Ришат Фазлыйәхмәтов: «Тәтишканы саклыйм! Әзерләнәбез...»
Яңалыклар тасмасы

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Тәтишканы саклыйм! Әзерләнәбез...»

Җырчы әти булырга әзерләнә?!

Ришат Фазлыйәхмәтов белән аның хатыны Эльмира (Тәтишка) социаль челтәрләрендәге сторисларда әти-әни булырга әзерләнүләренә ишарә ясадылар. «Мин хәзер спортзалда күп шөгыльләнмим. Хатын-кызга авыр күтәрергә ярамый. Йөклелек чорына әзерләнергә кирәк. Булды, вакыты җитте. Икенче тапкыр әти буласың киләме?» – ди Эльмира.

Ришат аңа: «Аллаһ бирсә. Хатын-кызлар гер күтәрә... Күз алдына да китерә алмыйм. Сезгә чабарга, җиңелрәк нәрсә генә күтәрергә кирәк югыйсә. Булды, сакланырга, әзерләнергә кирәк! Иң мөһиме: сау-сәламәт бул», – ди.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев