Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россельхознадзор белгечләре кисәтә

Гадәттә, үзебезнең бакчада үскән җиләк-җимешне әйбәтләп юасың да рәхәтләнеп ашыйсың. Тик карбыз белән санлашмыйча булмый. Карбыз сатып алганда аны сайлауның үз кагыйдәләре бар. Беренчедән, олы юллар, автотрасса, ягулык салу станцияләре янында, зур базарларда карбызны сатып алмаска кирәк. Бу җимеш кургаш кебек начар газларны үзенә тиз сеңдерә. Шуңа да мондый сату...

Аннан җиргә җәеп салган җиләк-җимешләрдән читтәрәк йөрегез. Карбыз җир өслегеннән кимендә 15 см биеклектә ятарга тиреш. Ярылган, янчелгән җимешне сайламагыз. Алар аша төрле бактерияләр кергән булырга мөмкин. Табынга куйганда җиләкне агым суда яхшылап юарга, кискәч, суыткычта сакларга кирәк.

Бездә чын карбызны күпләп сатуга чыгару август азагына сентябрьгә туры килә. Белгечләр дә, бүген сатылучы карбызларда нитрат күләме куркыныч дәрәҗәдә дип билгели. Аны махсус җайланма белән дә тикшерергә була. Шул ук вакытта татлы ризыкны сайлап алу кагыйдәләрен онытмаска киңәш итә.

- Карбыз өеменнән карбыз сайлаганда, бик эресен дә, вагын да алырга тырышмагыз. Иң тәмле карбыз 3-6 кило тирәсе була. Өлгергән карбыз зур булса да, чагыштырмача җиңел була. Карбызны селитра белән үстергән булсалар, кабыгында карасу таплар була.

- Химия ярдәмендә үскән карбызны кисеп карагач кына күренә: сары нитрат төерчекләре һәм эче кызыл, ә орлыклары ак булуы шуны сөйли.

- Карбыз сырлы-сырлы булса, ачык яшел һәм кара яшел төсле сырлар төгәл чиратлашкан булырга тиеш. Ә бертөсле генә карбыз булса, бернинди тимгелләре булмавы, тигез төстә булуы шарт.

- Карбызны иснәгәндә аннан үлән исе килергә тиеш түгел.

- Өлгергән карбыз суда батмый. Шунысы бар: моны өйгә кайтып кына тикшереп була.

- Карбызның җирдә яткан урыны сары төстә булса, димәк, ул кояш астында кирәк кадәр үскән, иртә өзелмәгән.

- Карбызның кабыгын тырнап караганда, кабык тиз салынса, җимешне сатып алырга ярый.

- "Кыз"-карбыз баллырак, төшләре азрак була. Аның чәчәк төбе зуррак булуыннан танырга мөмкин.

- Өлгергән кавынның кабыгыннан исә хуш исе килеп тора. Әгәр исе булмаса, яисә яшь үлән исе килсә, андый кавынны алмаска киңәш ителә.

- Уч табаны белән кавынга суккач, тонык тавыш чыга икән - җимеш өлгергән.

- Кавынның чәчәк төбенә бармак белән баскач, кабыгы эчкә батса, кавын өлгергән дигән сүз. Әгәр кабыгы батмаса, өлгерергә ирек бирмәгәннәр.

Арбуз сатучыларның дәүләт карантин фитосанитар күзәтүе үтүе турында актлары да булырга тиеш. Аны Россельхознадзор идарәсе белгечләре бирә. Кыю рәвештә сатучылардан әлеге документларын күрсәтүләрен сорагыз.

Лотфуллина Г.Т., Идрисов И.С.

Фитосанитар күзәтчелек һәм орлык һәм бөртек сыйфатын контрольдә тоту бүлеге дәүләт инспекторлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев