Һәркемнең ашыйсы килә
Чаллыда «Приют человека» дигән проект гамәлдә. Хәйрия акциясе буларак башланып киткән чара бер ел эчендә Чаллыда һәм Менделеевскида тиңдәшсез изгелек хәрәкәтенә әверелде.
Кешеләрне башта урамда ашатсалар, соңрак хакимият, дин әһелләре, спонсорлар теләктәшлек белдереп, аларга урын һәм вагон бирелде. Иң кулай урын дип Орган залы һәм «Олимпийский» спорт комплексы арасындагы мәйданчык табылды.
«Татар ресторанын һәм аннан соң тагын бер проектны уңышлы эшләтеп җибәргәч, үземнең шәхси эшемне ачтым. Ул – кыр кухнясы. Пандемия вакытында кешеләргә күпләп җыелырга ярамый башлагач, мин дә эшсез калдым. ГЭС мәчете имам-хатыйбы Габдерәшид хәзрәт белән күрешеп сөйләшкәч, Ураза тотучыларга ифтар ашату уе килде. Һәркөн ризык пешереп, хәзрәт биргән исемлек буенча кешеләргә тарата башладык. Аннары табибларга ярдәм йөзеннән 2нче дәваханә һәм госпитальгә ризык пешереп илттек. Авыр хәлдә калган чит ил студентларына да булышырга уйладык. Аларның үз илләре белән элемтәләре өзелгән иде. Берьюлы мең кешегә ашарга пешердек. Пешергән урынга Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, «Хәләл» комитеты җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин килде. «Джиплар» клубы әгъзалары ашамлыкларны таратырга булышты. Моның белән генә чикләнәсебез килмәде. Чөнки мохтаҗлар бик күп, бигрәк тә урамда көн күрүчеләр», – дип сөйли проектның авторы, эшмәкәр Рөстәм Гатин.
Беренче ашатуны 2020 елның ноябрендә урамда оештырдылар. Биш мохтаҗ кеше килде. Хәзер 100дән артык кеше җыела. Әлбәттә, бу кешеләрнең барысы да урамда яшәүче түгел. Кайнар ризык таратыла торган урын барын белеп, авыр хәлдә калганнар да, эшсез яки яшәргә акчасы җитмәгән кешеләр дә килә. Урын өстендә ятучыларга ризыкны фатирларына илтәләр.
«Кеше, нинди хәлдә булуына карамастан, көненә кимендә бер булса да җылы ризык ашарга тиеш», – ди Рөстәм Гатин.
Бер шимбәдә мин дә ашатуда волонтер булып, приют тормышы белән «яшәп алдым». Социаль челтәрләрдә Рөстәм Гатин эшләнгән эшләре турында тәфсилләп сөйли анысы, шулай да үз күзләрең белән күреп, ул мохитне тоеп карау бөтенләй башка нәрсә икән.
Салмышлар чират ахырында
Рөстәмнең әтисе Равил абый – улының зур терәге. Проектның башыннан ук шулай. Мин килгәндә волонтерлар белән бергәләп, мохтаҗларга дигән киемнәрне кабул итеп, элгечләргә элеп йөрүләре иде. Әнә шулай, тукланырга килгән җирдән мохтаҗлар өс киемнәрен дә яхшыртып китә икән. Бар да яхшы хәлдә, хәтта өр-яңалары да бар.
Рөстәм Гатин килүчеләрнең һәрберсен таный, язмышын белә. Киемнәрне кабул иткәндә дә: «Менә бу шул абзыйга яхшы булыр иде, монсы шул апага», – дип тә куя. Минем күз алдында гына да бер бабай тунлы булды, бер яулыклы апага башлык бирде.
Ягымлы гына бу татар әбисе, бактың исә, гомер буе пешекче булып эшләгән. Рөстәм әфәнденең әйтүенә караганда, ул минималь пенсия акчасына яши, ялгызы гына гомер кичерә икән. Монда ул аралашыр өчен дә килә.
Төгәл 13 сәгатьтә ризык тарату башланды. Аңа кадәр Рөстәм әфәнде волонтерларны эш тәртибе белән таныштырды. Приютның үз кагыйдәләре бар. Килгән кешеләргә, кайнар ризык белән тукландырудан тыш, соңрак пешереп ашау өчен ярмалар да биреп җибәрәләр. Торыр урыннары булмаганнарга тиз әзерләп ашый ала торган боткалар тараталар. Һәркайсына ике алма, ике мандарин, зур булочка, ипи өләшәләр. Әнә шулай спонсорлардан килгән ризык төгәл итеп бүленә. Кайнар ризыкны кафе-рестораннар пешерә. «Без бары хәләл кафелар белән генә эшлибез», – ди Рөстәм Гатин.
Башта хатын-кызлар ашый. Бу вакытта ирләр урамда көтеп тора. Ашап бетергәч, бер тапкыр кулланыла торган тәлинкә һәм кашыгын чүп савытына сала.
Тагын бер катгый таләп – салмышлар чират ахырында! Ә ахырга ризык аз яки бөтенләй калмаска мөмкин. Бу кагыйдәне мохтаҗлар яхшы үзләштергән. Исерек килеш килүчеләр юк диярлек.
Белгечләр эшли
Мохтаҗларны тукландыру өч көн – шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе оештырыла. Шунда ук психолог, юрист, табиб та бар.
Анастасия Новгородова психолог. Ул шәхси ашыгыч ярдәм күрсәтү белгечләре белән унлап ир-аттан СПИДка тест алды. Шунда ук мохтаҗлар табибка да күренә.
Документларын югалтканнар, үз хокукларын якларга теләүчеләр белән юрист Руслан Шәймөхәмәтов эшли. Аның үз юридик компаниясе бар. Шәһәрдә танылган, 20 елдан артын эш тәҗрибәсе булган белгечнең мохтаҗларга даими ярдәм күрсәтүе игътибарга лаек. Көненә 5-6 кеше юридик консультация ала.
Дүшәмбе, гадәттә, эш тәкъдим итүчеләр килә. «Татпрофресурс» компаниясе аша гына да 50дән артык мохтаҗ кеше даими эш урыны тапкан. Әлеге компаниянең үз тулай торагы да бар. Әнә шулай урамда яшәүчеләрне эшле дә, торыр урынлы да иткәннәр. Рөстәм әфәнде эш тәкъдим итүче башка оешмалар белән башта үзе сөйләшә. Соңрак урынга барып, эш шартлары белән дә таныша. Чәчтарашханә эшли.
Павильонга дин әһелләре дә еш килә. Хәзрәтләр һәм руханилар килеп, мохтаҗлар белән сөйләшүләр алып бара.
Алга таба – мунчага, театрга
Бүгенге көндә шәһәребезнең «Энергетик» мәдәният йорты бинасыннан ерак түгел тагын бер ашату урыны булдыру нияте белән дә янып йөри Рөстәм Гатин: «Урыны, уты, кирәк-ярагы, белгечләре инде бар, күчмә ашату фургоны кайтуны көтәбез», – ди ул.
Болардан тыш, шәһәр театрларының берсе мохтаҗларны кунакка чакырырга теләвен белдергән. Орган залы җитәкчелеге дә аларны үзләренең тарихи бинасы белән таныштырырга әзер. «Көннәр җылына башлагач, мохтаҗларны автобус белән мунчага да йөртә башлыйбыз. Мәдәни чараларга да чиста-пөхтә булып барачаклар», – ди эшмәкәр.
Айзирә Имамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев