Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ришат Камалов: «Көрәшчеләргә машинаны җирәбә белән уйнатсыннар иде»

Иртәгә шәһәребездә Сабантуй бәйрәме. Аны милли көрәштән башка күз алдына да китереп булмый. Көрәш элек-электән Сабантуйның күрке булган.

Чын көрәшче нинди булырга тиеш? Алар ярышка ничек әзерләнәләр? Җиңү яулар өчен нәрсәләр эшлиләр? Бу турыда без татар милли көрәше буенча Россиянең спорт мастеры Ришат Камалов белән сөйләштек. 

– Сез көрәш белән ничек мавыгып киттегез? Спортның бу төре белән ничә яшьтән шөгыльләнәсез? 

– Сигез яшьлек вакытта беренче тапкыр авыл Сабантуенда катнашып карадым. Җиңдемме, юкмы, анысын төгәл хәтерләмим. Шунда мине авыл тренеры Данил Гузаиров күреп алды да көрәш секциясенә чакырды. Бер елдан Минзәлә шәһәрендә узган турнирда катнашып, 23 килограмм авырлыгым белән 27 килограммлы малайны җиңеп, беренче урынны алдым. Шуннан миңа көрәш «җене» кагылды да инде. Минем яңа үрләр яулыйсым килә башлады. 
Ундүрт яшемдә Минзәлә шәһәрендә Рәмзил Бәдриев кулы астында шөгыльләнә башладым. Форсаттан файдаланып әти-әниемә рәхмәт әйтәсем килә, чөнки алар мине берничә ел атнага өч тапкыр тренировкаларга шәһәргә йөрттеләр, минем көрәш белән шөгыльләнүемне хупладылар, миңа ышандылар. 

Чаллыга укырга кергәч, Ренат Гайнетдинов исемле тренер белән шөгыльләндем. 2013 елда 50 килограмм үлчәү категориясендә Татарстан чемпионатында катнашып беренче урынны, Россия чемпионатында өченче урынны алдым. 

– Бик күп тренерлар алыштыргансыз икән. Чын көрәшче булуыгызда кайсы тренерның роле күбрәк?

– Армиядән кайткач Илнур Хәйбуллин кулы астына эләктем. «Витязь» спорт комплексында шөгыльләндем. Моңа кадәр һәр тренер миңа нәрсәдер бирергә тырышты, ә Илнур Нурисламович булган потенциалымны күреп, эләктереп алды да минем белән ныклап шөгыльләнә башлады. Башта бик авыр булды, бернәрсә дә барып чыкмый иде, ә Илнур Хәйбуллин миңа тынгылык бирмәде. Моның өчен мин аңа рәхмәтле. 

– Сезнең өчен иң мөһим ярышлар кайсылары булды һәм аларда нинди урыннар алдыгыз? 

– Һәр көрәш үзенчә истәлекле, аның барысында да борчылып торасың. 2019 елда Зәй шәһәрендә билбаулы көрәш буенча үткән Бөтенроссия турнирында икенче урын, 2020 елда Татарстан чемпионатында 60 килограммлы үлчәү категориясендә икенче урын, 2021 елда Россия кубогында беренче урын алдым. Шуның белән спорт мастеры буенча нормативны үтәдем. Аннан соң Мәскәү шәһәрендә үткән Дөнья кубогында катнашып, 65 килограммлы үлчәү категориясендә беренче урынны яуладым. 

– Чаллы Сабантуенда ел да катнашасызмы? Җиңгәнегез бармы? Иң зур бүләгегез нинди?

– Чаллы Сабантуенда ел да катнашырга тырышам. 2019 елда 60 килограммлы үлчәү категориясендә беренче урында, былтыр өченче урында калдым. Бүләкләргә килгәндә, машиналар отканым булмады, чөнки Сабантуйларда аны абсолют батырларга гына бирәләр. Мин үз авырлык категориямдә генә җиңүче булдым. Шуны әйтәсем килә, кечкенә гәүдәле көрәшчеләр дә олы призларга лаек, алар да җиңү хисен тоярга тиеш. Шуның өчен машинаны җирәбә белән уйнатсалар, минемчә, бу гаделрәк һәм дөресрәк булыр иде. Башка район һәм шәһәрләрдә җирәбә белән уйнаталар бит. Нигә безгә дә шулай эшләмәскә? 

– Көндәшләрегезгә мөнәсәбәтегез нинди? Кумирларыгыз бармы?

– Минем өчен бөтен көрәшче дә көчле, аларга мөнәсәбәтем яхшы. Быелгы Сабантуйда иң көчле көндәшем – Дмитрий Левашов. Кумирларга килгәндә, үзебезнең Чаллы көрәшчеләреннән үрнәк алырга тырышам. Ренат Шәйхетдинов, Ранис Гыйләҗетдинов яхшы көрәшәләр.

– Көрәшче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Көрәштә гәүдә авырлыгы белән генә ерак китеп булмый, техниканы яхшы белергә, башны да эшләтергә кирәк, ә иң мөһиме – әлеге спорт төре белән кызыксыну булырга тиеш. Моннан тыш, көрәшчегә психологик яктан бик көчле булу кирәк. Югыйсә, авырлыклар алдында сынып калуың бар. Тырышлык, үҗәтлек тә кирәк. 

– Сезнең көнлек режимыгыз нинди? Көрәшче ничек тукланырга тиеш?

– Сабантуйга бер атна калыр алдыннан организм хәл җыеп, ял итәргә тиеш. Шуңа күрә бу атнаны җиңел күнегүләр ясап кына үткәрәм. Гадәттә, һәр көн иртән һәм кич икешәр-өчәр сәгать шөгыльләнәм. Ярышлар булмаганда тренировкаларга кичке якта гына йөрим. Көрәшче 8-9 сәгать йокларга тиеш. Ашауга килгәндә, һәр иртә йомырка ашыйм, ул сөякләрне ныгыта. Рационда ит, витаминнар булырга тиеш. 

– Киләчәккә планнарыгыз нинди? Ничә яшькә кадәр көрәшергә уйлыйсыз?

– Барысы да сәламәтлектән тора. Кайчанга хәтле көрәшәчәкмен, анысын әлегә төгәл әйтә алмыйм, алга таба күз күрер. Быел Казан федераль университетының Алабуга институтын тәмамлыйм. Киләчәктә балаларны көрәшкә өйрәтәчәкмен. Кечкенәдән күп тренер алыштыргач, теория буенча бөтен кагыйдәләрне беләм. Үземнең белгәннәрне үсеп килүче буынга тапшырасым килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев