Ризидә Гасыймова: «Интегеп язсам да, шәп язам»
«Беркайчан да үкенгәнем булмады», - диде ул.
Ризидә Гасыймова – гомерен татар журналистикасына багышлаган хезмәттәшебез. Ул «Нур», «Шәһри Чаллы», «Якты юл», «Көмеш кыңгырау» газеталарында эшләп, укучыларны үзенә генә хас стиле, йөгерек теле белән язылган язмалары белән сөендереп торды. Хәзер яраткан эшен «Мәйдан» журналында дәвам итә. Иҗаттан тыш, баш мөхәррир буларак, кызыклы конкурслар оештыра, үзе дә төрле бәйгеләрдә катнаша. Ризидә «КАМАЗ»ның матбугат үзәге оештырган журналистлар бәйгесендә «Ел журналисты» исеменә лаек булды, Чаллы шәһәре хакимиятенең «Минем Чаллым» традицион конкурсында һәм башка күп бәйгеләрдә җиңүләр яулады. Татарстан Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүген Ризидәбез үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан аның белән әңгәмә кордык.
– Ризидә, юбилей узган гомергә, эшкә нәтиҗә ясый торган вакыт. Син нинди нәтиҗәләр ясыйсың?
– Аллаһка шөкер, мин гомер буе яраткан эшемдә булдым. Миңа өйдә дә, эштә дә рәхәт. Мине ничек бар, шулай кабул итәләр. Беркайда да уйнарга туры килми.
– Сер түгел, журналистика һөнәре без теләгәнчә үк бәяләнми. Бу һөнәрне сайлавыңа үкенмисеңме?
– Беркайчан да үкенгәнем булмады. Дөрес, һөнәребезнең матди ягы безне канәгатьләндерерлек түгел. Шуңа күрә яраткан эшемнән китмәс өчен мин һәрвакыт ике эштә эшләдем. Бүген дә «Мәйдан» журналында һәм «Ирек мәйданы» газетасында эшлим. Икесе дә ошый. «Ирек мәйданы»нда «Сердәш» сәхифәсен алып барам. Ул күпмедер дәрәҗәдә психология белән бәйле. Журнал өчен дә язмалар әзерләргә туры килә – «Мәйдан»ның 20-30 проценты журналист язмаларыннан торырга тиеш, дип саныйм. Мин үзем авыр язам, азапланып язам, әмма соңгы нәтиҗәне күргәч, күңелгә шулкадәр рәхәт була. Язгандагы авырлыклар да онытыла. Аннары... Без бит кызыклы шәхесләр белән әңгәмә корабыз. Аларның фикерләрен кешеләргә җиткерәбез. Үзебез дә сабак алабыз, нәтиҗә ясыйбыз.
– Газета өчен язу белән журнал өчен язу арасында аерма бармы?
– «Шәһри Чаллы»да мин кыскарак язарга тырыша идем. «Мәйдан»да иркенләп сөйләшеп, зуррак күләмле язмалар әзерләргә була. «Мәйдан» миңа күбрәк туры киләдер, дип уйлыйм. Мәгълүмат чаралары бүген аеруча халыкка якын булырга тиеш, дип саныйм мин. «Көмеш кыңгырау»да эшләгәндә без ватсапта махсус төркем булдырып, үзара татарча аралашырдай һәм газета белән элемтәдә торырдай балаларны бергә туплаган идек. Бүгенге көндә бу төркемдә балалар саны 140кә җитте. Мәйданда кызыклы проект – «Авыл шагыйре» бәйгесе оештырдык, авыл шагыйрьләрен дә бергә тупладык. Ватсап төркеме аша 60лап шагыйрь белән аралашып яшибез.
– Һәр эшнең кыен ягы була.
– Безнең эштә иң кыены подписка инде ул. Минем үземә бүген газета-журналларга ихтыяҗ кимүен күрү авыр. Бу бәлки алай ук та түгелдер инде. Китапханәчеләр белән сөйләшәбез бит, алар «Мәйдан»ны иң күп укыла торган журнал диләр. Шулай да, мин үзем бүген укымышлы булу модада түгел, дип саныйм. Җитәкчеләр белән очрашканда аеруча сизелә инде бу. «Кем китап укый инде хәзер, кем журнал укый?..» – диләр. Ә элек: «Минем өйдә шулкадәр бай китапханә, стена тулы китап», – дип сөйләшүләр модада иде бит. Эшлекле кешенең китап укырга вакыты булмаска тиеш, дип санала хәзер. Ә бит вакыт табучылар да бар. «Энтузиаст» идарә итү компаниясе директоры Фәрхәт Минхаеров «Мәйдан»га битараф булмаган җитәкчеләрнең берсе – ул бездә басылып чыккан хикәяләрнең аудиоязмаларын тыңларга ярата. «Ижминводы» шифаханәсе директоры Сәлим Хәбибуллин журналны укып кына калмый, басылып чыккан әсәрләргә карата үз фикерен дә белдерә. Әдәби әсәрләр, геройларның тормышы, аерым гамәлләре укучыны барыбер дә нәрсәгәдер өйрәтәдер, дип уйлыйм мин. Җитәкчегә кешеләр белән эшләргә ярдәм итәдер.
– Сине нәрсәләр борчый?
– Сүз журналистика турында барамы?
– Әйе.
– Миңа язманы күбрәк кеше укысын өчен 3-4 популяр җырчы, 1-2 блогер турында бертуктамый юк-бар хәбәр язып торуыбыз ошамый. Мин аның шулай кирәклеген аңлыйм, әмма берничек тә килешә алмыйм. Бу бик арзанлы юл белән лайк җыю булып тоела миңа. Шул ук вакытта интернетта бик кызыклы, акыллы проектлар да эшләп килә бит безнең. «Шәһри Чаллы»ның – «Җомга иртәсе», «Ватаным Татарстан»ның «Җавап бар» видеопроектлары. Линар Закиров Мәскәүдә яшәп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнсә дә, «Әйтче» проектын яшьләр карарлык итеп алып бара. Интернетта Рәмис Латыйпов, Эльвира Фатыйхова блокларын күзәтеп барырга яратам.
– Ризидә, син берничә ел элек журналист язмаларын туплап, «Тузга язмаган дөнья» дигән бер китап чыгарган идең. Икенчесе дә булачакмы?
– «Сау бул, җәй» дигән китабым чыгарга тора. Яртысын хикәяләр тәшкил итә, яртысын – журналист язмалары.
– Син бүген шәхси тормышыңны ничек дип бәяләр идең?
– Аллаһка шөкер, дип. Ринат белән без икебез дә романтиклар. Ул минем эшемнең ниндилеген аңлый, миңа кызыклы геройлар эзләргә ярата. Минем принципларны хөрмәт итә – әнием авырганда атналар, айлар буе авылда яшәгәнгә дә сүз әйтмәде. Балаларыбыз да Аллаһка шөкер, акыллы, тәртипле булып үстеләр. Дөрес, шәхси тормышта минем бер үкенечем бар: балалар белән җитәрлек шөгыльләнмәдем, мәктәп яшендә түгәрәкләргә йөртеп, һөнәр сайларга булыша алмадым. Нәтиҗәдә, аларда әле һаман да үзләрен эзләү дәвам итә кебек тоела миңа. Олы улым Алмаз бервакыт: «Әни, син безне уйларга өйрәттең», – дигән иде. Бу чыннан да шулайдыр, чөнки без сүзсез дә аңлашабыз.
– Нинди теләкләр белән яшисең?
– Илләребезгә тынычлык килсен иде. Аллаһы Тәгалә улларымның бәхетен күреп, оныклар сөеп, тигезлектә яшәргә, сәламәт булып матур коллективыбызда эшләргә насыйп итсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев