Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үрнәк гаиләләр – җәмгыятьнең нигезе

8 март- халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан шәһәрдә бик күп чаралар үтте.

Алар арасында никахлашу сараенда узган шәһәрнең үрнәк гаиләләрен хөрмәтләү кичәсе иң әһәмиятлесе булгандыр, мөгаен. Чөнки гаиләсе үрнәк кешенең эше дә гөрләп бара. Димәк, аннан хезмәттәшләренә дә, гаиләсенә дә, җәмгыятькә дә файда.

Бәйрәмгә килүчеләрне балериналар һәм кадетлар каршы алды. Төрле елларда төшерелгән туй фотолары күргәзмәсен дә кунаклар кызыксынып карадылар. Үрнәк гаиләләрне котларга шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тә килгән иде.

50 һәм 55 ел бергә тату гомер иткән шәһәрдәшләребезне танатаналар залында Мендельсон маршы белән каршы алдылар. Чара барышында гаиләләрнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр һәм гаилә парларының тормышыннан кадерле мизгелләр күрсәтелде. Аларның һәркайсы юбилярларның мактаулы китабында билгеләп үтелде. Бирегә чакырылган һәр пар шәһәрне үстерүгә һәм аның чәчәк атуына зур өлеш керткән. Алар – “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең, катыргы-кәгазь комбинатының мактаулы хезмәткәрләре, укытучылар, музыкантлар, хезмәт ветераннары.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев аларны бәйрәм белән котлап:”Автомобильне сызымнар буенча, фәнни эшләнмәләр буенча ясарга була, ләкин гаилә төзү өчен күп көч таләп ителә. Кешеләр үз язмышларын вагончикларда, гади көнкүреш шартлары да булмаган фатирларда яшәп, бәйләгән. Сез безнең республикага, данлыклы шәһәргә хезмәт итүнең ачык мисалы. Минем уйлавымча, балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз, һичшиксез, сезнең белән горурланалар, әтиләренең фамилияләрен горурлык белән йөртәләр һәм бу буыннар бәйләнеше беркайчан да өзелмәсен. Мин сезне чын күңелемнән шәһәр җитәкчелеге исеменнән матур бәйрәм белән котлыйм. Балаларыгыз, оныкларыгыз сезне кадерләп сакласын. Бәхет һәм иң изге теләкләр!”, – диде.

Тантана сәбәпчеләрен истәлекле дата белән Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина да котлады. “Бу чыннан да бәһасез тәҗрибә. Сез яши, чын күңелдән ярата, балаларны тәрбияли беләсез. Сез Яр Чаллы шәһәрен бөтен дөньяда танылган эре сәнәгать үзәге булсын дип тырышып эшләдегез”, - диде ул. Валентина Николаевна һәм Иван Степанович Гостенковлар Чаллы шәһәренә КАМАЗ төзергә килгәннәр. Нәтиҗәдә, завод та, ныклы гаилә дә төзелә. Роза Габдрахман кызы һәм Әнәс Вәгыйз улы Вәлиевлар 55 ел бергә гомер итәләр. 70нче еллар ахырында аларның гаилә корабы Чулман буендагы шәһәргә килеп туктый. Гаилә башлыгы ЗМА, хатыны “ТатЭнерго”да эшли. Алтын юбилярлар – Марсель Зәйнулла улы һәм Тәскирә Сөләйман кызы Буркеевлар укытучылар династиясе вәкилләре. Аларның Мәгариф системасындагы хезмәт стажы 45

ел. Татьяна Васильевна һәм Алексей Николаевич Манихиннар шулай ук 50 ел элек үзләрен мәхәббәтләрен никах белән теркиләр. Хезмәтләре бик күп мактау билгеләре һәм Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән Алексей Манихин Катырыгы-кәгазь комбинатының мактаулы хезмәткәре. Инсия Барый кызы һәм Раушан Кәрам улы Тимергалиннар нәкъ 50 ел элек-1969 елның 6 мартында туйларын бәйрәм иткәннәр. Аларны иҗатка мәхәббәт бәйләгән. Бүген Раушан Тимергалин танылган татар шагыйрьләренең шигырьләренә көйләр яза. Җитәкчеләр шәһәребезнең матур гаиләләренә изге теләкләрен җиткерде, ә “Мизгел” җыр театры, “Йолдыз” ансамбле, Нияз Хәмәтшин һәм Гөлназ Закирова үзләренең иҗади бүләкләрен тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев