Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үрнәк гаиләләр – шәһәр күрке

30 август - Татарстан Республикасы көне. Быелгы бәйрәм чаралары республиканың яңа дәүләтчелек статусы алуына 25 ел тулуга багышлана. Әлеге уңайдан төрледән-төрле иҗтимагый-сәяси, спорт, мәдәни чаралар үткәрелә. Аларның чираттагысы 26 августта үтә. Бу көнне Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикабыз үсешенә аеруча зур өлеш керткән үрнәк гаиләләрне кабул итә....

30 август - Татарстан Республикасы көне. Быелгы бәйрәм чаралары республиканың яңа дәүләтчелек статусы алуына 25 ел тулуга багышлана. Әлеге уңайдан төрледән-төрле иҗтимагый-сәяси, спорт, мәдәни чаралар үткәрелә. Аларның чираттагысы 26 августта үтә. Бу көнне Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикабыз үсешенә аеруча зур өлеш керткән үрнәк гаиләләрне кабул итә.

Мондый чаралар район-шәһәрләрдә дә оешкан төстә үтә. Кичә шәһәребезнең Тантаналар сараенда шундый матур кичә булды. Бу көнне Чаллының социаль-мәдәни үсешенә аеруча зур өлеш керткән Маһинур һәм Габделхәй Сәмигуллин, Райчка һәм Николай Ипеев, Ирина һәм Юрий Смышляев, Галина һәм Валентин Миляев, Тамара һәм Хәкимҗан Шәкүров, Роза һәм Равил Зәйнуллиннарга җылы сүзләр әйтелде. Аларны Яр Чаллы муниципаль берәмлеге шәһәр Советына депутатлыкка кандидат Наил Мәһдиев тәбрикләп, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Чаллының әлеге күркәм залына чакырылган һәр гаилә хөрмәткә лаек", - дип хисләре белән уртаклашты ул.

...Газетабызның күптәнге дуслары Габделхәй һәм Маһинур Сәмигуллиннар үзләрен мәгариф өлкәсендә таныттылар. Аларның тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык. Балтач районында туып-үскән Габделхәй Казан педагогия институтының өченче курсында укыганда хәрби хезмәткә чакырыла. Өч ел хезмәт итеп кайткач, укуын дәвам итә. Кукмара районы кызы Маһинур белән химия-биология факультетында бер төркемдә укый. Өч ел дуслашып йөргәннән соң, алар өйләнешәләр. Һәм Минзәлә шәһәренә эшкә китәләр. 1977 елда тату гаилә Чаллыга күчеп килә.

Габделхәй Хәлил улы хезмәт юлын биология укытучысы булып башлап җибәрә. Югары уку йорты мөгаллиме, Яр Чаллы өзлексез педагогик белем бирү институты ректоры дәрәҗәсенә ирешә, 8 кафедра оештыра. "Сәламәтлек мәктәбе" моделенең фәнни җитәкчесе була, 120дән артык мәкалә бастыра. Ул "Чаллының мактаулы гражданы", "Фидакарь хезмәте өчен", "Халык мәгарифе отличнигы" медальләренә һәм башка дәүләт бүләкләренә лаек.

Маһинур ханым да гади укытучыдан институт мөгаллимәсе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Ул "Татарстанның атказанган укытучысы", "СССРның мәгариф отличнигы" мактаулы исемнәренә лаек була. Аларның гаилә корып яшәүләренә инде 45 ел вакыт узган. Сәмигуллиннар дусларын, туганнарын сөендереп яшәүче күркәм гаилә. Үз балалары булмаса да, бертуган абыйлары хатыны белән вафат булгач, аларның өч баласын тәрбияләп үстерәләр.

Сәмигуллиннар туган нигезләрен онытмыйлар. Ел саен 9 майда авылга кайтып, Бөек Ватан сугышында катнашкан әти-әниләрен искә алалар. Җәйләрен бакчаларында матур чәчәкләр үстерәләр, җәяү йөрергә яраталар. "Бер-береңне хөрмәт итеп, киңәшләшеп яшәсәң, гаилә нык була", - диләр алар.

Мондый күркәм гаиләләр - җәмгыятебезнең нигезе. Гаиләләр нык булса, балалар да бәхетле. Ә алар - безнең киләчәгебез. Боларга республика лидеры алып барган сәясәттә өстенлекле урын бирелә.

Олег Спиридонов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X