Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россельхознадзор Вьетнам диңгез кыслаларында (креветки) мышьяк тапкан

8 декабрьдән Ветеринария һәм фитосанитария буенча федераль күзәтчелек хезмәте (Россельхознадзор) Вьетнамның Workshop i Seaprodex предприятиесеннән диңгез кысласы һәм кысла продуктларын кертүне вакытлыча чикли. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Әлеге карар Вьетнам предприятиеләрендә җитештерелгән туңдырылган диңгез кыслаларында мышьяк табылу белән бәйле. Шул ук вакытта, Россиягә чикләүләргә кадәр кертелгән продукциягә көчле...

8 декабрьдән Ветеринария һәм фитосанитария буенча федераль күзәтчелек хезмәте (Россельхознадзор) Вьетнамның Workshop i Seaprodex предприятиесеннән диңгез кысласы һәм кысла продуктларын кертүне вакытлыча чикли.

Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Әлеге карар Вьетнам предприятиеләрендә җитештерелгән туңдырылган диңгез кыслаларында мышьяк табылу белән бәйле. Шул ук вакытта, Россиягә чикләүләргә кадәр кертелгән продукциягә көчле контроль үткәреләчәк. Искәртеп үтик, Россельхознадзор әлеге предприятиегә карата быел 31 октябрьдән көчәйтелгән контроль керткән иде. Алдан, 2012 елда, диңгез кыслаларында эчәк таякчылары тапкач, идарә тармагы балык һәм диңгез продуктлары кертүне вакытлыча чикләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев