Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ришат +Айгөл ике йолдыз яки җырлы, моңлы гаилә

Аларның тамашаларыннан халык өзелми. Чаллыда яшәп иҗат итүче Шәйхетдиновлар эстрадабызның иҗади гаиләләр рәтен лаеклы тулыландырды. Айгөл исә икенче тапкыр әни булырга өлгермәде, инде кабат сәхнәдә балкый. Нинди генә чыгыш булмасын, нәниләрен үзләре белән йөрткән җырлы гаилә һәрвакыт бергә. Үзләре генә түгел кечкенә сабыйлары да сәхнәдә инде аларның. Күңелле тормышның үзенчәлекләре...

Аларның тамашаларыннан халык өзелми. Чаллыда яшәп иҗат итүче Шәйхетдиновлар эстрадабызның иҗади гаиләләр рәтен лаеклы тулыландырды. Айгөл исә икенче тапкыр әни булырга өлгермәде, инде кабат сәхнәдә балкый. Нинди генә чыгыш булмасын, нәниләрен үзләре белән йөрткән җырлы гаилә һәрвакыт бергә. Үзләре генә түгел кечкенә сабыйлары да сәхнәдә инде аларның. Күңелле тормышның үзенчәлекләре белән Айгөл Шәйхетдинова бүлеште.

- Икенче бала тугач яңа дәрт, яңа көчләр барлыкка килдеме? Балалар алдында җаваплылык дәрәҗәсе югарымы?
- Дөресен генә әйткәндә, яңа көч, дәрт бәби көткәндә үк барлыкка килде. Гел хәрәкәттә, нидер эшлисе килеп торды. Аллага шөкер, авырлы килеш тә сәхнәдән төшмәдем, яңа җырлар да, дуэтлар да яздырдык. Йөклелекнең 8 нче аенда да дүрт шәһәрдә сольный концертларыбызны бирдек. Нәкъ менә шул чакны сәхнәдән балага узган халәтем, бәби көтү куанычы турында җыр башкарасым килгән иде. Теләгем чынга ашты: ирем Ришат «Әни бәхете» дигән җыр язып бирде. Тамашачылар концерт буе җәлләп утырганнар иде, ләкин миңа авыр булмады, Алланың рәхмәте белән бу зур эшне дә башкарып чыктык.
- "Аллаһ биргән, бушка килгән" дип җырлана, ләкин икенче бала саллы күләмдә акча да алып килә бит әле. Ана капиталын кайсы юнәлештә тотарга ниятлисез?
- Чыннан да, ярый әле Аллам балаларны бушка бирә. Ә товар кебек сатып аласы булса?! Аның бәясен күз алдына да китереп булмас иде! Җыр нәкъ менә шуның турында, аны тагын шаян сүзләр белән дә тулыландырдык. Талантлы шагыйрәбез Айгөл Вәлиуллина безне ярты сүздән аңлап алып, әйтергә теләгән уйларыбызны шигырь юлларына салып та бирде. Аңа чын күңелдән бик зур рәхмәт. Анда бит мондый сүзләр дә бар: «Шөкер генә, сабый тугач, акча кушып бирәләр». Икенче балага чыннан да ана капиталын алдык, әле нинди максатларда тотарбыз - билгесез.
- Иҗат белән дә шөгыльләнергә, балалар да үстерергә вакытны ничек җиткерәсез? Өй эшләре ничек бүленгән?
- Адәм баласы бар нәрсәгә дә күнегә икән ул, инде ничек булыр, ни эшләп бетәрбез дигән идек, Алланың рәхмәте, үзе җаен чыгарып тора. Кая барсак та балалар гел үзебез белән. Студиягә җыр яздырырга да, кунакка да, концертларга да - бөтен җиргә алып йөртәбез. Беренчедән, калдырырга әби-бабайлар ерак, икенчедән, алар янда булганда безгә тынычрак. Төрле чаклар була инде, ләкин түзәрлек, иң мөһиме - сау-сәламәт кенә булсыннар. Безнең гаиләдә син моны эшлисен, мин тегесен дип бүлешеп эшләгән юк. Бар эшне дә киңәшләшеп, бер-беребезгә булышып башкарабыз.
- Икегезнең дә иҗат кешесе булу бер-берегезне аңларга ярдәм итәме? Яисә, киресенчә, һәркемнең үз холкымы?
- Әлбәттә, ярдәм итә. Бик күпләрдән ишеткәнем бар: "Бер өлкәдә эшләгәч авыр, эштә дә бергә, өйдә дә, туйдыра" . Ләкин бу сүзләр безнең гаиләгә кагылмый, безгә шулай җиңелрәк, артистны артист кына аңлый ала, шуңа күрә без гел бергә, аерым каядыр бару кызык та түгел, бер-беребезне юксына башлыйбыз.
- Гастрольләргә еш чыгып китәсезме? Исемнәрегез соңгы арада популярлашырга өлгерде.
- Аллага тапшырып, гастрольләрдә эшли башладык инде. Бу елгы концерт сезонында Чаллыбызда, Арчада гөрләтеп концерт куйдык. Аннан кала тамашаларыбыз Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә кебек зур шәһәрләргә билгеләнгән.
- Үз студиягездә эшләр барамы? Яңа җырлар иҗат ителәме?
- Икебез дә Чаллыда "Энергетик" мәдәният сараенда эшлибез, шунда ук үзебезнең тавыш яздыру студиясе дә бар. Ришат күп вакытын шунда үткәрә: аранжировкалар ясый, тавыш яздыра, җырлар яза. Әле заказлары бик күп, бигрәк тә "җыр язып бир әле" дип күп мөрәҗәгать итәләр. Ә җырлары чыннан да бик матур, мәгънәле килеп чыга.
- Ришат Шәйхетдинов язган җырларны Салават Фәтхетдинов үзе башкара. Үзегез тәкъдим иттегезме?
- Ришат Салават абый белән гел элемтәдә тора, ул аңа ел да яңа программасын әзерләшергә ярдәм итә. Аның күп җырларына аранжировканы Ришат ясый. Җырларын кайчак үзе тәкъдим итә, кайчан үзе ишетеп ала, төрлечә инде.
- Айгөл, сәхнәне калдырып өйдә балалар карап кына утырасы килмиме?
- Юк, килми. Сәхнәсез яши алмыйм, балаларымны интектереп йөртәмдер дә инде, нишлисең бит, эшлисе килә. Елмаеп, кочаклап, үбеп гафу да үтенәм инде үзләреннән. Балаларыбыз, Аллага шөкер, сабыр, аңлаучан ул яктан.
- Икегез дә мәдәният йортында эшлисез. Андагы артистлар белән бер гаилә булып хезмәт итәсезме?
- Чаллыдагы артистлар, гомумән, элек-электән бик дус-тату яшәделәр. Әле дә шулай. Хәзер аралашу бигрәк тә нык, хәтта WhatsApp кушымтасында "Чаллы артистлары" дигән язышу төркемебез дә бар. Шунда мәш килеп аралашып ятабыз. Кайсыбызның нинди бәйрәме, концерты булмасын, шатлыкта да, кайгыда да бергә, хәтта мунчага да җыелышып гаиләләр белән бергә ял итәргә йөрибез. Кызыбызга да Риана дигән исемне нәкъ менә Чаллы артистлары уйлап тапты инде.
- Яңа концерт сезонында тамашачыларга нинди яңалыклар көтәргә?
- Яшерен-батырын түгел, Ришатның тотлыкканын күбесе белә, аның сәхнәдә бик сөйләгәне юк иде моңарчы. Бу сезонда исә ул концертны үзе алып бара! Иң төп яңалык шушыдыр, мөгаен. Аннан концертта татар эстрадасында кулланылмаган яңа алымнар да күп. Тагын бер сюрприз бар, сер булып калдырабыз, тамашаларыбызда барысын да күреп булачак.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев