Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рәис Фәрдиев: “Якташларым белән очрашкан саен күңелемә рәхәтлек тула”

Чаллыда 34 якташлык җәмгыяте бар. Төрле районнардан, башка республикалардан автогигант төзелгән елларда килеп, биредә урнашып калган якташлар шушы җәмгыятьләр үткәргән кичәләрдә сагыш-юксынулы җаннарына дәва табалар. Әлбәттә, җәмгыятьләрнең күбесенә яшәү көчен "Энергетик" мәдәният сарае директоры Гөлзада ханым Рзаева биреп тора. Ул якташлар җәмгыятьләре яккан учакларга сүнәргә ирек бирми, ел да очрашу...

Чаллыда 34 якташлык җәмгыяте бар. Төрле районнардан, башка республикалардан автогигант төзелгән елларда килеп, биредә урнашып калган якташлар шушы җәмгыятьләр үткәргән кичәләрдә сагыш-юксынулы җаннарына дәва табалар. Әлбәттә, җәмгыятьләрнең күбесенә яшәү көчен "Энергетик" мәдәният сарае директоры Гөлзада ханым Рзаева биреп тора. Ул якташлар җәмгыятьләре яккан учакларга сүнәргә ирек бирми, ел да очрашу кичәләре оештыра. Моның өчен аңа бөтен халык рәхмәтле. Нурлат районыннан килеп төпләнгән кешеләр дә шактый шәһәребездә. Алар да үз якташлык җәмгыятен булдырганнар. Үзара аралашып яшиләр, очрашулар уздыралар. Быел да 28 ноябрьдә нурлатлылар ызандаш Аксубай районы якташлары белән "Энергетик"ка уртак кичәгә җыелалар. Без шул уңайдан Чаллыдагы Нурлат якташлар җәмгыяте рәисе, шәһәр җәмәгать мунчалары директоры Рәис Медхат улы Фәрдиев белән очрашып әңгәмә кордык. Рәис әфәнде үзе зур тормыш юлы үткән күренекле шәхес.

- Рәис Медхатович, башта үзегезнең якташлык җәмгыяте оешу турында сөйләп китсәгез иде.

- Иң беренче, 90нчы еллар ахырында, безнең җәмгыять составына республиканың бер тирәдә урнашкан 8 районыннан килгән якташлар җыелган булган. Аннан һәр район якташлары аерылып, үз җәмгыятьләрен төзегәннәр. Соңрак дүрт районны берләштергән җәмгыятькә калдык. 2010 елны Гөлзада Мөхәммәтовна миңа нурлатлыларның мөстәкыйль җәмгыятен булдыру турында тәкъдим ясады. Аерым да эшләп карадык. Менә быел тагын аксубайлылар белән берләшергә булдык. Уйларыбыз да уртак, эшләребез дә, ут күршеләр без.

- Нурлат районында туып-үсеп, Чаллыда гомер итүчеләр күпме?

- Бик күп. Минем уйлавымча, биредә 50 меңләп Нурлат кешесе яши, эшли, укый... Безнең районда халык тыгыз урнашкан. Монда һәрбер авылдан кешеләр бар. Ә безнең якташлык җәмгыятендә актив катнашкан шәхесләр дә шактый Чаллыда. Әйтик, "Каймак" рестораны хуҗасы Марсель Мингалимов, "Мәхәллә" идарә компаниясе җитәкчесе Рамил Нуруллин, "Экология һәм табигатьне саклау музее" директоры Роза Ачамова әнә шундыйлардан. Чаллыда җыр-моңга, сәнгатькә һәвәс бик күп талантлы якташларыбыз яши, кичәләребездә шулар чыгыш ясый.

- Быелгы кичәгә әзерлек ничек бара? Туган җирләрдән кунаклар киләме?

- Нурлат районы җитәкчелеге белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Инде сөйләшеп куйдык, кичәгә Нурлаттан бер төркем делегация килә. Анда инде җырчылар, биючеләр дә булачак. Бик күркәм чыгышлар әзерлибез, дип ышандырдылар. Аларны түземсезләнеп көтәбез. Инде Чаллыдагы якташлар буласы кичә-очрашу хакында телефоннан да шалтыратып сорыйлар. Халык күп булыр, Аллаһ бирсә.

- Рәис Медхатович, үзегез хакында да сөйләгез әле. Кайсы авылда тудыгыз, тормыш юлыгыз кайларда үтте?

- Мин Нурлатның Нариман дигән авылында туганмын. Кызганыч, инде бу авыл юк. Шулай да, шушы авылдан чыккан кешеләр белән ел да кайтып, аның урынында Сабан туе үткәрәбез, күңелләрне юатабыз...

Тормыш юлына килсәк, мәктәптән соң Чистай совхоз-техникумына укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлап, электр-механик һөнәренә ия булгач, бер ел Зәйдә эшләдем. Белем алуны дәвам итәргә кирәклекне аңлап, Казан авыл хуҗалыгы институтына гариза бирдем. Икътисадчы-оештыручы факультетында белем алдым.

- Чаллыга килүегез кызыксындыра...

- Институтны бетергәч, Чувашстанга җибәрмәкчеләр иде. Ярый әле Рәшит Хәмәдиев ярдәм итте. Мине Зәй районының Сәвәләй авылына эшкә алып кайттылар. Хәмәдиев анда колхоз рәисе иде. Баш икътисадчы булып хезмәт иттем. Рәшит Сәетовичны районга икенче секретарь итеп алгач, колхоз председателе булып үзем калдым. Биш ел эшләдем. Аннан бик авыр операцияләр кичерергә туры килде. Сәламәтлегем аркасында рәислектән киттем. Минем юлымда һәрвакыт яхшы кешеләр очрап кына торды. Гомәр Усманов белән яхшы мөнәсәбәттә идем, ул мине Чаллыга чакырды. "Горпищекомбинат"ка җитәкче булып килдем. Биредә 19 ел эшләдем. Аннан соң заманалар үзгәрә торды, баштан бик күп вакыйгалар кичте. Соңрак шәһәр башкарма комитетына депутат булып сайландым. 2010 елда "Шәһәр мунчасы бөтенләй бетеп бара", дип, Васил Шәйхразиев дилбегәне үз кулыма алырга кушты.

- Әйе, Сезгә катлаулы вакытларда хезмәт итәргә туры килгән. Мунчаларның ябык торган вакытлары булды шул.

- Чөнки алар банкротлыкка чыккан иде. Ике миллион ярым бурыч җыелган. 1нче мунчаны сатып өлгергәннәр. Калган икесенең хезмәткәрләре ярты ел буе хезмәт хакы алмаган. Мунча биналарына капиталь ремонт таләп ителә иде. Түбәләрдән су ага, катлар арасында гидроизоляция бозылган, канализация системасы эшләми. Бу мунчаларның берсенең төзелүенә - 44, икенчесенә 34 ел. Аларга бервакытта да ремонт ясалмаган. Начар хәлгә килгәч, халык йөрүдән туктаган. Шуңа күрә хәлне аңлап, бар эшне тиз арада кулга алып, биш ел эчендә мунчаларны рәткә керттек. 2011 елда 14 миллион сумлык ремонт эшләре башкардык. Моның өчен кредитлар алырга туры килде.

- Әйтегез әле, хәзер халык мунчага күп йөриме?

- Аллага шөкер, зарланмыйбыз. Пенсионерлар безгә бик рәхмәтле. Бу, әлбәттә, байлар мунчасы түгел. Пәнҗешәмбе көннән эшли башлыйбыз. Иртәнге сәгать 9да өлкәннәр чиратка тезелеп басалар. Кичке унбергә кадәр мунча керергә була. Без пенсионерларга ташламалар ясадык, 115 сумга мунча керә алалар. Болай мунча бәясе 170 сум тора. Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе эшләмибез, бу көннәрдә кеше аз йөри.

- Сезнең җәмәгать мунчаларын бүген табышка эшлиләр, дип буламы?

- Мин бирегә килеп эшли башлагач, йөрүчеләр саны өч мәртәбә артты. Зур табышлар турында әйтеп булмый әлегә. Үзебезгә җитеп бара. Ел саен 5-6 миллионлык ремонт ясыйбыз. Чисталыкны һәрвакыт саклыйбыз. Бассейннар эшли. Безне даими тикшереп торалар, анализлар һәрвакыт яхшы.

Мунча ул аеруча кирәкле социаль проект. Юкка гына Россия дәүләтен төзегәндә Петр патша беренче булып мунча салдырмаган. Ул мунчалар дәүләт казнасы акчасына эшләгән. Хәзер дә бит кемдер йорт җиткерергә тотына икән, башта мунча сала.

- Сез телгә алып киткән элеккеге шәһәр хакиме, бүген республикабыз Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев үзе дә мунча ярата торган кеше. Ул чабыну буенча шәһәребездә бәйгеләр дә үткәрде. Ярышлар Сезнең мунчада булдымы?

- Әйе, 2011 елгы төзекләндерүләрдән соң, пиннек белән чабыну буенча шәһәр чемпионатын уздырдык. Бу яңалык һәм кызыклы вакыйга булды. Шәһәребездә бик шәп итеп чабынырга яратучылар бар икән. Үзенә күрә бу бер мавыгу, спорт чарасы белән бер. Әмма мунчаның шифасы шунда - эсселек 60 градустан артык булмасын. 60 процент дымлылык сакланырга тиеш. Менә шул чагында гына кеше организмы бөтен шлаклардан арына, чистарына. Ә инде артык кызуда тән үз-үзен саклау режимына күчә, аның сәламәтлек өчен файдасы булмый. Без һәрвакыт мунчаларны, андагы парлану кабиналарын камилләштерү өстендә эшлибез.

- Чабыну бәйгеләре дигәннән, озакламый тагын шундый ярышлар үткәрергә җыенасыз икән.

- Чаллыда 5 декабрьдә мунча чабынучылар арасында чираттагы чемпионат узачак. Ул, гадәттәгечә, 3нче мунчада була (УВД белән янәшә). Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар көтеп калабыз.

- Бик күркәм эшләр белән тынгысыз яшисез. Якташлар җәмгыяте рәисе булу да Сезгә зур җаваплылык өсти. Шулай да, туган якларыгызны сагынасызмы?

- Сагындыра. Ел саен кайтам Нурлатка. Ә Чаллыдагы якташларым белән очрашкан саен, күңелемә бер рәхәтлек тула. "Шәһри Чаллы" газетасы укучыларына изге теләкләремне җиткерәм: иманлы, кешелекле булыгыз, туган җирләрегезне онытмагыз. Заманалар катлаулы, әхлаклылык кимеп, акчага корылган чорда яшибез. Бер-беребезнең кадерен белеп гомер итсәк иде. Мин барлык якташларымны очрашу кичәсендә көтеп калам һәм сәламәтлек чыганагы булган шәһәр мунчаларына чакырам.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Һәр кылган игелекле эшегездә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев