировкага ясап бирде, Альфред Якшимбетов язган җырга аранжировка әзер булырга тора. Тагын берничә җырым көтә. Максат дигәннән, күп инде алар. Үз йортым белән дә яшисем килә, башкалары да. Аллаһ теләсә, барысы да акрынлап тормышка ашар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев