Россиядә Марбург вирусы таралу куркынычын бәяләделәр
Вирус аңа каршы вакциналар булмау белән куркыныч.
Россиядә Марбург (MARV) вирусы йоктыру куркынычының төп чыганагы — читтән кайтучылар. Ул Эбола вирусына охшаш авыру — алар филовируслар гаиләсенә карый, Руанда Республикасында теркәлгән. Бу хакта КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры, вирусолог Альберт Ризванов белдерде.
Вирус геморрагик бизгәк китереп чыгара, органнар зарарлана һәм үлүчеләр саны югары, 88 процентка кадәр. Чирне җимеш ашаучы ярканатлар йоктыра. Мисал өчен, ул Африкада очрый торган Нил ярканатларыннан йога. Әмма вакыт узу белән вирус таралу куркынычы юкка чыга.
«Чир авыру йоктырган хайваннарның яки кешеләрнең биологик сыеклыклары белән йога, ягъни бу хайван тешләве, мисал өчен мәгарәдә хайван экскрементларының иң вак кисәкчәләре булган һаваны сулаганда, яки хайваннар белән контактта булган җиләк-җимешләрне ашаганда. Кешедән кешегә вирус кан, тыгыз контакт, төрле биологик сыеклыклар, лайлалы җәрәхәтләр аша күчә», - дип Казан федераль университеты медиапорталы белгеч сүзләрен китерә.
Галим билгеләп үткәнчә, Россиядә ярканатларның бу төре яшәми. Шуңа күрә чир читтән кертелгән юл белән генә йогарга мөмкин. Инфекция йоктырганда кешенең тәненә тимгелләр чыгарга, эчке һәм тышкы кан китү, шул исәптән аңкау да, күз дә канарга мөмкин. Бавыр һәм бөер зарарлана, полиорган җитешсезлеге күзәтелә.
Вирусның инкубация чоры 2 көннән 21 көнгә кадәр җитә. Төп куркынычны аннан вакциналар булмау тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев